Соңгы уньелларда Татарстанда югары квалификацияле белгечләре, шул исәптән Ш. Мәрҗәни институты белгечләре дә, булган төрле фәнни гуманитар мәктәпләр барлыкка килде. Бу мәктәпләрнең практик тикшерүләре һәм тарихны обьектив яктыртулары, татар халкының гаять зур зыян салынган, шул исәптән идеологик максатларда да, аеруча совет чорында зыян салынган, миллли рухы торгызылуга хезмәт итте һәм хезмәт итүен дәвам иттерә. Шулар исәбеннән Татарстан галимнәре көче белән Казан һәм Татарстанның тагын бер шәһәре - Алабуганың меңьеллык тарихы бар икәнен исбат ителгәнен күрсәтеп китергә була. Бу даталар Казан белгечләре тикшерүләре белән генә түгел, ә Россия фәннәр Академиясе һәм Европаның алдынгы фәнни үзәкләре экспертизалары белән дә расланды. Бу галимнәрнең, ә аларның икесенең фикере бу материалда китерелгән, хезмәтләре нигезендә татарларның, Татар дәүләтләренең чын тарихы торгызыла.
Татар таорихчысы Радик Салихов маглүматы буенча, Татарстанның тарих Институты Россия фәнендәге татар, татар дәүләтләре тарихын бозып күрсәтүдәге бар “ак таплар”ны да ябып бетерү максатын куйган.
Р. Салихов:: Татарстан фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих Институты фән буенча директор урынбасары |
Бу тарихчының фикере буенча, татарларның гына түгел, Россиянең рус һәм башка халыкларының, иң беренче чиратта, социаль тарихы бозылган һәм ялгыш бәян ителгән. Инкыйлабка кадәрге тарих барышын җентекләп селекция үткәргән совет идеологиясе, дин әһелләренең, сәүдәгәрләрнең, эшмәкәрләрнең, буржуаз интеллегенциянең эшчәнлекләрен кискен негатив бәяләгән, аларга мыскыллап төрле ярлыклар таккан. |
Советларның бу гамәлләре, Салихов фикеренчә, татарларга карата гаять зур мораль зыян салган, чөнки татарлар Россиянең буржуаз милли сыйныфы булган күпсанлы булмаган милләтләренең берсе булганнар.19 гасыр азагы, 20 гасыр башындагы милли тәрәкъкыять, иң беренче шул сыйныф, шул ук вакытта, җәдитче дин әһелләре һәм алдынгы карашлы яшь татар интеллегенциясе белән бәйле.
Галимнең сүзләренчә, бу катлау (сословие) вәкилләре, дәүләтнең бернинди финанс ярдәменнән башка, үз инициативалары белән, татарлар исәбенә, милли вакытлы матбугат (пресса), китап басу челтәре, гражданнар җәмгыяте институтлары, хәйрия оешмалары, төрле мәдәни-мәгрифәт структуралары төзегәннәр. Архив материалларын тикшереп, татар коммерсантлары һәм сәнәгатьчеләре буенча материал җыеп, Салихов шундый фактларны ачыклый:
- Татар буржуазиясе татар халкының мәгърифәтен һәм тәрәкъкыятен финанслап кына калмаган, ә аның хокукларын да яклаган, - дип әйтте ул. «Иттифак аль-Муслимин» дип аталучы беренче татар сәяси фиркасы 1905 елны барлыкка килә, аның төп максаты – Россия империясендә мөселманнарның хокукларын яклау була. Бу фирка вәкилләре – Россиянең ул вакыттагы канун чыгару органы – Дәүләт Думасына сайланалар.
Алар хокукый дәүләт төзү тарафдарлары булган кадетлар белән хезмәттәшлек итәләр, шуңа да, татар элитасының күпчелеге жандармерия тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар була. Ачыкланганча, 19 гасыр ахыры, 20 гасыр башы татар җәмгыяте тәрәкъкыяте тулысынча татар эшлекле дөньясының иктисади яхшы хәлле вәкилләре җилкәсендә булган. Ә бит эдек без бу турыда берни дә белми идек ...
