Татарстан фәннәр академиясенең тел, әдәбият, сәнгать Институты баш фәнни хезмәткәре | Фуат Әшрәф улы Ганиев —күпьеллык гыйльми хезмәте белән татар телен өйрәнү һәм саклауга зур өлеш кертүче тюркология, тел белеме буенча күренекле галим. “Рус-татар”, “Татар-рус”, “Төрек-татар” һәм башка сүзлекләрнең, шул исәптән бертомлык һәм өчтомлык итеп нәшер ителгән “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” нең дә, соавторы, төзүчесе һәм баш редакторы. Унбиш монография авторы. Ул иң беренче тапкыр татар һәм башка төрки телләрнең аналитик системага каравын исбат итүче белгеч. Фуат Әшрәф улы, үзенең бу хезмәтләрендә тел гыйльмендә элек өстенлек иткән күп кенә ялгыш карашлардан арынырга ярдәм иткән генә түгел, ә бу телләрнең бик зур лексик һәм сүзьясалу потенциалына ия икәнен дә дәлилләгән. |
Фуат Әшрәф улы, Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен Казан зур мәдәният һәм рухи башкала булып исәпләнә. Шуңа да, Татарстанга, шул исәптән Казанга да, килүчеләр өчен күп кенә шәһәр татарларының саф татарча, рус сүзләре катнаштырмый гына сөйләшә алмаулары бераз гаҗәпләндерә. Һәм дә бу Татар Республикасының үзәгендә, аның башкаласында, аның йөрәгендә. Ә бит әдәби татар теленең лексикасы бай. Хәзерге татар теленең проблемасы нидә соң, ни өчен, Татарстандагы татарлар тулысынча татарча гына үз фикерләрен аңлата алмыйлар?
Әйе, чынлап та, татар теле теләсә нинди фикерне тулысынча аңлатырлык дәрәҗәдәге бик бай тел булуга да карамастан, Казандагы һәм башка җирләрдәге күп кенә татарлар татарча сөйләшкән вакытта рус сүзләрен еш кулланалар ... Бу, кызганычка каршы, бар Казанга нибары бер татар мәктәбе генә булуы нәтиҗәсе дә. Хәзерге вакытта да татар мәктәпләрен күп дип әйтеп булмый ... Мәктәпләрдә дәресләрне укыту русча алып барылгач, күп кенә татарлар үз телләре мөмкинлекләрен тулысынча файдалана алмыйлар. Мондый вәзгыять вакытында Татарстанда татар телен тулы мөмкинлеклегендә куллану турында сөйләп булмый инде.
Татар телен өйрәнүче кайбер белгечләр, аның синергетик, үзүсешле тел булуы турында да сөйлиләр. Минемчә, бу алай түгел. Россия фәннәр Академиясенең шәрыкны өйрәнү Институты директоры урынбасары Владимир Михайлович Алпатов телнең синергетик үсеше юк дип исәпли. Аның фикеренчә, телләр үзүсештә түгелләр, ә сәясәт йогынтысындалар. Мин аның бу фикере белән килешәм, һәм татар теле үзүсештә түгел, аның синергетик үсеше юк дигән фикердәмен.
Тормыш күрсәткәнчә, безнең федераль дәүләтнең сәясәте руслаштыруга юнәлтелгән: барысы да бары тик рус телендә генә булырга тиеш ... Шуңа да Татарстанда эш документларын татарча алып бару бик чикләнгән. Вузларга кергәндә дә рус телендә генә имтиханнарны тапшырырга кирәк ... Хәлләрнең мондый торышы татар теленең кулланылышын арттыруга да, аның үсешенә дә ярдәм итми инде. Шуңа да карамастан, татар халкынының аңлырак өлеше, алынма чит сүзләрне, шул исәптән рус алынма сүзләрен дә, чикле күләмдә кулланырга тырыша.
Ә республика татарларының ничә проценты татар телендә сөйләшә һәм яза белә соң?
