Телләрне алыштыру


Татарстандагы хәзерге Болгар шәһәрчеге Идел буенда, Казаннан 120 чакрым түбәндәрәк урнашкан. Ул үзенең федераль дәрәҗәдәге тарихи-мәдәни мирасларның берсе – Болгар шәһәрлеге белән билгеле кала.

Болгар шәһәре X-XI гасырларда Көнчыгыш Европаның иң зур иртә-феодал дәүләтләренең берсе - Идел Булгариясенең башкаласы булган. Аннан соң, XII-XIV гасырларда, Алтын Урданың (Җучи олысының) беренче башкаласы булып торган. Бату хан, Бәркә (Чыңгызханның оныгы – редактор искәрмәсе) заманнарында, 1240-50-че елларда, монда бу илнең беренче тәңкә акчалары сугылган.

Фоторәсемне зурайту өчен, аңа компмьютерның тычканы белән басыгыз

*************  bolgar 010 150   *************  bolgar 020 150  *************   bolgar 030 150  *************

(Көмеш тәңкә акчалар хәзинәсе, http://www.bolgar.info)

Көнбатыш Европаның стратегик һәм сәүдә ягыннан иң мөһим урыннарның берсендә, Иделгә Кама койган урында урнашкан Болгар шәһәре үзенең барлыкка килгән көннәреннән үк Идел буе халыклары һәм бар Көнбатыш Европа тарихында сизелерлек роль уйный. Нәкъ менә монда, 922 елны Идел болгарлары – хәзерге татарларның бабалары, рәсми дәүләт дине итеп үз ирекләре белән ислам кабул итәләр.

bolgar 000

(Википедия: Идел Булгариясе.Автор Gabagool)

Идел Булгариясе дөньяда үзенең мәгъмурияты, сәүдәсе, сәнәгать эшчәнлеге, фән һәм әдәбияты белән данлыклы булган шәһәрләр дәүләте буларак танылу ала. Монда металл эшкәртү, зәргәрчелек, күн эшкәртү, чүлмәк эшләү һәм башка һөнәрчелекләр, авыл хуҗалыгы, терлекчелек зур үсеш ала. Алар куәтле эчке һәм тышкы сәүдә белән бергә бу илнең күптармаклы икътисадын барлыкка китергәннәр.

*************  bolgar 040 150   *************  bolgar 050 150  *************   bolgar 060 150  *************

(Бизәнү әйберләре: алтын куелмалар, көмеш йөзекләр, http://www.bolgar.info)


Болгарда эшләнгән күп кенә әйберләр чит илләргә дә күпләп чыгарылганнар. Яхшы эшкәртелгән күн бүгенге көнгә кадәр төрки халыкларда “болгари” буларак билгеле. Металл эшкәртүдәге казанышларның югарылыгы турында шуны гына да әйтергә була: Европада беренче булып болгарлар чуен коя башлаганнар.

*************  bolgar 070 150   ***************  bolgar 080 150  ***************   bolgar 090 150  *************

(Идел Болгариясе: сугышчының тимер битлеге, сугыш балталары, җиз йозаклар; Татарстан ФА-ның “Татарлар тарихы” китабы, II том.)

Болгар үзенең уңайлы географик урыны аркасында халыкара сәүдә үзәгенә әверелә. Монда Ага-Базар исемле зур базар эшли, анда бар Иске дөньяның сәүдәгәрләре дә сәүдә итә, мәһабәт Хан сарае, Җәмигъ мәчет биналары шәһәргә күркәмлек биреп калкынып тора. Шәһәрдә галимнәр фән белән шөгыльтәнә, шагыйрьләр иҗат итә. Кешелек мәдәнияте мирасы хәзинәләренә кертелгән “Йосыф Зөләйха кыйссасы”н язган шагыйрь Кол Галинең, тарихчы галим Якуб бине Ногманның, фәлсәфәче Хәмид әл-Болгариларның исемнәре тарихта сакланып калган. Зәргәрләрдә, металлдан һәм дә аеруча таштан эшләнгән әйберләрдә сакланып калган күп сандагы язулар, - бу ил халкында укымышлылыкның да киң таралуын күрсәтәләр.

 *************  bolgar 100 150   *************  bolgar 110 150 *************

(Болгар шәһәре: ташьязмалы каберташлар, майоликалы изразец; Татарстан ФА-ның “Татарлар тарихы” китабы, III том.)

