Телләрне алыштыру

 

(Франциянең иң танылган татары)

 

Колумб Американы ачкан кебек Гарун Тазиев французча сөйләшүче киң халыклар даирәсенә вулканнарның табигатен ачкан. Гарун Тазиев (1914-1998 еллар) – үз эзләнүләрен даһи танытучы зур галим. Аның җитәкчелегендә һәм катнашуында 1940 еллар ахырыннан 1992 елларга кадәр Франция телевидениесендә һәрдаим тапшырылган фәнни танылган фильмнарның зур циклы булдырылган. Әлеге фильмнар шулхәтле кызыклы, таныткыч булганлыктан берничә дистә еллар дәвамында җир турындагы фән (геология, вулканология hәм тектоника) зур телеаудиторияның яраткан фәнни темаларының берсе булып саналган. «Иблис белән күрешү» исемле фильмы телевизорлар каршына, Франциянең генә түгел, ә дөньяның күп илләрендә яшәүче, миллионлаган тамашачыны җыя торган булган.

 

Гарун Тазиев башта ук вулканолог булмый. Ул галим юлын инженер-агроном буларак башлый, аннан геолог һәм тауларны өйрәнүче инженер булып хезмәт итә. Нәтиҗәдә, кыр тикшеренүләренең өлгесен вулканологиягә күчереп әлеге фәндә чын яңарыш ясый. Гарун Тазиев кайнап торган вулкан авызында эзләнүләр алып бару дөреслекне ачарга омтылган һәр вулканологның турыдан-туры вазыйфасы дип исәпләгән. Чөнки аңа кадәр ул монстрларны билгеле бер ераклыкта гына өйрәнгәннәр.

Тазиевның җир йөзендәге дистәләгән актив вулканнарга, шул исәптән Көньяк Африкадагы Афар тирән сөзәк чокырына (анда ике лава күле булган иң эре вулканнарның берсе урнашкан) экспедициясе мондый эзләнүләрдә махсус белгечләрнең катнашуы кирәклеген күрсәткән. Кырык ел дәверендә Тазиев төрле галимнәр төркеме белән эшләп «тектоник плитәләр» теориясен нигезләгән. Вулканнарның күп кенә физик, химик элементлары, лава күлләренең даимилеге, су асты вулкан атышларының хәрәкәте һәм башка бик күп ачышлары аның табигый халәкәтләрне кисәтү сәясәтенә нигез салган...

 

 

Фотосурәтләрдә Гарун Тазиев экспедициясе төрле фән өлкәсе галим-белгечләре белән.

 

Экспедиция материалларыннан Гарун Тазиев 48 кыска һәм тулы метражлы фильм ясаган, 34 китап, төрле фәнни мәкаләләр, монографиялар язган. «Ут эчендәге кратер», «Вулканнар», «Иблис белән күрешү», «Күкерт исе», «Җир калтыраганда», «Су һәм ялкын» кебек танылган фәнни китаплары рус теленә тәрҗемә ителгән.

Тазиевның актив вулканнар куенында алып барган мавыктыргач аңлатмары тәэсирендә укучы һәм тамашачыларда җирнең бөек серендә катнашу хисе бырлыкка килгән. Тазиевның вулканнар эшчәнлеге җирнең кыяфәтен үзгәртүче геологик күренеш, вулкан газларының океаннар барлыкка килүдәге гадәттән тыш әһәмияте, аларның атмосферадагы, җирдәге һәм су астындагы яшәешкә тәэсире һәм эволюциясе турындагы ышанычлы фәнни мәгълүматләре бик күпләр өчен бүгенге көн вулканологиясен чын яңалыкка әверелдерде. Элегрәк бу фән Франциядә онытылган булса, Бельгиядә бөтенләй билгеле булмаган.

Тазиевның һәрвакыт үз гражданлык позициясе була (карашы). Башта ул Бельгиядә гитлер басып алуларына каршы хәрәкәттә яшерен эш алып баручы, шартлатучы. Соңыннан – Франсуа Миттеран хөкүмәтендә табигать халәкәтләрен кисәтү буенча җаваплы дәүләт сәркатибе була. Өстәвенә, ул әле яхшы спортчы: альпинист, спелеолог, регби һәм футбол остасы буларак та билгеле.

Гарун Тазиевның улы — Фредерик Лавашри – бастырылачак китабында әтисен 1936 елда Берлинда узачак җәйге Олимпия уеннарында Бельгия университеты исеменнән катнашырга чакырылганлыгын хәбәр итә. Ләкин ул үзенең һәм, шул исәптән, коммунистик фикерле әнисенең сәяси карашлары аркасында бу чакырудан баш тарта. Ничек инде Гитлер иленә барасың!