Этнологияне өйрәнүче белгечләр фикеренчә, 75 % Казан, һәм 90 %-ка якын авыл татарлары татар телен белә. Бүгенге көндә сөйләм һәм язма татар телләрен йөртүчеләр, иң беренче чиратта, шиксез, – авыл татарлары. Аңлавыгызча, хәзер авыл халкы кимү тенденциясендә, иң беренче андагы халыкның шәһәрләргә, аеруча Казанга миграциясе аркасында. Ә Казанда татар телен куллану, өйрәнү өчен шартларның җитәрлек булуы турында сөйләргә туры килми хәзергә.
1984 елны чыгарылган “Рус-татар сүзлеге”ндә “юбилей”, “лояльный» кебек кайбер сүзләр татарчага “юбилей”, лояльный» дип, русчадан русчага тәрҗемә ителгән. Ә бит бу төшенчәләрне аңлатучы татар сүзләре дә, башка төрки сүзләр дә, шул ук вакытта гарәп-фарсылардан инде күптән кереп татар телендә үз сүзләр булып киткән башка сүзләр дә бар. Яки тагын бер мисал. Кайбер сүзләрне рус теленнән тәрҗемә итү ике схема буенча эшләнгән, русчадан – русчага, аннан соң гына русчадан – татарчага. Шул ук “фантазия” сүзе мәсәлән, башта русча “фантазия” дип, аннан соң гына татарча “хыял” дип тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәгә башта рус сүзе, аннан соң гына татар сүзе бирелгән. Сүзлектә андый мисаллар аз түгел. Сүзлекне төзү советлар вакытында булган, шуңа да, ул вакытларда титуллы рус милләтенә тиешле приоритет күрсәтелергә тиеш булганлыгын, моның башка милләтләрнең үсеше өчен зарури шарт булган икәнлеген дә, мин аңлыйм әлбәттә. Мин үзем тел белгече түгелмен, әгәр дә минем сорауларым сезгә тиешле дәрәҗәдә компетентлы түгел һәм дилетант булып тоелса, сездән аның өчен алдан ук гафу үтенәм. Шулай да, хәзерге вакытта сүзләрнең рус теленнән татарчага тәрҗемә итеп булмавы турында проблема бармы икәнлеген сездән сорыйсым килгән иде.
Бу мәсьәләдә берничә аспект бар. Совет чорының 80-че еллары татар теле өчен аеруча авыр булды. Гади сөйләм телендә рус сүзләре еш кулланылганлыктан, алар язма татар теленә дә, аннан сүзлекләргә дә үтеп керделәр. Язучыларның бер җыелышында бер галим, татар сөйләм телендә рус лексикасының, аның фикеренчә, чамасыз күп булуын исәпкә алып, татар телендә язуны гомумән туктатырга, рус телендә генә яза башларга дип тәкъдим белән дә чыккан иде, язучылар аңа кискен каршы чыктылар ...
Рус телендә дә алынма сүзләр аз түгел. Мисал өчен, андагы ах, ахнуть, аховый, аукаться сүзләреннән тыш, “а” хәрефенә башланган бар сүзләр дә - аларда алынма сүзләр. 1981 елны дөнья күргән «Словарь русского языка» исемле СССРның фәннәр Академиясе басмасында “а” хәрефенә башланган рус алынмалары 37 тулыформатлы бит тәшкил итә. Безгә билгеле телләр арасында алынмалар булмаган тел юк. Моңа, әлбәттә, бу халыклар арасындагы икътисади, сәүдә, сәяси, мәдәни бәйләнешләр булышлык итә.
Телдә чикле күләмдә башка тел алынмалары булу зур кимчелек саналырлык әйбер түгел. Ләкин хаҗәтсезгә аларны куллануга кертергә кирәкми. Татар теленең морфологик табигате рус теленекеннән аерыла, алар төрле тел системаларына карыйлар, рус теле – синтетик, ә татар теле – аналитик системада. Шуңа да, татар телен рус теленә, безнең күп кенә тәрҗемәчеләребез һәм башка белгечләребез, кайвакыт, кызганычка каршы, моны чит тел терминнарын тәрҗемә иткәндә эшләгәндәге кебек, яраштырырга, һич тә кирәкми.