Болгар халкының тыныч тормыштагы бу үсеше XII-XIII гасырлар аралыгында аеруча чәчәк ата, әммә бу үсеш монгол яулары белән өзелә. 1223 елны Чыңгызхан гаскәрләре, Урта Азияне буйсындырып, Кавказ таулары аша үтеп, кыпчак далаларына килеп чыгалар. Калка елгасы янында орыш була, бу орышта берләштерелгән рус-кыпчак гаскәрләре 1223 елның маенда тар-мар ителә.

*************     bolgar 140 150     ***************     bolgar 150 150     *************

(Авыр коралланган XII-XIII гасыр болгар сугышчысы, монголларның авыр һәм уртача коралланган атлылары; М.В. Горелик реконструкциясе; Татарстан ФА-ның “Татарлар тарихы” китабы, II-III томнар.)

Бу орыштан соң монгол гаскәрләре болгар җирләре аша көнчыгышка юнәләләр. Идел болгарлары бу очрашуга ныклап әзерләнәләр. Алар махсус фортификация корылмалары төзиләр, дошманны шунда алдап кертеп, алга таба һөҗүменнәрен туктатырга мәҗбүр итәләр. Монголларның бу җиңелүе, 1221 елгы Первана янындагы җиңелү белән бергә, монгол армиясенең яулап алу чорындагы уңышлары арасында искәрмә булып тора. Монголлар бу җиңелү белән килешергә теләмәгәннәр, - 1229 елны болгарлар һәм кыпчаклар Җаек (Урал) елгасы буенда тар-мар ителгәннәр.

1232 елны монголлар Җүкәт елгасының Камага койган урынына кадәр килеп җитәләр. 1236 елны монгол армиясе бар Идел-Кама Болгариясен туздыра. 1239 елны монголлар Идел Болгариясенә икенче тапкыр бәреп керәләр һәм аны яулап алалар. 1240 елны, ике ихтилалдан соң, Идел Болгариясе җирләре Алтын Урдага кушыла. Аннан соң да әле төрле чуалышлар булып тора һәм монголларга баш ияргә теләмәгән болгарларны берничә тапкыр буйсындырырга туры килә.

Болгар Алтын Урданың башкалаларының берсе булып киткәч, XIV гасыр урталарына үз үсешенең икенче тапкыр чәчәк атуын кичерә. Рус ельязмалары аны Бөек Болгар, ә шәрык чыганаклары - “Алтын тәхет” дип атыйлар. XIV гасырның 60-чы елларында шәһәр җир өелмәсе һәм ныклы имән диварлар белән уратып алынган була. Аның халкы 50 меңнән дә артык китә, ул Европаның иң зур шәһәрләренең берсенә әйләнә.

Болгар тикшерүчеләрнең ныклы игътибарын һәрвакыт үзенә тартып торган. Мәсәлән, Петр I-нең киң билгелелек алган Болгарда булуы мәгъмурият истәлекләрен саклау буенча Россиядә беренче фәрман чыгуга сәбәп була. 1722 елны, Азовны яулап алырга барган вакытта, Петр I ташландык иске шәһәргә игътибар итә, ул вакытта әле анда 70-ләп бина сакланып калган була. Ул бар бина һәм башка калдыкларны да тасвирлап язып калдырырга күрсәтмә бирә, Казан губернясы губернаторына аларны төзәтергә һәм сакларга кушып фәрман кабул итә. Тик аннан соңгы юньлелекне аңлап бетермәгән буыннар аның бу ихтыярын үтәп бетермиләр. Бүгенге көнгә Петр сокланган биналарның нибары алтысы гына сакланып калган.

*************  bolgar 190 150   ************* 

(Петр I фәрманы, Болгар шәһәрлегендәге археология музее. И.Сафаргалиева фотосурәте.)

