Франциянең рус телендәге күп кенә юлкүрсәткечләрендә Тулузаны “ал шәһәр” дип атыйлар. Минемчә, бу – алай түгел, чөнки француз телендәге Toulouse est la ville rose гыйбарәсе бу очракта сүзен-сүзгә тәрҗемә ителгән. Минемчә, Тулуза, аеруча аның тарихи өлеше, терракота төсендә, чөнки элек, аны төзегән вакытта, төп төзелеш материалы итеп кирпич кулланылган. Калада кызгылт-көрән төстәге кирпичләрдән төзелгән биналар, корылмаларның күп булуыннан шәһәр шул исемен алган дип исәплиләр французлар үзләре дә. Китерелгән фотоларда – борынгы бина диварларының типик фактуралары, ә алар күргәнегезчә, бер дә ал түгелләр (сурәтләрне зурайтыр өчен аларга тычкан (мышка) белән басарга кирәк).
Фоторәсемне зурайту өчен, аңа компмьютерның тычканы белән басыгы
Франциянең, XIX гасыр урталарында тимербетонны уйлап тапканга кадәр, биналары таштан булган зур һәм кече башка шәһәрләреннән аермалы буларак, Тулуза һәм аның өлкәсендәге корылмалар, XV гасырга кадәр, кирпичтән төзелгәннәр. Таш һәм башка төзелеш материалларын монда соңыннан гына куллана башлаганнар. Таш чыгару урыннарының иң якын дигәннәренең дә шәһәрдән 80 км булуы аркасында, бик бай гражданнар да таштан йортлар сала алмаганнар. Алар бары тик биналарнең колонналар, ишек-тәрәзә кырыйлары, аларның да бары фасад өлеше кебек кайбер элементларын гына таштан эшли алганнар. Фоторәсемнәрдә - вакытлар үтү белән каралган шундый ишек-тәрәзә кырыйлары.
Таш фасадлы беренче йорт Тулузада XVII гасыр урталарында төзелә. Аны XVI гасырда кирпичтән төзиләр, 1613 елны таш белән тышлыйлар. Шул вакытлардан бирле халык бу бинане элеккеге “Клари йорты” урынына “Таш пулат” дип атап йөртә. Фоторәсемнәрдә - пулатның фасад өлеше.
Фоторәсемнәрне карап Тулузаның кайбер урамнары буйлап йөреп чыгарга тәкъдим итәбез. Тулузаның ал түгел, ә терракот төсле икәненә үзегез ышанырсыз.
Инера Сафаргалиева
Әлфир Гафуров тәрҗемәсе