 

          


 

Фотода Гарун Тазиевның улы Фредерик Лавашри әлеге мәкалә һәм сайтның (http://www.caravanarba.org) авторы Инера Сәфәргалиева белән.

 

Әмма мәшһүрлек өчен актив гражданлык позициясен тоту, зур галим, язучы, документаль кино остасы һәм талантлы спортчы булу гына җитмидер кебек. Французларның аерым хөрмәт-яратуларын казану өчен харизматик, үзенчәлекле кеше булу да кирәк булгандыр.

Гарун Тазиевның данын Франциядәге бары бер-ике галим белән генә чагыштырып булыр иде. Алар: танылган галим, океанолог Жак-Ив Кусто һәм фәкыйрьләр өчен «Эммаюс» фондын булдырган аббат Пьер. Бер чорда яшәгән һәм эшләгән әлеге өч шәхес күп еллар дәверендә Франциянең мәшһүр кешеләре (илле кешедән торган исемлек) исемлегеннән төшми. Аларның икесе: Жак-Ив Кусто һәм аббат Пьер – төп французлар. Ә менә Гарун Тазиевның чыгышы рәсәйгә, төгәлрәге татар князьләре нәселенә барып тоташа. Менә шуның хакында да бераз язасы килгән иде.

Гарун Тазиев 1914 елның 11 маенда Польшада Рәсәй империясеннән (ул вакытта Польшаның бер өлеше аның составында була) чыгышлы гаиләдә туа. 1921 елда Тазиев әнисе белән Бельгиягә күчеп китә. Ул анда югары белем һәм 1936 елда бельгияле гражданлыгын ала. 1953 елда Франциядә урнашып 1971 елда француз гражданлыгына ия була.

Ташкентта яшәгән ике туганының балалары Нелли, Камил Таҗиевлар һәм вулканологның улының дәлилләнгән мәгълүматларын караганда, Гарун Тазиевның әтисе, 1885 елда Ташкентта туган, Сабир Тазиев. Кызганычка каршы, аның турында һәм туган урыны хакында Википедиядә дөрес мәгълүмат урнаштырылмаган. Шунлыктан әлеге язмамда якыннары тарафыннан дәлилләнгән мәгълүматларга сылтану бик мөһим дип исәплим.

 

       Беренче фотаоа вулканологның әтисе Сабир Тазиев (шахмат уйный). Сабир Тазиевның фотосын Сәмаркандта яшәүче ике туган абыйсы Махмуд Таджиев әлеге конвертка салып җибәргән. 1902 елгы сурәттә Сабир Тазиев туганнары әйләнәсендә, ятып торган халәттә (сулдан уңга).

 

Вулканологның Ташкентта яшәүче туганнары хәбәр итүенчә, Сабир Тазиев чыгышы белән борынгы татар Дашкиннар нәселеннән (нәсел җебе 400 елдан артыкка сузылган). Элек дворяннар үзләренә беркетелгән җирләр хисабына патша хезмәтен үтәргә тиеш булганнар. Шул хезмәттән качу максатыннан Сәйфетдин һәм Шәмсетдин Дашкиннар Пенза өлкәсенең Краснослободск өязенең Дашки авылыннан Урта Азияга күчеп киләләр.

Интернет форумда Дашкиннар нәселе исемлегендә әлегә бер абыйларының – Шәмсетдиннең генә исеме бар. Нелли һәм Камил истәлекләренә караганда аларның әтисенә Шәмсетдин Дашкин белән уртак нәселдән түгелме дигән сораулар белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Аларның әтисе Сәйфетдин Дашкинның оныгының улы, Ташкен шәһәренең Политехник институты профессоры булган. Ул хәтта үзеләренең нәсел шаҗәрәсен дә төзегән. Ләкин ул катлаулы чорларларда үзеңнең кенәзь нәселеннән икәнеңне яшерергә кирәк булган. Һәм шунлыктан әлеге шаҗәрәне дәлилләүче документлар да сакланмаган.

Таҗиев тарафыннан төзелгән нәсел шаҗәрәсенән күренгәнчә Сәйфетдин Дашкинның (туган елы 1800) Таджедин бен Сәйфетдин Сәйфетдинов (1828(36)-1898 еллар) исемле улы туа. Үз чиратында аның Газизә белән (1846-1904 елларда яшәгән Казан губерниясы Шиншар авылыннан Кәрим кызы) никахыннан туган уллары Сабир исемле була. Нәтиҗәдә Сабир үзенә фамилия итеп әтисенең исемен ала.

Танылган вулканолог Гарун Тазиев, Сәйфетдин Дашкинның оныгы, үзенең килеп чыгышы белән татар князе нәселеннән икәнен белгән һәм онытмаган. Гомеренең соңгы елларында ул әтисенең туган ягын, Сәмарканд һәм Сәмарканд өлкәсендә яшәгән туганнарын күрү теләге белән Үзбәкстанга килә. Шул сәфәреннән соң ул күп серияле “Сәмаркандка кайту” фильмын төшерә.