Гомумән, сирәк искәрмәләрдән тыш, сүзләрнең тәрҗемә итеп булмаулыгы турында проблема юк ул. Һәм бу – аксиома. Бер мисал китерәм. Төньяк Корея республикасы лидеры, Ким Ир Сен, белгечләр раславынча, 80 % кытай сүзләреннән торган ул вакыттагы “бөек корея тел”ен чистартырга карар иткән. Галимнәрне җыеп, аларга чит тел сүзләрен корея теленә тәрҗемә итәргә кушкан. Корея теленә тәрҗемә ителгән бу сүзләр вакытлы маглүмат чаралары аша кулланылышка кертелгән, аннан соң сөйләм телендә дә, язма телдә дә төпләнеп калганнар.
Әгәр дә тәрҗемә ителмәслек сүзләр булса, корея теле кыска гына аралыкта кытай алынмаларыннан арына алмас иде. Татар телендә дә шулай ук гарәп-фарсы, яки европа телләреннән, шул исәптән рус теленнән дә, кергән алынмаларны тәрҗемә итәргә була. Ләкин андый вәзгыятьтә алар төпләнеп калырлар микән соң? Әйтүе кыен ...
Минем исәпләүләр буенча, татар телендә 15-20 процент башка тел алынмалары бар. Татар теленең потенциалы зур, ул, һич арттырмый әйтәм, бу алынмаларның зур күпчелек өлешен тәрҗемә итәргә мөмкинлек бирә. Ләкин проблема шунда, безнең кайбер белгечләребез татар теленең мөмкинлекләрен һәм гаять зур потенциалын бик үк дөрес аңламыйлар. Кабатлап әйтәм, мәсьәлә шунда, татар теле, хинди, француз, япон телләре кебек үк – аналитик тел, ләкин, кызганычка каршы, бу - күп кенә тәрҗемәчеләр һәм белгечләр тарафыннан кабул ителми ...
Сез, төрки, шул исәптән татар теленең дә, аналитик табигатьле икәнлеген, шуңа да аларда бик күп санда лексик берәмлекләр барлыгын, аларның, кстати, сүзлекләр төзегәндә исәпкә алынмаганлыгын, һәм дә шуңа да, ул сүзлекләрне тулы дип исәпләп булмаганын иң беренчеләрдән булып исбат иткәнсез ... Телнең аналитиклыгы нидән гыйбарәт икәнлеген аңлатып китә алмассыз микән?
Синтетик телләрдә грамматик һәм лексик мәгънәләр бер үк сүздә кушымчалар, суффикслар, басымны үзгәртү юлы белән билгеләнә. Мисал өчен рус теле – шундыйлардан. Ә нәрсә соң аналитик тел? Бу – семантика, ягъни сүзнең мәгънәсе, ике яки өч сүз белән аңлатылуы. Төрки, татар телләрендә сүзләр шулай төзелә. Бер мәгънәне, бер лексик берәмлекне аңлатучы кушылмалы конструкция барлыкка килә. Мәсәлән, рус телендәге колокольчик сүзе татарчага кыңгырау чәчәк булып, ике сүзле, ике компонентлы булып тәрҗемә ителә.
Фигыльләр мисалында аңлатам. Фигыльләр рус телендә - синтетиклар, ягъни, алкушымча ярдәмендә төрләнәләр. Ә татар телендә фигыль мәгънәләре еш кына ике сүз белән биреләләр. Мисалга, татар телендәге язу фигылен алыйк. Ул төрләндерүче башка фигыльләр белән кушылганда тагын 20, инде башка, катлаулы, аналитик фигыльләр барлыкка килә ...
