Принтерга

 

 

Рух әверелешләре. Төрки-татар цивилизациясе мәсьәләләре буенча.

                            (дәвамы)              “Кәһәр суккан” сораулар бүлегеннән.

... Без үткән тарихны бик гади итеп кенә аңларга тырышабыз. Еш кына: “Татарлар – булгарлармы ул, әллә монголлармы?” дип сорыйлар.

Юк, алар татарлар, - тик мондый җавап берни дә аңлатмый кебек, гәрчә башка җаваплар да, мәсьәләгә артык аныклык өстәмәсә дә. “Татарлар” этнонимы үз тормышы белән яшәгән, ә халык төрки һәм төрки булмаган мәдәнияттнең күп өлешләрен үзенә сеңдереп барган. Һуннар – төркиләр – булгарлар – татар-монголлар – хәзерге татарлар этногенезы менә шундый.

Татар этногенезында куәтле ике агым: һун-төрки һәм төрки-татар агымнары бергә килеп кушылган. II гасырда Европага килеп чыккан һун-төрки дулкыны үзеннән соң Иделдә һәм Дунайда болгар дәүләтчелеге төзеп калдырган, ә төрки-татар дулкыны, күпсанлы төрки кабиләләрне үзгәртеп, яңа төрки-татар халкын барлыкка китереп, болгар һәм кыпчак мохитына салынган.

Рух үсешеннән дә мөһимрәк ни бар соң?

Ә халыкның рухи үсеше, аның физик яшәве белән дә, этноним язмышы боргаланышлары белән дә, - һәрчакта да, туры килеп бетми. Татар рухының сүнеп бару сәбәпләрен табу – күпкә мөһимрәк. Ни өчен Явыз Иван белән бергә Шаһгали җитәкчелегендә татарлар да, Казанны яулап алыр өчен катнашканнар соң?

Һәм шуннан соң бит инде татарлар Россиядә эреп югала башлаганнар.

Татарның милли рухы, бәлки, яңадан калкып чыгар әле?

Үз заманында, сугышлар белән Алтай аркылы Иделгә килеп чыккан хуннулар, башта көчсез кабиләләр булганнар, 200 елдан соң алар тарихтан юкка чыкканнар. Ә аннан соң, угырлар белән бергә кушылып, Европаны тетрәткән дәһшәтле һуннарга әйләнгәннәр. Аларның милли рухлары яңадан күтәрелеп чыккан. Татар рухы, бәлки, тулысынча русларга күчкәндер. Рус дәүләте генә түгел, рус мәдәнияте дә, Мәскәүгә хезмәткә күчкән татарлар көче белән барлыкка килгән бит.

Татарлар дөньяны яулап алырга теләгәннәр, тик үзләре яуланып калганнар. Алар Чыңгызхан идеясен Мәскәүгә мирас итеп калдырганнар. Ә Мәскәү, Византия-православ динен тарату һәм үз дәүләт чикләрен киңәйтү идеяләрен бергә кушкан, һәм шул нигездә, рус идеясе барлыкка килгән. Башта бу идея – “Мәскәү - өченче Рим” булып яңгыраган, аннан соң “Мәскәү – Коммунистик Бәйнәлмилләл башкаласы”-на әйләнгән. Ә алда тагын нәрсә? ...

...Россия тарих чатында торып калды. Ул империя традицияләреннән дә арына алмый, шул ук вакытта, демократик дәүләт булып китә дә алмый ... Дәүләт шагрен күне кебек кысылырга тиеш. Башта Польша һәм Финляндия аерылып чыкты. СССР таркалу белән, “Олуг Россия” дә таркалды. Хәзер Украина да чыгып китте, аның белән Кырым һәм Кара диңгез дә.

Көньяк - Оренбург далаларына якынайды, Яңа барлыкка килгән берничә дәүләт белән Балтика да ябылды. Россия Петрга кадәрге чикләренә кадәр тараеп калды. Россиядә руслар татарлар белән тагын йөзгә-йөз торып калдылар, көн тәртибенә тагын “Казан мәсьәләсе” килеп басты.

XVI гасырдан башлап, Россия иделогиясе “Казан мәсьәләсе”н хәл итүгә, нигездә көч кулланып хәл итүгә, корылган. В. Цымбурский: “Мәскәү патшалыгы барлыкка килгән вакытта, аның төп өлеше булып “Казан мәсьәләсе”н хәл итү, ягъни, хәвефле, илнең әһәмиятле үзәкләренә кадәр янарга сәләтле, көнчыгышта каршы торучы соңгы төп дәүләтне юкка чыгару; һәм дә, аннан соң, көнчыгыштагы чиксез булып күренүче җир киңлекләренә: дала, тайга, тундра, океаннарга русларның килеп чыгуы булган, - дип яза (Иное. Россия как субъект. - М., 1995, 212 бит).