Әммә, төп нәтиҗә шунда, Идел мөселманнарыннан булган татар капиталистлары, татар буржуаз җәмәгать эшлеклеләре, бернинди дә сепаратистлар да, бунтчылар да булмаганнар, - дип дәвам итте ул. Аларның күпчелеге Россия дәүләтенең абсолют патриотлары бүлганнар, үз мәнфәгатьләрен Россия мәнфәгатьләре белән бәйләгәннәр. Аларның төп максаты исламны империя территориясендә тигезхокуклы дин итү, Россия мөселманнарының башкалар белән бертигез хокуклар белән файдалана алу мөмкинлегенә ирешү булган.
Безнең тикшерүләр тагын бер мифны, патша режимы тарафыннан татар эшмәкәрләренә карата төрле тыюлар, чикләүләр кулланылган дигән мифны да юкка чыгара. Киресенчә, ул вакыттагы Россия хакимнәре татарларга эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә комачауламаганнар. Татарларның беркайчан да крепостной булмаганнары, ә дәүләт крестьяннары булулары, үзе үк, татарларга бер фора булган. Алар, күпчелек өлештә, ирекле крестьяннар булганнар, татарларда алпавытлар булмаган.
17 гасырда ук дәүләт йомышлы татарларга сәүдә белән шөгыльләнү өчен льготалар биргән. Бу татарларның саклануына һәм бу өлкәдә активлашуына ярдәм иткән. Империатрица Екатерина II –нең реформалары татар тормышында зур роль уйнаган. Бу, - иң беренче, татарларга мәчетләр торгызу һәм төзергә ирек, аларга Россия империясе системасына интеграцияләнергә мөмкинлек бирә торган диннәргә карата түземле караш турындагы Законның кертелүе, - дип төгәлләде ул.
Салиховның фикеренчә, милли азчылыкларга карата, шул исәптән татарларга карата да, реакцион мөнәсәбәтләр периодлары, мөселманарны ассимляцияләү, руслаштыру тенденциясе булуына да карамастан, ул вакыттагы Россия дәүләте, уйланылган, үлчәнелгән конфессиональ сәясәт алып барган. Татарларны көчләп башка дингә күчерүнең трагик сәхифәләре аз түгел … Шуңа да православие кабул иткән керәшен татарлар группасы барлыкка килгән.
- Әммә, - дип әйтеп китте Салихов, - мөселман-татарлар, нигездә, үз милли идентиклыкларын саклап алып кала алганнар. Күпләр, дәүләт ул вакытта моның өчен ниндидер аеруча тырышлыклар күрсәтмәгән дип исәпләп, минем белән килешеп бетмәскә дә мөмкиннәр. Ләкин, 1785 елны шәһәр идарәсенә реформалар үткәрелгәч, күп өлкәләрдә татарлар руслар белән тигез мөмкинлекләрдә булганнар, минем уемча. Шул вакытларда татарларда сәүдәгәрләр, мещаннар сословиеләре барлыкка килә. Һәм дә, шунда ук, игълан ителгән капиталлары буенча аеруча әһәмиятле булган, беренче һәм икенче гильдия сәүдәгәрләре барлыкка килгән. Беренче гильдиядә булу тән җәзаларыннан, кайбер салымнардан, хәрби бурычтан азат иткән, - бу үзе үк милләтнең ныгуына китергән.
Татар галимнәре тикшерүләре буенча, борынгы һәм инкыйлабка кадәрге татар дөньясы хәзерге Татарстан чикләре белән генә тукталып калмаган. Ул, төп үзәкләре Себердә булган, ерак Көнчыгыштан алып хәзерге Россиянең көнбатыш чикләренә кадәр пространствода таралган булган. Аннан тыш, татарлар күпләп Мәскәүдә, Петербургта, Уфада, Оренбургта, Самарада, Әстерханда, башка шәһәрләрдә дә яшәгәннәр.
- Хәзерге Россиянең бар территориясендә дә зур татар җәмгыятьләре булган. Аларда, үз исәпләренә мәктәпләр, китапхәнәләр, мәдәни-мәгрифәт һәм хәйрия оешмалары тотучы, кыскача, татар тормышының бар сферасын дә колачлап алучы, абруйлы, йогынтылы кешеләр булган. Чынбарлыкта татарларның, сәләмәтлек саклау, эшкә урнаштыру, ялны оештыру, укыту, мәгърифәт проблемаларын дәүләт катнашыннан башка хәл итәргә мөмкинлек бирә торган үз бюджетлары булган.
