Телләрне алыштыру

 

(Франциянең җирле телләренә кыскача байкау ясау мисалында Россиядәге региональ телләрнең киләчәге турында)

 

20 гасыр башында Франциядә капыл гына җирле телләрне юкка чыгарырга, аларның тамырын корытырга тотындылар. Бу эш француз теле файдасына алып барылды. Моңа кадәр, өч гасыр ярым вакыт дәверендә, француз теле илдә бердәнбер рәсми дәүләт теле булып исәпләнсә дә, җирле телләрнең урыннарда киң кулланылуына француз хөкүмәте артык игътибар итми иде. Франциядә үткән гасырның башында башланып киткән дәүләтне үзәкләштерү сәясәте җирле телләрнең бетә баруына яңа көч өстәде.

1905 елны өченче француз Республикасы чиркәүне дәүләттән аеру турында канун кабул итте. Бу – католик руханиларны сәяси хакимияттән аеру өчен эшләнде, ә руханиларның сәяси йогынтысы провинцияләрдә аеруча көчле иде. Илдә җирле телләрне куллануны тыярга карар ителде һәм бу француз теле файдасына эшләнде. Чөнки руханилар җирле халык белән алар телендә аралашалар, туу, никах үлем турындагы белешмәләрне җирле телләрдә теркәп баралар иде, шуңа да өстәп алар Мәгърифәтлек чорының республикан идеяләренә дә котырынып каршы тордылар. Француз теле инде бик күптән, Франция короле Франсуа I-нең 1539 елгы шул турыдагы указыннан соң, илдә рәсми дәүләт теле статусына ия булса да, бу фәрманның бар илдә дә һәм берсүзсез үтәлеше фәкать 1905 елда гына чынга ашырылды.

Җирле телләрнең тамырын корыту мәсьәләсен хәл итү – мәктәп укытучыларына йөкләнгән булган. Ул чорда гади халык аларны “Республиканың кара гусарлары” дип атап йөрткән. “Кара” эпитетын ул укытучылар мәктәптә кара киемдә йөрүләреннән алсалар, “гусар” атамасына алар – куелган йөкләмәне башкарып чыгудагы агрессив тырышлыклары өчен ия булганнар. Моңа бер мисал да китереп китик. Мин иремнең әнисе – милләте буенча бретон кызы. Ул мәктәптә укыган вакытта үзенең туган телендә сөйләшеп йөргән. Шуның өчен аңа, муенына “Мин бретон телендә сөйләшеп йөрим, шуңа күрә дә, мин – шыр дивана!” дигән язу элеп, сәгатьләр буе утырырга туры килгән. Шуннан соң, бу телне бала вакытыннан ук яхшы белсә дә, ул үзенең балаларын бретон теленә өйрәтергә тырышып та карамаган, ә ул заманнарда әле бретон теле бар француз Бретаниясендә киң кулланылышта йөргән. Шундый сәясәт алып бару нәтиҗәсендә күп кешеләр үзләренең ата-бабалары телләреннән, җирле мәдәният, гореф-гадәтләреннән ояла, кыенсына башлаганнар. Илдә андый манкортларның тулы бер буыны барлыкка килгән.

Рәсми француз теле, җирле телләрне тыйганга кадәр, 370 ел буе ул телләр белән бик тату яшәгән, бернинди дә конфликтлар, бәрелешләр булмаган. Әгәр дә 1905 елга кадәр халыкның 80 проценты җирле телләрне куллана алган булса, хәзер исә андый гражданнарының саны 5 процентка да тулмый. Сүз уңаеннан әйтеп китик, куллана алу дигән сүз әле ул аларның тормышның бар даирәләрендә дә реал файдалана алу дигәнне һич тә аңлатмый. Гасырдан артык вакыт аралыгында үсеше тукталып торган җирле телләрне куллануның нәтиҗәлелеге нинди соң? Ә бит гасырдан артык вакыт – гаять зур чор, бу дәвердә рәсми дәүләт телендә әдәби, фәнни һәм башка әдәбиятларның чамасыз зур бер катламы барлыкка килгән, ә күпме документлар тутырылган, архивлар төзелгән һ.б.