Россия тарихында һәм сәясәтендә Казан белән Мәскәү мөнәсәбәтләре аерым бер әһәмияткә, билгеле бер мәгънәдә, символик әһәмияткә дә, ия булганнар. Россияне Киевтан башка күз алдына китерергә була, ә Казаннан башка күз алдына китереп булмый. Мондый фикер бары тик беренче карашка гына парадоксаль тоелырга мөмкин.

Киев, рәсми идеология буенча, Россия дәүләтчелеге башланган шәһәр булып исәпләнә, ә ул хәзер – чит илдә торып калды. Әгәр дә Киев – “рус шәһәрләре анасы”, чит ил башкаласына әйләнгән икән, хәзерге заман Россиясесенең тамырлары ни кадәр дәрәҗәдә Киев Русеннән эзләргә соң? Бу - Россия дигән ил тарихын рәсми аңлатуның ялгыш булуын аңлатмыймы?

Әгәр, шулай да, хәзерге Россиянең башланып китүе Киев Русендә икән, ул вакытта Украинадан башка гына булган Россия дәүләте феноменын ничек аңлатырга? Аның, ул очракта, В.О.Ключевский терминологиясен кулланганда, “дәүләтнең табигый чикләрен билгеләүче” генетик тамырлары кайда? Әгәр дә аның тарихи җирләре үзләрен яңа милләт дип игълан итеп, бик җиңел яңа дәүләтләр барлыкка китерәләр икән, бу дәүләт тагын да тараймасмы соң? Әгәр дә Киев Россия түгел икән, Казан үзе турында шуны ук әйтергә тагын да күбрәк хокуклы ...

...Бүгенге көндә Россиянең барлыкка килүен Киевтан башка аңлатуы кыен, тарихның күп урыннарын яңадан язарга туры киләчәк. Күпләргә илнең яңа чикләрендә яңа стратегиясен эзләүгә караганда, Украина һәм Белоруссия белән яңадан берләшү җиңелгәрәк төшәчәк кебек тоела.

Россиянең башка халыклары еш кына русларга караганда борынгырак тарихка ияләр. Хәзер һәрбер халык үз тарихын үзе яза. Ә бу ил тарихын каян башлап язарга? Төрки, Хәзәр, Авар каганатларыннанмы, “Дәште-кыпчак”танмы (кыпчак далалары), Булгар патшалыгыннанмы һәм башка халыклар тормышыннанмы, шуның нәтиҗәсендә, Россияне күпмилләтле дәүләт дип таныргамы?

Әллә, рус булмаган халыклар тормышын язудан баш тартып, Россия тарихын бары тик рус халкы тарихы итеп кенә аңлатыргамы?! Бу - гыйльми сорау булуга караганда, күбрәк сәяси сорау. Бу сорау җәмгыятьнең чын асылына кагыла, аның үзатамасы белән бәйле. Чынлап та, Россия язмышы өчен кем җаваплы соң? Руслармы? Аның күпмилләтле халкымы? Бар җирләрнең дә җыелмасымы? Әгәр дә дәреслекләр татар тарихын дөрес яктыртмасалар, шуның аркасында татарлар бу ил кыйммәтләре системасына керми калачаклар.

Мәскәү һәм Казан мөнәсәбәтләре бу ил өчен төп әһәмияткә ия мөнәсәбәтләр булуы икәнлеге хәзергә кадәр сакланып калган. Бу күчәр нык булган вакытта, бу илнең киләчәктә билгеләп була торган перспективасы бар. Әгәр дә бу күчәр йомшара икән, үзәктән китүче көчләр барлыкка киләчәк. Әлбәттә, Россия белән Татарстан, сәяси яктан караганда, бөтенләй тиңдәш күренешләр түгел. Россия йөзләрчә еллар буена Европа һәм дөнья сәясәтендә әйдәп баручы роль уйнаган. Аның җитәкчеләре экраннардан төшмиләр, газеталар көн саен аның эчке һәм тышкы сәясәтен тикшереп мәкаләләр урнаштыралар, дистәләрчә халыкара үзәкләр, аның киләчәктә ни эшләячәген фаразларга тырышып, Россияне төрле яклап өйрәнәләр.

Ә Татарстан белән эшләр бөтенләй башкача тора. Күп кешеләр өчен ул тарих тирәнлегендә югалып калган. Европалылар аны ниндидер томанлы күзаллаулар, Чыңгызхан, “Тартария”нең кыргый чиксез киңлекләре, татар-монгол явы, эчтәге Азия өлкәләрендәге күчмәләр белән күз алдына китерәләр. Бары тик тар махсус белгечлелек өлкәсендә белемнәре булган тарихчылар һәм этнографлар, шул ук вакытта республикага килеп чыккан кайбер журналистлар гына, татарлар, Татарстан республикасы турында язып чыктылар, алары да Казан белән Мәскәү арасында мөнәсәбәтләр киеренкеләнгән вакытларда гына.