Татарларда уку-яза белмәү гомумән булмаган диярлек. Барысы да, шул исәптән хатын-кызлар да, уку системасына җәлеп ителгәннәр, нигездә инде, дини укытуга ... Татарларның менталитеты һәм дөньяга карашы ислам әхлакый-мораль нормалары белән тыгыз бәйләнгән булган. Билгеле булганча, һәр мөселман, мохтаҗларга ярдәмгә үз керемнәренең, зәкят дип аталучы билгеге бер өлешен бирергә тиеш булган.
19 гасыр азагында, 20 гасыр башында бар Россия империясе буенча, мәҗбүри шул салым һәм башка иганәләрдән татар җәмәгатьчелеге фондлары төзелгән. Мәсәлән, 1898 елны Казанда ярлы мөселманнарга иганәләр фонды булдырылган. Бу фондның башында бай татарлар торган. Алар фонд исәбенә Картлар йорты, ир-ат һәм хатын-кыз рус-татар көллиятләре, мөселманнарга бала табу-ярдәмче учреждениесе, түләүсез тыйб кәсәлханәне тотканнар. Бу кәсәлханәдә шәһәрнең иң яхшы табиблары, бар мөрәҗәгать итүчеләргә дә, аларның дине, милләтенә карамыйча, тыйб ярдәме күрсәткәннәр.
Андый мисалларны мин Россия территориясе буенча мин йөздән артык китерә алам. Татарларның, мәсәлән, сәләтле укучыларны чит илгә укытырга җибәрү фондлары булган. Бу фондлар акчалары, шул исәптән, ярлы гаиләләргә мәрхүмнәрен җирләүне оештырырга ярдәм итәр өчен, мөселман йолаларын башкару өчен дә тотынылган. Авылдан шәһәргә күчеп килүчеләр арасындагы хәерчелек белән көрәш программасы төзелгән, ә алар, ул күчеп килүчеләр, кайвакыт, яшәү өчен акчалары булмыйча, хәерчелеккә, эчкечелеккә сабышканнар, авырганнар ... Фондлар аларның авылга кире кайтуларын финанслаганнар, аларга күтәрелеп китү дип аталучы акчалар биргәннәр. Соңгы вакытларда аналогы булмаган, бар урында да гамәлдә булган, менә шундый социаль программа булган татарларда …
Бер мисал китерәм, - дип өстәде тарихчы. – 19 гасырның икенче яртысында, бай Юнысовлар гаиләсе үз эшчәнлекләренең бик сизелерлек эзләрен калдырганнар. Алар мәчет һәм соңыннан Юнысовларныкы дип аталган мәйдан төзегәннәр. Алар Россия мөселманнары тарихында беренче тапкыр ятимнәр йорты оештырганнар, бу йорт өчен здание, 14 сәүдә кибете сатып алганнар. Сәүдә кибетләренең табышы тулысынча, укытучыларның, тәрбиячеләрнең, хезмәт күрсәтүче башка вазыйфалы кешеләрнең хезмәт хакына, ятимнәр йортының башка хаҗәтләренә тотынылган.
Ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләрнең үз кием формасы булган, уку, яшәү өчен кирәкле бар әйберләре дә. Игътибарга иң лаегы шул, тәрбияләнүчеләргә, бәлигъ булгач, эшкә урнашырга ярдәм иткәннәр. Ятимнәр йорты 1844 елдан 1918 елга кадәр бары тик шул гаилә акчаларына гына яшәп килгән ... Яңа технологияләр кертү, чит ил базарларына чыгу, шифахәнәләр, мәктәпләр, ятимнәр йортлары, төрле өлкәләрдә хәйрия фондлары төзү турындагы архив фактлары артында, бар Россия буенча таралган йөзләрчә татар фамилияләре торганын миңа ачыкларга туры килде, дип мин сезгә әйтә алам.