Сабир Тазиевның хатыны Зенита Клуптның да әтисе яклап татар тамырларына ия булуы ихтимал. Беренчедән, аның әтисенең исеме Ильяс(бу Бельгия документларында дәлилләнгән). Гарун Тазиев улының мәгълүматларына караганда, Ильясның апасы Лола, ә Зенитаның сеңлесе Асия исемле булганнар. Бу исемнәр шул чордагы гадәти татар исемнәре. Зенита документларының берсендә әтисенең Польшада туганлыгы турында әйтелә. Алтын Урданың күчмә татарлары Польшада XIV гасырлар ахырында төпләнә башлаганлыгы да билгеле...

 

Икенчедән, әдәбиятчы Зинаида Шаховская үзенең “Набоковны эзләгәндә” мәкаләсендә болай дип яза: “...шигырьләрнең тәрҗемәсе өстендә Роберт Вивье һәм аның хатыныннан башка (рус татары, танылган вулканолог Гарун Тазиевның әнисе) бельгия шагыйрьләре һәм ике рус В. һәм мин тырыштык”. Әлеге өзектән Гарун Тазиевның әнисе икенче иргә кияүгә чыкканлыгы аңлашыла. Бу, әлбәттә, ире – табиб Сабир Тазиевның 1914 елгы сугышта вафатыннан соң була.

Сабир үзенең яңа туган улын күрә алмагандыр, мөгаен, чөнки улы тугач дүрт айдан соң ул һәлак була. Түбәндәге сурәтләрдә вулканологның әнисе Зенита үзенең бердәнбер улы һәм беренче ире белән төшкән сурәтләр. Фотоларның төрле чорда ясалганлыгын киемнәренә, вулканологның әнисенең чәч прическаларына карап әйтергә мөмкин.

 

 

Әлеге бельгия документында вулканологның әнисенең әтисе "Ильяс" исемле булган дип күрсәтелә.

Вулканологның әти-әнисе исеменнән имзаланып Брюссельдән Кокандка (Ферганә өлкәсе) җибәрелгән открытка. Гарун Тазиевның әнисе әлеге открыткада "Женита Биби Зәйнәб" дип күрсәтелгән.

 Фотосурәтләрдә (сулдан уңга): Гарун Тазиевның әти-әнисе – Зенита Клупт һәм Сабир Тазиев (улы туганчы төшкән сурәте), калганнарында – Зенита Клупт улы Гарун Тазиев белән.

 

Вулканологның Ташкенттагы туганнары үзләренең нәселендә булган күңелсез хәл турында хәбәр иттеләр. Сабирның үлеме хакында гәҗит битләреннән укып белгәннән соң олы абыйсы Гәрәй Тазиев (1865 елда туган) (өстәрәк кара, гаилә фотосында өстәге рәттә сулдан уңга өченче басып тора ) Бакуда үз-үзен атып үтерә...

Мәкаләдә китерелгән фотосурәтләр, документаль материаллар киң җәмәгатьчелеккә моңа кадәр билгеле булмаган дөреслекне ача. Төгәлрәк әйткәндә, вулканология фәненең үсеше һәм танылуына зур өлешен керткән франко-бельгияле галим Гарун Тазиевның килеп чыгышы татар нәселеннән икәнлеген ачыклый. Һәм шуның белән без татар халкының талантлы вәкилләре, үзләренең хезмәтләре белән, башка халыкларның мәдәниятләрен баетуын күреп тагын бер кат сокланабыз...

Фредерик Лавашри фикеренчә, аның әтисе вулкан бомбалары яңгыры һәм вулкан газлары атмосферасында яшәу белән үлем чигендә бик зур ачышлар ясаган. Бүгенге көндә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән, һәрдаим янып торган, Этна вулканы – аның лабораторияләренең берсе булган. Фредерик Лавашри әтисенең фәнни мирасы әле өйрәнелеп бетмәгән һәм тагын бер кат дөньяви танылуга лаек дип исәпли.

Ә Франциядә яшәүче татарларга бер тәҗрибә ясап карарга тәкъдим итәм. Әгәр бу илдә сезнең чыгышыгыз белән берәрсе кызыксынса, сез аларга Гарун Тазиев белән бер милләттән икәнегезне әйтегез. Һәм сез бу исемнең бик күпләргә, бик күпләргә билгеле икәнен ачыкларсыз. Ким дигәндә инде илле яше тулганнарга.

 

Инера Сәфәргалиева,

Ләйсән Карамова тәрҗемәсе.

© 2024 caravanarba.org. Барлык хокуклар да якланган.
Joomla! - GNU General Public License. лицензиясе буенча таратыла торган ирекле программа