Россия галәмәт зур җир киңлекләренә ия, ә Татарстан – күп булмаган халыклы кечкенә генә республика. Рус мәдәнияте бар дөньяга билгеле, ә татар мәдәниятен хәтта Россиядә дә белеп бетермиләр. Чынлап та, Россия белән Татарстан төрле “авырлык үлчәмнәрендә”, аларны үзара чагыштыру да кыен. Күпләргә Россия кебек колосс белән кечкенә генә, 4 миллионннан да ким халык яшәгән, җитмәсә, катнаш халык яшәгән, өстәвенә, географик урнашуы буенча бу илнең эчендәге җирлек рәвешендә булган Татарстанның үзара җитди бәхәскә керүе көлке дә тоелырга мөмкин.

Әйе, нинди бәхәсләр монда тагын?! “Мәскәүдән Татарстан гел күренми. Күренми!” Аны губерниягә әйләндерергә дә, шуның белән вәссәлам! Ләкин җитди сәясәтчеләр Татарстанга башкачарак карый. Алар Тәүратта язылган Давыт һәм Голиаф турындагы риваятьне яхшы хәтерлиләр һәм ашыгыч нәтиҗәләр чыгарырга бер дә ашыкмыйлар.

Россия һәм Татарстан яңадан тарих чатында торып калдылар, алар тагын тарихи үсешнең төрле юнәлешләрен тәкъдим итәләр. Мөмкинлекләр тигез түгел, тик, бу заман чакыруы ...

Россия белән ни булыр, риваятьләрдәге уйдырма, сүзләрдә бөек Россия белән түгел, ә чын Россия белән? Һәм бу вакыйгаларда татарларның урыны кайда? Татарлар яңадан юклыктан чыктылар һәм сәяси көчкә әйләнделәр. Хәзер инде Россия язмышы өчен руслар гына түгел, татарлар да җаваплылык алырга тиешләр. Моңа кадәр мондый мәсьәлә тормый торган иде.

Үз мәдәниятебезне, телебезне торгызырга, үз хокукларыбыз өчен көрәшергә кирәк булды. Империячел ниятләргә каршы торырга, Татарстанны ныгытырга, хәер, аны бүгенге көндә дә ныгытырга кирәк инде, шул ук вакытта көн тәртибенә Россия дәүләтчелеге һәм татарлар язмышын бергә бәйләү мәсьәләсе дә килеп баса.

Әгәр дә Россия көчсезләнсә, татарларга да җиңел булмаячак. Бер Татарстан гына бар татарларның киләчәге өчен дә җавап бирә алмый, чөнки татарлар бар Россиягә сибелеп яши, һәм дә, ахыр чиктә, бәлки бу кемнәргәдер ошап та бетмәс, Россия җирләре - элеккеге Төрки каганаты, Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Себер ханлыклары, Олы һәи нугай урдасы җирләре. Кырым ханлыгы гына җитеп бетми.

Рус һәм татарларны күп нәрсәләр берләштерә. Тарих, антропология, психология. Лев Гумилев, руслар белән татарлар бердәм суперэтнос дип исбатлаган, тик аның фикеренчә, бу суперэтносның берсе православие, икенчесе – ислам юлы белән чыгып киткән. Шул ук вакытта, күп кенә аермалыклар да бар: дәүләтчелеккә, җәмгыятькә, гаиләгә, җиргә, хезмәткә мөнәсәбәт.

Рус кешеләре сөю һәм хакыйкатьне гаделлектән һәрчак өстенрәк күргәннәр. Канун буенча түгел, вөҗдан кушканча яшәү, Аллаһ патшалыгын һәм Киләчәк илен эзләү алар өчен хас булган. Татар традицияләре буенча, халык “тугры юл” эзләгән, ә бу, нигездә кануннарга, күрсәтмәләргә итәгать итү, һәм гадел яшәүне аңлаткан ... Дәүләттә авырлыклар килеп чыкса, алар моны хакимлек итүнең төрки каганатлар чорыннан ук килгән төп шарты булган шул гаделлектән, “тугры юлдан” тайпылу аркасында барлыкка килә дип исәпләгәннәр.

Төрки хакимиятнең шигаре Бодун – Эль – Тора булган. Хәзерге татар телендә ул Халык - Дәүләт (ил) – Канун булып яңгырый. Ә руслар күпчелектә дәүләтне бик яратып бетермиләр һәм хакимиятне хөрмәт итмиләр. Аларны баскан, кимсеткән, хокукларын кыскан Россия дәүләтен татарлар русларның үзләренә караганда күбрәк хөрмәт иткәннәр. Татарларга гыйсьянлык күренеше башта гомумән хас булмаган, ә Пугачев һәм башка ихтилалларда катнашу көчләп чукындыруга каршы чыгу белән бәйле булган.

