Телләрне алыштыру

 

Бу сайт - Франция һәм Рәсәйнең шул регионнары арасында үзенә күрә бер мәгълумати күпер. Аларның һәммәсе Көнбатышның һәм Рәсәйнең киң җәмәгатьчелегенә җитәрлек дәрәҗәдә билгеле түгел. Биредә без Татарстан (әлеге җөмһүриятнең чикләреннән еракта урнашкан төрки татар дөньясы) һәм Француз Окситаниясе хакында сөйләячәкбез. Окситания тарихи өлкә исеме. Аның территориясенең зур өлеше, үз заманында, бүгенге Франциянең өчтән берен биләп торган. Франция корольлегенә кертелгәнче Окситания бер тел (Окситания теле) һәм мәдәният (таулы Испанияниядә Окситаниянең зур булмаган бер өлеше бар) белән берләшкән регион булган.

Француз телендә сөйләшүчеләр дөньясы 17-18 гасырларда бүгенге Рәсәйнең бер өлешен la Tartarie (Тартария яки Татария -- "татар" сүзеннән) дип атаган. Бүгенге көндә Көньбатышта Рәсәйне берәү дә Тартария дип атамый. Өстәвенә, Рәсәй Федерациясендә Татарстан дигән (Тартария исеменнән калган) зур булмаган дәүләт барлыгын күпләр белеп тә бетерми... Рәсәйгә карата "Тартария" исемен Көнбатышта бүгенге көндә берәү дә кулланмый әлбәттә. Ә менә Франциядә "Окситания" исеменә карата шулай дип өйтеп булмас иде.

Окситания рәсми рәвештә бүгенге көндәге Франция регионнары исемлегендә исәпләнмәсә дә, ул үзенә күрә бер зур географик өлкә буларак яшәвен дәвам итә. Бу атама тере һәм Франциянең мәдәнияте, туризмында киң кулланылышка ия... Безгә Окситания һәм Тартариянең язмышлары охшаш кебек тоела: берсе Франция икенчесе Рәсәйнең мәдәниятен сеңдергән ике зур тарихи территория. Ничек кенә булмасын, үзебез һәм башкалар өчен әлеге өлкәләр белән бәйле мирасны ачу безгә кызык тоела.

Сәясәт, география, икътисад һәм туризм ноктасыннан караганда Баск илләре һәм Каталания тарихи өлкәләренең француз өлешләрен бер-берсеннән аерып булмаганга күрә, без үз ихтиярыбыз белән, аларны Окситания географиясенә кушарга карар кылдык. Шулай итеп, Окситания географиясен, Көнбатыш өлешен, ягъни, Зәңгәрсу ярны (Лазурный берег) исәпләмичә, Атлантикадан Урта диңгезгә кадәр итеп карыйчакбыз.

 

 

Фоторәсемне зурайту өчен компьютерның тычканы белән аңа басыгыз.

 

********  cafr010ru-100   ********  cafr020ru-100  ********   cafr040ru-100  ********

 

Карталарда аерып күрсәтелгән төсләр: шәмәхә - Окситания, яшел -  Баск илләре, сары - Каталония. Безнең сайтыбызда сүз барачак тарихи Окситания зонасын (хәзерге Франция территориясе) ал төстәге озынча түәрәккә алдык. (Карталар, түбәндәге сайтлардан алынган http: http://www.histgeo.ac-aix-marseille.fr/ancien_site/carto/ et de wikipedia/russie ou wikipedia/tatarstan) "сукыр" карталар нигезендә, Жан Потье тарафыннан төзелде).

 

Рәсәйдә һәм элеккеге Советлар Союзы илләрендә яшәүчеләр өчен Франция турында күзаллаулар, күпчелек очракта, Париж, Зәңгәрсу Ярдагы Ницца, чаңгы курортлары булган Альп тауларына кайтып кала. Чөнки Франциянең нәкъ менә шушы почмаклары Рәсәй туристларын иң җәлеп иткән урыннары булып тора. Франциядә «jet-set» дип йөртелә торган катлам кешеләре («җәмгыять каймагы», ягъни шоу-бизнес, кино вәкилләре, финанс элитасы һ.б.) нәкъ менә шушы җирләрдә зур-зур күләмдә акчаларын туздыралар дип тә әйтергә кирәк.

Ә менә Окситаниянең тарихи өлкәсендә, ягъни Францияның көньягы (көнбатыш ягын исәпләмәгәндә) бу җәмгыять вәкилләре белән бәйле болганчылык юк. Күрәсең, регионның искиткеч географик урнашуы, Тарих булмаган чор (мадлен, ориньяк, кроманьон мәдәниятләре, үзенең таштагы рәсемнәре белән дан казанган Ласко мәгарәсе), Рим империясе, Ренессанс һәм Урта гасырларның гаҗәеп тарихи һәм мәдәни мирасы һәм, әлбәттә, хәзерге катламы мондый төр кешеләр өчен артык кызыклы түгел. Өстәвенә, алда әйтеп үткән зәвыклы урыннар белән чагыштырганда бу җирлек гадирәк, ләкин чын һәм табигый (өстәвенә андый ук кыйммәтле түгел) булуы да соңгы рольне уйнамыйдыр.

ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасына кертелгән объектларының (2013 елда – 936) бу регионда 10 урнашкан. Барлыгы Франциядә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасына кертелгән 37 объект бар, шуларның якынча 35% Окситаниянең француз тарихи өлкәсендә урнашкан. 