Гомумән исәпләгәндә, татар телендә 30-дан артык төрләндерү фигыле бар, ә гади фигыльләр, тыйнак кына исәпләүләр буенча да, минимум - 15 мең. Әгәр дә 30 төрләндерүче фигыльне 15 мең гади фигыльгә тапкырласак, 450 мең катлаулы, ягъни кушылмалы, әйткәнемчә, аналитик фигыльләр бар татар телендә!
Ләкин төрләндерүче фигыльнең (күп төрки телләрдә ул ярдәмче фигыль дип йөртелә) төп фигыльгә кушылуы һәрвакытта да мөмкин түгел. Фәнни тел белән әйткәндә, төрләндерүче фигыль төп фигыльнең лексик (семантик) каршылыгына очрый. Мәсәлән, ташырга (перевозить, переносить) дигән төп фигыль күпбашкарулы гамәлне аңлата. Ә төрләндерүче җибәрергә фигыле бербашкарулыны, һәм ул берничек тә күпбашкарулы ташырга фигыленә кушыла алмый. Андый мисаллар күп татар телендә. Рус телендәге алкушымчаларның барысы да берьюлы гади фигыльгә кушыла алмаганы кебек.
Әгәр дә без, шул 30 төрләндерүче фигыльдән бары тик 5-сен генә карасак та, һәм аларны 15 мең төп фигыльгә тапкырласак, татар теленең бар стильләре һәм лексик бүлекләре буенча 75 мең кушылмалы фигыль барлыкка килә!
Шунысын ассызыклап китәргә кирәк, татар һәм төрки телләр фигыльләргә бик бай. Шулай итеп, 75 мең кушылмалы фигыльне алабыз да, аңа 15 мең гади фигыльләрне өстибез, - татар телендә 90 мең фигыль барлыгы ачыклана! Ә бу бит әле бары фигыльләр генә! Сезнең шулкадәр фигыльләре булган берәр татар сүзлеген күргәнегез бармы соң? Ә бит андый сүзлекне, шулкадәр фигыльләре булган сүзлекне, төзү кирәк кенә дә түгел, ә зарур да!
Ләкин, сез инде бу эшне эшли башлагансыз ...
Хәзерге вакытта мин “Татар теленең кушылмалы фигыльләре тәфсир сүзлеге” өстендә эшлим. Сүзлекнең беренче өлешен (А хәрефеннән К хәрефенә кадәр) инде эшләп бетердем, бастырдым да. Анда 10 мең кушылмалы фигыль һәм аларның тәфсирләре кергән. Сүзлекнең 12 мең кушылмалы фигыльдән торган икенче өлеше, компьютер вариантында хәзергә ...
Мин инде хәзер өлкән яшьтәге кеше, аңлавыгызча, минем көчем бу эшләрне тулысынча эшләп бетерергә җитмәскә дә мөмкин ... Тюркологлар, күп вакыт сарыф итүче бу эшне дәвам итү һәм тәмамлау өчен бар мөмкинлекләрне, шул исәптән, белгечләр группасын туплау өчен финанс мөмкинлекләрен дә, эзләп табу өстендә эшләсәләр иде.
Ә татар теленең хәзерге башка сүзлекләрендә ул кадәр фигыльләр күплеге, ул кадәр фигыльләр байлыгы урын алганмы соң?
Авторларының берсе һәм фәнни редакторы мин фәкыйрегез булган, Татарстанның тел, әдәбият, сәнгать Институтының безнең лексикология һәм лексикография бүлеге коллективы төзегән 2005-че елгы бертомлы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә, - беренче тапкыр 20 мең шундый фигыль кертелгән. Ә бар кушылмалы фигыльләрне тулысынча эченә алган сүзлек төзер өчен, әйткәнемчә, бер кешенең тулы бер гомерлек яки галимнәр группасының күпьеллык хезмәте кирәк ...
Сезнең татар телендәге фигыльләр байлыгы турында сөйләгәнегез минем өчен, Фуат Әшрәф улы, - тулы бер ачыш ... Кушылмалы ул фигыльләр күләменең хәзерге татарларның сөйләм һәм язма телендә якынча күпме проценты кулланыла?