Мондый эшчәнлекләрнең уңышлары, - минем исәпләвемчә, - Идел Булгариясе, Алтын Урда, Казан ханлыгы кебек татар дәүләре традицияләре булган эшлеклелек, сәүдә, мәгариф традицияләрендә генә дә түгел. Бу эшчәнлекнең уңышлары, минем карашка, татар халкының үзенең бердәмлеген тоюда да, һәм дә иң мөһиме, милләтнең, исламның рухи нигезләрен тәрәккый, һәм хәтта социалистик дип тә әйтерлек аңлауга корылган әхлакый-мораль нигезләрендә дә. Шуңа да, шул эпохада ук татарлар арасында исламны реформаторларча аңлау туган да ...
Совет хакимиятенең 70 елы, ата-бабаларының телләрен дә, мәдәниятләрен дә белми торган, глобальләшкән татар катламын барлыкка китерде. Бу – халыкка колоссаль зыян салды. Шулай да, татар дәүләтләренең юк ителүенә дә, дәүләт төзелешләре үзгәртелүгә дә, милли идентиклыкны югалтуга да карамастан, - без барыбер үзебезнең иң яхшы традицияләребезне саклап алып калдык ...
Мин ышанам, барыбер барысы да үз урынына кайтыр, генетиканы да, традицияләрне дә беркем дә гамәлдән чыгармаган әле ...
***
Россия дәүләте тарихында Урта гасырлар татар империясе – Алтын Урда, ә анда бердәм сөйләшү теле - татар теле булган, совет идеологлары тарафыннан ниндидер логикалы һәм органикалы әйбер түгел итеп каралды, шуңа да, евразиянең бөек бу державасын өйрәнүгә Сталин вакытларыннан ук табу салынган иде. (Р.С. Хакимов).
Күп сәүдә шәһәрләре булган югары оештырылган Алтын Урда дәүләтенең тарихи мирасын өйрәнергә бары тик 90-чы еллар урталарында гына мөмкинлек туды, - диде Татарстан фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих Институтының М.А.Усманов исемендәге Алтын Урданы өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалимов. Ә моңарчы, бу тема телгә алынмаска тырышыла иде, телгә алынган очракта да, идеологик сәбәпләр буенча, бозылып телгә алына иде ...
И. Миргалиев:: Татарстан фәннәр Академиясенең исемендәге тарих Институтының Алтын Урда тарихын өйрәнү Узәге җитәкчесе |
Безнең тикшерүләрнең позициясе: Россия дәүләте үзенең дәүләт, хәрби төзелешенең күп кенә билгеләре буенча, - 300 еллык (13 гасырдан 16 гасырга кадәр) Алтын Урда дәүләтенең - хокукый дәвамчысы. Без бу дәвамчылык буенча, җитди материал, шул исәптән археологик материал да, туплый алдык. |
Бу дәвамчылыкның кызыклы бер аспекты: Россия югары катлам кешеләренең күп өлеше – татар чыгышлы булулары. Ул эпохада, күп кенә сәбәпләр буенча, Алтын Урда аксөякләре Мәскәү дәүләтенең югары катлам кешеләре булып киткәннәр. Бу – документларда теркәлеп калган. Рус дворяннары арасында Алтын Урда дәүләтеннән чыккан күп сандагы билгеле татар нәселләре вәкилләре булуы, ә аларның кайберләренең чыгышы Чыңгызханга да барып тоташкан, - киң билгеле.
Татар тарихында, Алтын Урдадан тыш, башка дәүләтләр дә булган: Төрки каганлыклар, Идел Булгариясе, Казан, Кырым ханлыклары. Әмма без, татарлар, ул заманның алдынгы, зур үсешкә ирешкән, шәүкәтле державаларыбыз булган вакытта, безгә югарыдан бирелгән үз шансыбыздан файдалана алмый калганбыз, үз дәүләтчелегебезне үстерүне дәвам итә алмаганбыз ...
Нигездә Алтын Урда эпохасында урнашкан башка диннәргә карата түземле караш традициясе, татарлар белән ярышучы рус халкына рухи ныгырга мөмкинлек биргән. Руслар, Алтын урда эчендә татар аксөкләренең үзара ызгышларынннан файдаланып, тарих барышын үз файдаларына борганнар ...
