Тулуза белән Урта диңгез арасының ярты юлында (90 км) урнашкан урта гасырларның борынгы шәһәре Каркасон – Франция Көньяк-Көнбатышының асылташларыннан берсе. Кыялы калкулыкта урнашкан ныгытылган бу мәгъмурият ансамбле 19 гасыр урталарында беренчел рәвешенә китереп төзекләндерелгән. 1997 елдан ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән, һәм дә, Европаның халык иң күп була торган туристик урыннарыннан исәпләнә. Аны карарга ел саен 3 миллионнан артык турист килә. Урта гасырлар Каркасоны, кальгасы, чиркәүләре, һәнәр кярханәләре, анда яшәүчеләре белән – зур булмаган шәһәр. Ул 44 каравыл манарасы булган, 3 чакрым озынлыктагы саклаучы өлкән таш дивар белән уратып алынган.
Шәһәр катарлар (гомумкабулителгән католик карашларга каршы чыгучылар) урнашкан төп урыннарның берсе буларак тарихка кереп калган. 13 гасырда катарлар монда җирле виконт Раймонд-Роже Транковель яклавы һәм саклавы астында яшәгәннәр. 1208 елны Рим Папасы Иннокентий III һәм Франция короле денсезлеккә каршы тәре барымтасы игълан итә, аларның җәзага тарту һөҗүмендә Каркасон төп максатларның берсе була. 1209 елны Каркасон тәре йөртүчеләр тарафыннан яулап алына, ә 1224 елны - Франция корольлегенә кушыла.
1844 елда француз мәгъмурчысы Эжен Виоле-ле-Дюк, борынгы корылмаларны беренчел хәленә кайтару буенча белгеч, шәһәрне күргәч, аның гүзәллегенә таң кала, аннан соң 35 ел буе аны торгызу өчен бар көчен дә сала. Хәзерге тарихчылар фикеренчә, торгызылу эшләре барышында шәһәр чынбарлыкта булгандагыдан арттырып та матурланган әле, тик шулай да, аның төп өлеше – биналар һәм шәһәр тирәли ныгытылган диварлар – чынында булганынча. Безнең китергән фотосурәтләр сезгә кызыклы тарихи бу урынны, өлешләтә булса да, күз алдына китерергә ярдәм итәр дип өметләнәбез.
Фоторәсемне зурайту өчен, аңа компмьютерның тычканы белән басыгыз
Текст һәм фотосурәтләр – сайт авторларыныкы.
Әлфир Гафуров тәрҗемәсе