Күпчелек вакытта алар татар телендә кулланылалар. Тик барысы да түгел. Булган татар мәктәпләрендә кушылмалы фигыльләрне куллануны өйрәтү буенча эшләнелгән методикалар юк әле хәзергә. Вуз программаларына да аларны яңа гына кертә башладылар әле, элек алар бөтенләй өйрәнелми иделәр. Шунысы кызыклы, язучы никадәр талантлырак булса, аның иҗатында да, табигате бик бай һәм зур ышандыру көченә ия булган кушылмалы фигыльләр дә шулкадәр күбрәк.
Татар һәм төрки телләрдә нәрсәләр өйрәнелгән бүгенге көнгә һәм нәрсәләрне әле өйрәнәсе бар?
Татар әдәби теленең күпгасырлы тарихы бар. Ләкин ул хәзергә фрагментлы рәвештә генә өйрәнелгән, кайбер язучыларның әсәрләре яки аерым бер периодлар буенча гына, тулысынча түгел. Бүгенге көндә татар әдәби теле тарихын, аның барлыкка килгән Булгар заманыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган үсешен, эзлекле, тоташ тикшеренүләр юк. Бу турыда күренекле тел белгече Э.Р.Тенишев та язган иде. Без моны эшләргә тиеш, - бу безнең иң беренче бурычыбыз. Табигый, татар теленең күптомлы, 150-200 мең сүздән торган тәфсир сүзлеген төзү зарурлыгы да кискен тора. Бу юнәлештә эш алып барыла барылуын, ләкин бик әкрен.
Татар теленең функциональ грамматикасы әле эшләнә генә башлады. Бар төрки грамматикалар да, билгеле булганча, формадан мәгънәгә тасвир ителгәннәр, һәм хәзер дә шулай тасвир ителүләрен дәвам итәләр (мәсәлән, башта суффикс китерелә, аннан соң гына аның мәгънәсе). Телне тасвирлауга башка яктан да якын килергә була, башта аның семантикасын, ягъни сүзнең мәгънәсен тасвирларга, аннан соң гына аның гәүдәләнеш чараларын күрсәтергә. Бүгенге көндә бу эш өлешчә эшләнгән, минем тарафтан татар теленең функциональ сүзбарлыкка килүе эшләнелгән һәм монография формасында нәшер дә ителгән.
Шунысын да ассызыклап күрсәтергә кирәк, тел белемендә функциональ грамматика белән функциональ-семантик кырны еш кына бутыйлар. Алар – төрле лингвистик күренешләр. Функциональ грамматика – сүзнең мәгънәсен бары тик грамматик чаралар белән генә аңлатучы грамматика. Ә функциональ–семантик чаралар - семантика гәүдәләнешенең бар тел чараларын да эченә ала. Мондый буталышлыклардан Мәскәүнең билгеле тел белгечләренең дә арынганнары юк.
Төрки телләрдә килеш мәгънәләренең аналитик гәүдәләнешләре өйрәнелмәгән. Шуңа да килеш категориясе бер татар тел белемендә генә түгел, ә бар тюркологиядә дә, - аяныч хәлдә. Хәзергә ул аз тикшерелгән, шулай да татар телендәге килешләрнең аналитик гәүдәләнеше турында бер кандидат диссертациясе якланган инде. Ә хәзергә татар телендә нибары алты килеш укытыла!
Тормыш күрсәткәнчә, татар теле буенча тормыштан артта калган, искергән карашлар фәндә үз позицияләрен зур авырлык белән генә бирәләр. Шуңа да карамастан, без әкрен булса да, туры темплар белән татар һәм башка төрки телләрнең грамматикасын, сүзьясалышын ачык, төгәл аңлауга таба барабыз. Һәм дә бу өлкәдә шундый фәнни мәктәп безнең Казанда барлыкка килде.