Хәзер Татарстан турында. Р. Киплингның «Көнбатыш ул Көнбатыш, ә Көнчыгыш – Көнчыгыш һәм алар бергә була алмыйлар» сүзләрен үзгәртеп менә нәрсә әйтәсе килә: Татарстан – Көнчыгыш белән Көнбатыш – ике рухи башлам – берләшкән һәм гаҗәеп кызыклы симбиоз тудырган сирәк очрый торган һәм, мөгаен, Рәсәйдә бердәнбер регион. Бу симбиоз дәүләт сәясәтендә, мәдәнияттә, башкаланың архитектурасында, җәмгыятендә чагылыш тапкан.

Нәкъ менә Татарстан мисалында, Көнчыгыш һәм Көнбатыш башламнары тату гомер иткән (иң беренче чиратта – татар халкы), Евразия җәмгыятенең, Рәсәй Федерациясенең бу субъектының зур киләчәкле үсешен тәэмин итүче, җитлеккән Рәсәй моделе турында сөйләргә мөмкин. Татарстанның башкаласы – Казан – Рәсәйнең өченче башкаласы дип аталуы дә юкка түгелдер.


Фоторәсемне зурайту өчен компьютерның тычканы белән аңа басыгыз.


********  caru010-100   ********  caru020-100  ********   caru030-100  ********

 

Карталарда: Рәсәй Федерациясе территориясе; Татарстан территориясе РФ эчендә. (Карталар, түбәндәге сайтлардан алынган http: http://www.histgeo.ac-aix-marseille.fr/ancien_site/carto/ et de wikipedia/russie ou wikipedia/tatarstan) "сукыр" карталар нигезендә, Жан Потье тарафыннан төзелде).


Ләкин Рәсәй Федерациясенә килүче чит ил туристлары, гадәттә, бары тик ике генә юнәлешне беләләр – Мәскәү һәм Петербург. Бу Татарстанга карата бик үк гадел түгел кебек, чөнки монда да борынгы тарих һәм кызыклы тарихлы объектлар аз түгел. Алар рәсәйлеләрнең генә түгел, ә чит ил туристларының игътибарын да җәлеп итәлер иде.

Әйе, бу илдә туризм үстерү өлкәсендә проблемалар юк түгел, финанс һәм оештыру мөмкинлекләре дә чикледер. Тик бу проблемалар, һичшиксез, чишелә торганнардан. Татарстанның дөньяви туризмны җәлеп итәрлек үзгәрүе бары тик вакытка бәйле, чөнки анда моның өчен кирәкле тарихи чыганаклар һәм заманча караш бар.

Үз чиратыбызда безнең дә Франциядә Татарстан имиджын үстерүгә кулыбыздан килгән өлешебезне кертәсе килә. Бу сәхифә француз телендә дә алып барылачак, ләкин ул рус телендәгесенең төгәл күчермәсе булмаячак. Мәгълүматларыбыз татар телендә дә яктыртылып баруын телибез. Насыйп булса, киләчәктә сәхифәбез бу матур телдә дә сөйләп җибәрер дигән өметтә калабыз.

Сәхифәбез әйтеп үтелгән регионнар арасындагы туризмны үстерүгә юнәлгән дигән уйда кала күрмәгез. Мөгаен, ул моңа этәргеч булыр, чөнки без бу юнәлешне дә яктыртырга телибез, ләкин без төп игътибарыбызны бу регионнарның географиясенә, мәдәниятенә, тарихына, сәнгатенә, фәненә, җәмгыятьнең дәүләт һәм социаль төзелешенә, вәкилләренә һәм кызыклы шәхесләренә юнәлтәчәкбез.

Билгеләнгән юнәлештә үскәндә сәхифәбез яңа яки яңартылган форма һәм эчтәлеккә ия булуын фараз итәбез. Барысы да кулланучылар белән аралашудан һәм язмыш тәкъдимнәреннән торачак. Бу проектның ихтыяҗлыгы да истән чыгарылмаячак.

Иң башта сәхифәбездә, күбесенчә, юлъязмалар, фотосүрәтләр, фоторепортажлар, әңгәмәләр һәм интервьюлардан гыйбарәт булачак. Соңрак анда аналитик мәкаләләр, эзләнүләр һәм башка мәгълүмат урнаштырылачак дип уйлыйбыз.

Шулай итеп, мәгълүмат өч телдә булачак. Франциянең Окситания һәм Татарстан турында – рус телендә һәм, алда әйтеп үтелгәнчә, барып чыкса, татар телендә. Француз телендә сәхифә бары тик Татарстан турында булачак. Максатлар билгеләнгән.

Без сәхифәбезнең исемен - ягъни URL адресын - Caravanarba дип атадык. Караван сүзе астында без уй-фикерләр, тәэсирләр һәм идеяләр тезмәсенең бер арбасын (караван - арбасын ягъни бу сәхифәне) күзаллыйбыз. Әйтергә кирәк, без, мөгаен, мәгълүмати күпер генә түгел, ә әйтелеп узган регионнар аша Рәсәй белән Франция - ике мәдәният арасында үзенә күрә бер интернет-чыганак булдырдык. Бәлки нәкъ менә шуның аркасында без сезнең белән бергәләп яңа уртаклашу-аралашу ноткалары табарбыз.

Хәерле сәгатьтә!


Инера Сафаргалиева һәм Жан Потье.

Ләйсән Карамова тәрҗемәсе

 

Copyright © 2017 caravanarba.org. All Rights Reserved.
Joomla! is Free Software released under the GNU General Public License.