Франция дәүләтенең барлыкка килүенә, бер версия буенча, 1000 елдан артык, бу версия тарафдарлары илнең барлыкка килү датасы итеп Гуго Капет (987-996) исемле корольнең хакимлеккә килү вакытын алалар. Ә икенче версия буенча, бу илгә 1500 елга якын. Аларның аңлатулары буенча, ил тарихы франклар короле Кловис (Хлодвиг 1) (481-511) тәхеткә утырган көннән башланган. Беренче француз инкыйлабыннан (1789) соң Франциянең сәяси төзелешендә биш Республика булган: беренче Республика (1792-1804), икенче Республика (1848-1852), өченче Республика (1870-1940), дүртенчесе (1946-1958), бишенче Республика 1958 елдан соң. Ул республикаларның һәрберсенең үз конституциясе булган, илнең бүгенге сәяси төзелеше – шул бишенче Республика.

Беренче инкыйлабтан соң бу илдә Республика идарәлеге ике тапкыр бәреп төшерелгән. Беренче тапкыр беренче Республика хакимиятен Наполеон I бәреп төшергән һәм үзен илнең императоры дип игълан иткән. Тарихта беренче Империя дип аталучы бу чор 1804-1815 еллар аралыгын үз эченә ала. Аннан соң, 1852 елда Наполеон I-нең энесенең улы икенче Республика хакимиятен бәреп төшерә һәм Франциядә император хакимлеген яңадан торгыза. Тарихта икенче Империя дип аталучы бу чор 1852-1870 елларга туры килә. Франция тарихында Гитлер Германиясе оккупациясе вакытында (1940-1945) фашистларга лояль режим да хакимлек иткән. Күренүенчә, Франциянең тарихи үсеше тигез генә бармаган, тик анда, һәрвакытта, бу илнең башлыклары идарә иткәндә, үзләренең кабул иткән карарларында Францияне үзәкләштерелгән дәүләт итеп төзергә омтылганнар, шул исәптән тарихы 230 ел булган демократик чор башлыклары да.

Шуңа да карамастан, 1956 елдан башлап илдә үзәклештерүдән китүнең кайбер адымнары эшләнә. Бу илдә административ регионнар төзү белән бәйле була. Тик ул административ регионнарның префектларны (бездәге губернаторлар кебек вазыйфалы урын) сайлап кую хокуклары булмый. Аларны тәгаенләү эчке эшләр министры вәкаләтләренә карый. Фәкать 1986 елда гына француз регионнары (ул вакытта алар 22 булалар, хәзер исә аларның саны 11) регионнар парламентлары президентларын һәм әгъзаларын сайлау хокукына ия булалар. Префект вазыйфасына тәгаенләү әле хәзергә кадәр – үзәк хакимият карамагында.

Шулай итеп, 80-че еллардан башлап француз регионнары ниндидер бер дәрәҗәдә сәяси хакимияткә ия була башлыйлар. Аларның бюджетның үзәк билгеләгән һәм регион салымнарыннан җыелган өлешен җирле икътисади һәм мәдәни ихтыяҗларга мөстәкыйль рәвештә бүлү хокукы барлыкка килә. Бу – бер яктан караганда. Икенче яктан караганда – Франция Республикасы “бердәм һәм бүленмәс” булып исәпләнә, ул бернинди дә коммунитаризмга юл калдырмый ...

Франциядә җирле телләрнең бүгенге хәле һәм аларны тергезү тенденциясе.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң кайбер француз гражданнары җирле телләрдә сөйләшүләрен дәвам итәләр, тик нигездә – авылларда. Мондый практика – ретроград һәм республикага каршы практика дип, тискәре бәяләнә. Ләкин инде бу вакытта үзеңне гомумфранцуз мәдәнияте вәкиле булудан тыш, җирле мәдәниятләр вәкиле дә дип исәпләү тойгысы, асфальтны тишеп үсеп чыккан шытымнар кебек, җәмгыятьтә үсеш ала башлый.