Татар теленең латиницага күчүе буенча. Сез бу турыда ни уйлыйсыз? Татар теленең бар фонетикасын ишеттерер өчен латин яки кириллица алфавиты хәрефләре җитәрлекме?
Заманында мин татар телен латиницага күчерү тарафдарларының берсе идем. Федераль хакимиятнең куйган бар киртәләреннән соң, бүген татар теленең латиницага күчүе ул кадәр үк мөһим дә түгел, ә хәзерге вакытта булган кириллица нигезендәге 38 хәрефле татар алфавитына җитеп бетмәгән өч хәрефне өстәргә кирәк. Бу - телнең тавыш төзелешен төгәл һәм тулы чагылдыру өчен кирәк. Без үз алфавитыбызны һәрвакыт эленгән хәлдә тота алмыйбыз. Латин графикасына күчү мәсьәләсе дә вакыты белән хәл ителер, бәлки.
Латин алфавитыннан безгә бер хәрефне, «w» хәрефен булса да, алырга кирәк. Аннан соң шул хәрефне, җитеп бетмәгән тагын ике, каты «қ» һәм «ғ»хәрефләрен өстәгәч, аларын исә без кириллицадан, андагы хәрефләрне татар теленә модификацияләп ала алабыз, - татар теле үзенең бар авазларының да гармоник язма чагылышына ирешәчәк. Ул вакытта бу мәсьәлә буенчагы бар каршылыклар, орфографиянең бәхәсле сораулары һ.б. төшеп калырга да мөмкин. Бу очракта шунысын да искә алырга кирәк, кириллица алфавитында совет һәм аннан соңгы периодлар татар әдәбиятенең зур бер пласты барлыкка килгән, анысын да исәптән чыгарырга ярамый.
Татар теленең дәүләт теле булып үсүе өчен ниләр эшләргә кирәк?
Бу бик кыен һәм авыртулы сорау. Аны өч юнәлеш буенча карыйк: тел сәясәте, телләр буенча вәзгыять һәм мәгариф. Хәзерге вакытта бу өч юнәлеш тә татар теленең саклануы һәм үсүе өстендә эшләми.
Татарстан телләр турында начар булмаган Закон һәм республикада татар һәм башка телләрне саклау һәм үстерү Программасы кабул иткән иде. Ләкин федераль үзәк телләр турындагы федераль законга үзгәрешләр кертте. Шул үзгәрешләре белән татар халкына үз телен тулысынча саклау һәм үсешенә мөмкинлекләр тудыруга юлны япты.
Бу үзгәрешләр мәктәпне яки башка уку йортын бетергәч, һәм дә ВУЗларга кергәндә, татарча имтихан бирүне дәүләт стандартларыннан алып ташлады.
Бар предметларны да татарча укыта торган милли мәктәпләр саны да кимүгә таба бара. Шуңа да, тел өлкәсендәге вәзгыять турында сөйләгән вакытта, мин татар теленең рус теле белән чагыштырганда, безнең республикада күпкә тигезсез хәлдә икәнен әйтә алам ...
Бу вәзгыятьне төзәтү өчен бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик русча гына бирүне бетерергә, рус телендә укытыла торган мәктәпләрдә татар теле һәм мәдәниятен укытуны кертергә, шулай ук документацияне дә татарча алып барырга кирәк.
Минемчә, шунысы да мөһим, татар телендәге массакүләм маглүмат чараларын – теле-радиоканалларны, газета, журналларны киметмәскә, ә арттырырга кирәк. Телевидение һәм радиода кызыклы, файдалы, көн кадагына суга торган маглүмат, татарча кечкенә генә дозалар белән түгел, ә даими бирелү һәм яңгырау мөмкинлегенә ия булырга тиеш.
Бу чаралар татар теленең дәүләт теле статусын күтәрергә һәм ныгытырга, һәм дә әлбәттә, телебезнең торгызылуына, бар аспектларда сыйфатлы функцияләнүенә дә ярдәм итәрләр иде.
Инера Сафаргалиева
Әлфир Гафуров тәрҗемәсе