Телләрне алыштыру

Фуат Әшрәф улы Ганиев —күпьеллык гыйльми хезмәте белән татар телен өйрәнү һәм саклауга зур өлеш кертүче тюркология, тел белеме буенча күренекле галим. “Рус-татар”, “Татар-рус”, “Төрек-татар” һәм башка сүзлекләрнең, шул исәптән бертомлык һәм өчтомлык итеп нәшер ителгән “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” нең дә, соавторы, төзүчесе һәм баш редакторы. Унбиш монография авторы. Ул иң беренче тапкыр татар һәм башка төрки телләрнең аналитик системага каравын исбат итүче белгеч. Фуат Әшрәф улы, үзенең бу хезмәтләрендә тел гыйльмендә элек өстенлек иткән күп кенә ялгыш карашлардан арынырга ярдәм иткән генә түгел, ә бу телләрнең бик зур лексик һәм сүзьясалу потенциалына ия икәнен дә дәлилләгән

© 2024 caravanarba.org. Барлык хокуклар да якланган.
Joomla! - GNU General Public License. лицензиясе буенча таратыла торган ирекле программа