Дәүләт мәгариф системасыннан тыш регионнарда укытуның беренче циклы мәктәпләре (7 яшьтән 11 яшькә кадәр) ачыла башлый. Аларда рәсми дәүләт теленнән тыш җирле телләр дә өйрәнелә. Җирле мәдәният һәм телләрне саклап калу һәм үстерү буенча милли хәрәкәтләр барлыкка килә. Ләкин алар бүгенге көнгә кадәр зур сәяси йогынтыга ия түгелләр. Монда Корсиканы гына аерып күрсәтергә була. Корсика теленә рәсми статус бирү һәм мөстәкыйльлеккә омтылу хәрәкәте бу регионда һаман да зур сәяси йогынтыга ия.

Халык арасында үзеңне җирле мәдәниятләр вәкиле итеп исәпләү тойгысы киң таралыш алу нәтиҗәсендә регионнарда бик матур фестивальләр үткәрелә башлый. Алар нигездә музыкаль фестивальләр һәм ул фестивальләр икътисади, мәдәни, туризм җәһәтеннән зур әһәмияткә ияләр. Алар арасында иң популяры –француз Бретаниясендә үткәрелгән кельтара «Interceltique de Lorient» фестивале. Аны ел саен диңгез портлы Лорьян шәһәрендә уздыралар. Бу чара 1971 елны үткәрелә башлаган һәм тиз арада Франциянең зур мәдәни вакыйгасына әйләнде, аны хәзер милли телевидение буенча күрсәтәләр. 2017 елны фестивальдә катнашырга 750 мең кеше җыелды. Әйтеп китәргә кирәк, фестивальгә килүчеләр арасында бретон телен белүчеләр – азчылыкта.

Шунысын да әйтеп китәсем килә, бу фестивальнең популярлыгы сәбәпләренең берсе шунда – анда заманча фольклор музыка да башкарыла. Бу тамаша Кельтия һәм кельт мәдәнияте белән кызыксынучыларны, үзен шул төшенчәләр белән бәйләүче кешеләрне үзенә тарта. Француз Бретаниясе исә борынгы Кельтиянең бер өлеше булган. Фестивальдә катнашырга Ирландиядән, Шотландиядән, Корнуоллдан, Мэн утрауларыннан, Канаданың Онтарио һәм Ньюфаундленд провинцияләрендәге зур булмаган районнардан, Аргентинадан, Австралиядән, Яңа Зеландиядән, Испаниянең төньяк-көнбатышындагы Галисия, Астурия, Кантабрия регионнарыннан киләләр. Кельт дөньясының шулай киң таралыш алуын татар дөньясының киңлеге белән генә чагыштырып була. Чөнки тарихи Татария бүгенге Россияне генә үз эченә алмаган, ә күп кенә башка илләрне дә. Һәм татарлар аларның барысында да яшәгәннәр һәм хәзерге көндә дә яшиләр. Башта француз Бретаниясе тәҗрибәсен өйрәнеп нигә шундый халыкара татар фестивале уздырмаска безгә дә?

Бүгенге көндә Франциядә җирле телләрне тергезү мәсьәләсе белән кызыксынучылар арта бара. Азчылыкны тәшкил иткән телләр вәкилләренең бүгенге көн икътисади чынбарлыгына каршы чыгулары да моңа этәргеч булып хезмәт итә. Ә бүгенге көндә бар дөньяда глобальләштерү процессы бара, ул азчылыкны тәшкил иткән телләрнең, халыкларның бетеп баруына, юкка чыгуына китерә. 1992 елда Евросоюз региональ телләр Хартиясен кабул итте. Франция бу документтагы 98 маддәнең 39-ын имзалады. Тик алар хәзергә ратификацияләнмәгәннәр, аларны ратификацияләү ил конституциясенә региональ телләрнең статусы турында төзәтмәләр кертүне таләп итә. 2008 елның 23 июлендә конституциягә кертелгән төзәтмә нәтиҗәсендә Франциянең региональ телләре бу илнең мәдәни мирасы булып исәпләнә башлады.