Татарлар үз торакларын тәртиптә тотуга күбрәк игътибар бирәләр. Татарлар өчен күпсыешлы нигез сүзе, анда торган йорт, ихатаны аңлатып кына калмый, аннан күпкә зуррак мәгънәгә ия. Татарлар, алар бер үк шәһәрдә, бер үк урамда яшәсәләр дә, очрашкан вакытта иң беренче үзләренең әңгәмәдәшенең тумышының кайдан икәнен ачыклудан башлыйлар ... Алар үз чыгышларына, җирләренә, үз чишмә башларына бәйлелекне ныграк тоялар. Бу урнаштырылган ниндидер бер әхлак тәртипләре генә түгел, ә тулы бер философия.

Ә русларга мөсафирлык психологиясе хас, алар җиңел генә яшәү урыннарын алыштыралар, бик җиңел туган авыл-шәһәрләрен ташлап китәләр, яңа урыннарда да бик җиңел яшәп тә китәләр. Бу, мөгаен, җирләрнең чамасыз зур булуыннан, аларны үзләштерү кирәклеге зарурлыгыннан килеп чыккандыр.

Алдыбызга килеп баручы глобализация чоры күп кенә урнашып алган карашларны сындыра, гомумдөньяви кыйммәтләрне һәм психологияне алга сөрә. Дөньяны глобаль кабул итү һәм яшәү урыннарын алмаштыруга сәләтлек өстенлекле сыйфатка әверелеп бара. Һәркем өчен дә, американлымы ул, европалымы, кытайлымы, бар дөнья илләре дә хәзер үз сәләтләрен ачарга эшчәнлек даирәсе була ала. Алар хәзер урта гасырлар күчмәләре кебек, чөнки товар алмашу өчен базарлар гомумиләшкән, финанслар ирекле рәвештә күчеп йөриләр, билгеле бер җиргә бәйлелек юк, ә заманча аралашу чаралары дөньяның бар почмакларына да үтеп керергә мөмкинлек бирә.

Планета бердәмгә әйләнде. Глобальләшү фикер йөртүне үзгәртә, барыбызны да төрле илләр мәнфәгатьләре буенча яшәргә, төрле дөнья кисәкләрендәге булып үткән фаҗигаләр өчен кичерешергә, космонавтларның уңышлы очышлары өчен шатланырга, Марс һәм Айның өслекләренә дикькатләп карап торырга мәҗбүр итә. Сәясәтнең, икътисадның, мәдәниятнең зур үзгәрешләре бара.

Инде күптән мәңгелеккә үтеп киткән кебек тоелган күчмә халыклар мәдәнияте кабаттан кире әйләнеп кайта һәм яңадан Чынгызханның сүнмәс рухы, яулап алу рухы да, бу юлы англсаксларга күчеп, әйләнеп кире кайта.

Рус фикер ияләренең иң атаклыларыннан берсе, Николай Бердяев: Халыклар тормышында өстенлекле ике миф бар: башланып китү мифы һәм бу халыкның ахыры турындагы миф. Русларда икенче миф, эсхатологик миф өстенлек итә”, - дип яза (Н.Бердяев. Рус идеясе, М., 2002 ел, 41 бит). Ә татарларның башлану турында да, бетү турында да мифлары юк булып чыкты.

Татар тарихының башы турында төрле уйдырмалар уйлап чыгарганнар, аның өчен, яхшы дигән очракта, тар карашлы җирле-болгар чыгышлык турында өтек тәгълимат төзеп биргәннәр, начар дигән очракта, Алтын Урда һәм татар ханлыклары турында ялган язып, татарларны кыргыйлар итеп сурәтләгәннәр. Ә киләчәк турындагы миф халыкларның бергә кушылуы турындагы тәгълиматка кайтып калган, ә анда татарларга табигый рәвештә юкка чыгу тәкъдире әзерләнгән.

Тик меңнәрчә еллар буена сакланып калган милли рух эзсез югалырга берничек тә мөмкин түгел. Ул яңадан тууны көтә, ул яңа биеклекләр яулый, ул зур үзгәрешләргә әзерләнә. Ул кискен борылышлар көтеп җилкендерә. Яңа меңьеллык яңа батырлар таләп итә.

Татарлар заманның бу чакыруына ни дип җавап бирерләр?

Сораулар кую җитәр шаять, жаваплар эзли башларга вакыт.

 

Рафаэль Хәким (Р. С. Хәкимов),

Татарстан ФА-нең тарих институты директоры.

Әлфир Гафуров тәрҗемәсе.