Тик тарих киләчәк буыннарга шәфкатьлелек күрсәтеп, күп кенә тарихи истәлекләрне саклап алып калган. Хәзерге вакытта шәһәрнең сакланып калган өлеше, җиде чакрым озынлыктагы җир өелмәсе һәм чокыр белән уратып алынган зур гына шәһәрлек тәшкил итә, Җәмигъ мәчет, өч кәшәнә, Кече манара, Кара пулат, элек мунчалар булган Кызыл һәм Ак пулатлар кебек мәгъмурият һәйкәлләре бүгенге көнгә кадәр сакланып калганнар. Аларны карар өчен күпсанлы туристлар, борынгылыкны яраткан кешеләр, һәм дә, Болгарны, бу урынның ислам кабул иткән шәһәр буларак зиярәт кылыр өчен, мөселманнар да күпләп киләләр. Болгар, уникаль тарихи һәйкәл буларак, болгар цивилизациясе тарихын гына түгел, ә Россиядәге Исламның бар үткәнен дә тулысынча чагылдыра.

Нурсөя Шәйдуллина тексты.

Әлфир Гафуров тәрҗемәсе.

*************  volga 000 150   *************  volga 010 150  *************   volga 020 150  *************

*************  volga 030 150   *************  volga 040 150  *************   volga 050 150  *************

*************  volga 060 150   *************  volga 070 150  *************   volga 080 150  *************

*************  volga 090 150   *************  volga 100 150  *************   volga 110 150  *************

************* volga 120 150   *************  volga 130 150  *************   volga 140 150  *************

*************  volga 150 150   *************  volga 170 150  *************   volga 180 150  *************

*************  volga 200 150   *************  volga 210 150  *************   volga 220 150  *************

*************  volga 230 150   *************  volga 240 150  *************   volga 250 150  *************    

*************  bolgar 260 150   *************  bolgar 270 150  *************   bolgar 280 150  *************

(Болгар шәһәрендә елга причалы; Болгар шәһәрлегенә касса яныннан керү урыны.)

*************  bolgar 300 150   *************  bolgar 310 150  *************   bolgar 320 150  *************

(Болгар шәһәрлегендә Идел буенда яңа гына төзелгән бина, - 922 елны булгарларның ислам кабул итүләренә истәлек билгесе; татарлар милли баш киемнәрендә.)

*************  bolgar 330 150      ***************    bolgar 370 150       ****************      bolgar 380 150  *************

(Җәмигъ мәчет, Успение чиркәве, Көнчыгыш кәшәнә күренешләре; борынгы стелла; Җәмигъ мәчет манарасы.)


*************    bolgar 400 150    *************   bolgar 410 150   *************   bolgar 420 150  *************

(Болгар шәһәрлегендәге Успение чиркәвендә урнашкан археология музее; музейның бер экспонаты: Маклаш җайдагы (йозак), җиздән.)

*************  bolgar 430 150   *************  bolgar 440 150  *************   bolgar 450 150  *************

(Музейдан башка экспонатлар: борынгы йозаклар, мәгъмурият аерынтылары.)

*************  bolgar 460 150   *************  bolgar 470 150  *************   bolgar 480 150  *************

(Музей экспонатлары: мәгъмурият аерынтылары, Төньяк кәшәнә; ташъязмалы каберташы.)


*************  bolgar 490 150   *************  bolgar 500 150  *************   bolgar 510 150  *************

(Төньяк кәшәнә эчендә каберташлар күргәзмәсе; Көнчыгыш кәшәнәнең, Җәмигъ мәчет манарасының, Успение чиркәвенең башка яктан күренеше; Көнчыгыш кәшәнә.)


*************  bolgar 520 150   *************  bolgar 530 150  *************   bolgar 540 150  *************

(Хан мунчасы харәбәләре; Хан кабере, Кече манара.)


****************     bolgar 550 150    *****************     bolgar 560 150     *****************      bolgar 570 150  *************

(Кече манара.)

*************  bolgar 580 150   *************  bolgar 590 150  *************   bolgar 600 150  *************

(Ак пулатның җылыту мичләре калдыклары)

*************  bolgar 610 150   *************  bolgar 660 150  *************   bolgar 670 150  *************

(Кара пулат, Татарстан ФА-ның археологик тикшеренүләре)

                  *************       bolgar 680 150        *************       bolgar 720 150       *************   

 (Татарстан ФА-ның археологик тикшеренүләре; елга причалы.)

Инера Сәфәргалиева фотосурәтләре.

Әлфир Гафуров тәрҗемәсе.

 

© 2019 caravanarba.org. Барлык хокуклар да якланган.
Joomla! - GNU General Public License. лицензиясе буенча таратыла торган ирекле программа