Хәзерге вакытта Франциядә җирле телләр мәсьәләсенә карашта кайбер үзгәрешләр бар, мәсәлән мәгариф системасында бу өлкәдә алга китеш сизелә. Хәзер җирле телләр тере тел буларак бакалавриат дәрәҗәсендә (fr. BAC) сайлап алына алалар. Франциядә бакалавриат дип лицейны тәмамлаган вакыттагы имтиханга әйтәләр. Франциядәге лицейларның Россиядәге аналогы – югары сыйныфлар. Ә Франциядәге бакалавриат имтиханнарына Россиядәге БДИ туры килә. Ләкин монда бер аныклык кертеп китәргә кирәк. Бу имтиханда җирле тел төп чит ил теле буларак сайлап алына алмый, чөнки чит ил телләренең саны чикләнгән. Имтихан тапшырганда җирле телләрне икенче яки өченче тере тел буларак сайлап алырга була. Ә бу исә имтиханнарның гомуми баллар суммасына сизелерлек саннар өсти. Шуны әйтеп китәргә кирәк, җирле телләр һәрвакытта да мәктәптә укытылмыйлар. Укытылмаган очракта укучылар аны интернет яки укытуның башка ресурслары аша өйрәнә алалар. Ә җирле телләрне өйрәнү өчен Франциядә хәзер сәбәпләр бар.

1982 елда Европарламент булышлыгы белән “Аз кулланылучы телләр буенча Европа бюросы” исемле хөкүмәткә карамаган оешма (1982-2010) төзелгән иде. 1990-чы елларның азагында шул оешма Франциядә шундый җирле телләр булуын таныды: бретон, каталан, корсикан, креол, эльзас, баск, люксембург-мозеллян, нидерланд-фламанд, окситан һәм ойль телләре. Ләкин, кызганычка каршы, Франция җәмгыятендә җирле телләрне тануга каршы оппозиция һаман да көчле булып кала бирә.

Франциянең иң зур регионы – Окситаниядә окситан теленең бүгенге хәле.

Үткән ел Франция регионнарын берләштерү нәтиҗәсендә (элек илдә 22 регион иде, хәзер аларның саны 11) илнең көньяк-көнбатышында яңа регион барлыкка килде. Халыктан сораштыру буенча бу регион үзенең тарихи атамасын – Окситания исемен алды. Белгечләр Франциядә бу халыкның 5 %-ы окситан телен актив куллана дип исәплиләр. Окситан теленең бетә бару темпы аны алдагы буыннарга тапшыру тизлегеннән артып китә. Ләкин аның бетә бару тизлеге башка җирле телләрнең (мәсәлән Бретань һәм Прованс регионнарындагы җирле телләрнең) юкка чыга бару темпыннан түбәнрәк.

Соңгы елларда булып алган кискен омтылышны гына исәпләмәгәндә, Франциядә җирле телләргә ихтыяҗ хәзергә артык сизелми. Тик, шуңа да карамастан, илдә җирле мәдәниятләр белән кызыксыну арта бара. Мин моны кабатлап әйтәм. Бу – тарих белән, милли яшәү рәвеше белән, җирле музыка, француз теленә тәрҗемә ителгән җирле телләрдәге әдәбият белән кызыксыну аша бара. Җирле мәдәният белән кызыксынучылар һәрвакытта да җирле телне беләләр дип әйтеп булмый. Һәм бу факт булып кала. Тагын бер кызыклы факт: Окситания лингвистикасы зонасына караган җирле халыктан сораштыру үткәрү шуны күрсәтә: аларның 80 %-ы мәгариф системасының бар баскычларында да окситан телен укытуга уңай карашлылар. Ә Окситания лингвистикасы зонасы бер Франция белән генә чикләнми. Сораштыруда окситан телен белүче һәм тормышта кулланучылар да, аны белми һәм кулланмаучылар да катнашкан.