Алтын Урда вакытында татарлар белән русларның саны тигез, 7 – 8 миллион булган, бәлки, татарлар күбрәк тә булгандыр әле. Ә хәзер татарлар, бар дөньяга 7 миллион, Россиядә – 5 миллион. Әгәр дә татарларның ул эпохада һәм хәзерге саннарын чагыштырып карасак, татарларның демографик югалтулары күзгә бәреп тора ...
Әмма, этнографларның исәпләве буенча, дөньяда 25 миллион татар халкы вәкиле бар. Моның шулай булуы да мөмкин, күп татарларның башка милләт вәкилләре булып саналганнарын исәпкә алганда ... Миңа шундый хәл белән Саратов ягында очрашырга туры килгән иде. Анда исем-фамилияләре татарча булмаган, шулай ук татарча да белмәгән кешеләрне очратырга туры килде.
Аннан соң, минем гаҗәпләнүемә каршы, шул ачыкланды, алар үзләрен татар дип исәпли булып чыктылар ... Шуңа да, мин ышанам, татар рухы киң масштабларда яңадан күтәрелеп, ныгып алса, бу кешеләр үзләрен татар дип атый башлаячаклар һәм татар дөньясына тартылачаклар да. Минемчә, андыйлар аз түгел ...
Татарлардагы күтәрелеш процессын хәзер дә күрергә була. Татарларның иң яхшы традицияләренә кире кайтуында да бу нык сизелә. Казанда бүген эшләп торучы 52 мәчет бар. Мөселманнар өчен изге көн булган җомгада аларның берәрсенә барып карагыз, анда килүчеләрнең күбесе – яшьләр ... Әгәр кем дә булса, монда ислам радикализмы күрә икән, - ул кеше нык кына ялгыша.
Татарларда исламга, мәсәлән Әфганстандагы кебек, караш юк. Татарлар бу дингә, эволюцион процесслар белән бәйле рәвештә, реформаторларча, һәм, шиксез, югары әхлак күзлегеннән карыйлар. Шуңа да, татарларның дөньяга карашы халыкларны үзара ераклаштыруга түгел, ә берләштерүгә юнәлтелгән дә ...
Шуңа да, татар халкының күтәрелеше турында мин сөйләгәнннән милләтчелек эзләүчелер булса, - юкка тырышалар. Рус һәм татар халыкларының язмышы бергә бәйләнгән, без рус халкы белән бергә. Тик бу берлек безнең кыйммәтләрне исәпкә алган күптөрлелектә булырга тиеш!
Да, многие татары ассимилировались в силу колониальной политики российского государства. Да, во время переписи населения некогда единый татарский народ пытались, да и до сих пор пытаются разобщить, разделяя татар на крымских, сибирских, астраханских, кряшен и др. (в официальной российской науке имеется более 100 названий татарам).
Әйе, рус халкы өстенлек итә. Ләкин бу - без руслар белән туганлыктан баш тартырга телибез дигән сүз түгел, шул ук вакытта, үзебезнең тарихыбыздан, телебездән, милли рухыбыздан, традицияләребездән, динебездән дә ниһаять. Безнең өчен үзебезнең бай мирасыбыз, йолаларыбыз кадерле, мәсәлән без, үзебезнең ата-бабаларыбызга, туганнарыбызга, әти-әниләребезгә зур хөрмәт белән карыйбыз.
Минем уемча, без үзебезнең бу традицияләребез белән безнең белән янәшә яшәгән рус халкын да баетабыз. Ә алар, кстати, безнең тарих, мәдәният, йолалар һәм телебез белән ныклап кызыксына да башладылар. Моңа яңа гына булган бер мисал да китерәм. Күптән түгел генә Казанда татар телен өйрәнү буенча курслар ачылды, ә язылучылар арасында төп масса – руслар! Бу чынлап та шатландыра.
Безнең халык Россия дәүләте төзелүгә күп, иң яхшы көчләрен салган. Аның өчен без үзебезгә ниндидер аерым бер мөнәсәбәт булуын таләп итмибез, ләкин, элекке һәм хәзерге вакытта моның шулай булуын, татарларның Россия дәүләтен төзүгә зур өлеш керткән булуларын тануга лаекбыз, - диде Илнур Миргалимов.
Инера Сафаргалиева
Әлфир Гафуров тәрҗемәсе.