Регионда окситанлык тарафдары булган яшь кешеләрнең тулы бер буыны үсеп чыкты. Алар, нигездә авылдан чыгучылар яки шәһәрнең югары мәдәниятле даирәсеннән чыккан югары белемле кешеләр. 2000/2001 уку елы статистикасы материаллары Франциянең мәгариф системасында 71 912 кешенең окситан телен өйрәнүен күрсәтә. Шулай итеп, 20 гасырның беренче яртысында җирле телләрне юкка чыгару сәясәтеннән алынган психологик шоктан арыну өчен өч буын алмашынуы кирәк булды Франция регионнарына ...

Бүген Окситания, Яңа Аквитания, Прованс-Альп-Кот д'Азур (соңгы икесенең көньяк өлешләре Окситания лингвистик зонасына керә) кебек яңа регионнар окситан телен һәм мәдәниятен яклаучы сәясәт төзеделәр. Франциядә ОК мәдәнияты дип аталучы мәдәният бар. Ул берничә мәдәниятне берләштергән, окситан мәдәниятына якын торган мәдәният. Алар да окситан мәдәниятын яклап сәясәт эшләделәр.  Мондый курс бу телне өйрәнүгә, җәмгыятьтә киң кулланыш алуына булышу һәм дә, аннан тыш, милли мәдәни хәрәкәтләргә, җирле телләрдәге прессага, вакытлы матбугат чараларына, радио һәм телевидение программаларына ярдәм итү кебек чаралардан тора. Болардан тыш бу курс Окситания лингвистик зонасында яңа эш урыннары барлыкка китерүне дә күз алдында тота.

Окситан теленең киләчәге

Прованс лингвисты Домерг Сумьен окситан теленең мөмкин булган киләчәгенең ике сценариен бәян итә:

Пессимистик сценарий:

– Францядә һәм окситан теле лингвистик зонасына кергән Монако дәүләтендә окситан телен кулланудан туктыйлар. Бу тел, эсперанто яки латин теле кебек үк, маргиналь мәдәни аспект катламында торып кала, ягъни тормышта кулланылмый. Аны куллану файдасызга әйләнә, ягъни аны куллану ультра-теоретик формада гына булырга мөмкин;

– Италиянең Франция белән чиктәш Валь-д'Аоста регионында (ул да лингвистик Окситаниягә зонасына керә) окситан теленең ультра-җирле версиясе барлыкка килә һәм ул да зур авырлык белән генә сакланып кала;

– Испания төньягының Франция белән чиктәш Валь-д'Аран үзәнендә бу тел сакланып калачак. Ул окситан теленең гамәлдә булган бердәнбер стандарты булачак. Ләкин аңа да Испаниянең ике рәсми теле: кастиль һәм каталан телләре йогынты ясаячаклар.

Оптимистик сценарий (бу әгәр дә окситан теле гармониягә ирешә алган очракта булачак):

– Франция һәм Монакода окситан теле аны башка телләр белән алмаштыруга каршы тора алачак. Телне тергезү стратегиясе тормышка ашырылачак. Иҗтимагый тормыш һәм гаилә тормышы даирәләрендә, мәгариф өлкәсендә тел үзенең функцияләрен үстерә алуга ирешәчәк. Регионнарның дәүләт оешмаларында, икътисадта бу телдә документлар әйләнеше барлыкка килә башлаячак. ВМЧ-да бу телне кулланачаклар. Аның күптөрле этник вариантларының уртачасы нигезендә окситан теленең стандартын төзүгә ихтыяҗ артачак;

– Италиянең Альп зонасы окситан теле аны башка тел белән алыштыруга каршы тора алачак. Ул окситан теле стандартын төзүдә катнашачак;

– Испаниянең төньягында (Валь-д'Аран) окситан теле яңа функцияләргә ия булачак. Бу зонада окситан теленең стандарты формалашачак, ул француз зонасында стандарт формалашу белән бергә барачак. Бу тел зоналары үзара якынаячаклар.

Халыкара лингвистика җәмгыятенең (яки Җәйге лингвистика институтының, (SIL International)) мәгълүматлары буенча окситан теле 6b (тел авырлык белән) дәрәҗәсенә куелган. Бу тел хәзергә кадәр бар буыннарда да ниндидер бер дәрәҗәдә кулланылып килә, әмма аны кулланучыларның саны кими. Ләкин, аны торгызу буенча актив чаралар күргәндә һәм аны гаиләдә тапшырып барган вакытта телне тергезү һәм яшь буынның аны үстерү тенденциясе бар.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: 1950 елга Франциядә җирле телләр бетерелгәннәр иде. Ләкин милли мәдәниятләрне таныту һәм тергезү хәрәкәтләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә һәм Евросоюз ярдәме белән бу илдә локаль телләрнең яңа сулыш алуы күзәтелә. Нигездә яшьләр арасында ...

“Тел – халыкның ельязмасы ул, ә аның сүз байлыгы – ул халыкның мәдәнияте тарихы”. Мин белгән дәрәҗәле бер зирәклек чыганагында шулай дип әйтелә. Бу – бик тирән фикер һәм безнең кыскача тарихи байкавыбыз бу турыда уйлануларга этәрсен ... Гәрчә мин рус телендә укытылган мәктәптә белем алсам да, шәхсән минем өчен татар теле бик тә кадерле. Бу телне белү миңа Урта Азия, Кавказ, Төркия, Кытай, Төньяк Африка һәм башка илләрнең җирле халыклары белән аңлаша һәм аралаша алырга мөмкинлек бирде. Мин бу телгә тулы мәгънәсендә үз тормышымның аңлы чорында гына төшенә башласам да, аны белү аркасында мин тормышта үземне чынлап та ике канатлы итеп хис иттем. Татарларның төрле җирләрдә дә, төрле дөньяларда да үз кеше була белә торган бәяләп бетергесез бер уңай сыйфатлары бар. Бу аларның телләреннән һәм менталитетларыннан килә. Башкача әйткәндә, татарлар Көнчыгышта – көнчыгыш кешесе, ә Көнбатышта – көнбатыш кешесе була беләләр. Шуңа күрә дә татарлар һәрвакытта да күптеллеләр. Тарих моңа күп чагу мисаллар китерә ала ...

Мин кайчандыр күренекле татар тел белгече, тюрколог мәрхүм Фоат ага Ганиевтан интервью алу бәхетенә ия булган идем. Интервьюсында ул татар телендә 90 мең фигыль бар дигән иде! “Шул кадәр фигыле булган сүзлекне сезнең кайда күргәнегез бар?” дигән иде ул, татарларның шундый олуг тел потенциалына ия булып та шундый сүзлекне төземәгәннәренә зур бер үкенеч белдереп. Ә хәзер минем: “Сезнең шулкадәр сандагы фигыльләр куллана алгган татарларны кайда күргәнегез бар?”, - дип бар дөньяга кычкырасым килә. Шундый бай һәм аһәңле телне ничек итеп саклап алып калырга? Ә бит бу телдә һәм аның сүз байлыгында халкыбызның ельязмалары һәм мәдәниятебез тарихы теркәп куелган. Һәм дә бу телне белүче татарларның саны елдан ел кими бара …

 

публицист, "Окситания һәм Татария" француз ассоциацииясе президенты Инера Сафаргалиева

русчадан Әлфир Гафуров тәрҗемә итте

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

© 2024 caravanarba.org. Барлык хокуклар да якланган.
Joomla! - GNU General Public License. лицензиясе буенча таратыла торган ирекле программа