Принтерга

Борынгы вакытта ук татарларның бабалары Шәрык белән Гареб арасында тарихи миссияләрен башкарганнар.

Татарстан фәннәр Академиясенең тарих Институты сайты материалларын караганда, миңа бу оешма җитәкчесе Хәкимов Рафаэль Сибгат улының кызыклы гына сүзләренә тап булдым: “Татарлар – үзләре турында дөреслеккә караганда легендалар һәм ачыктан-ачык ялган күбрәк билгеле булган күп булмаган халыкларның берсе”. Аның белән Казанда очрашкан вакытта мин аннан шул дөреслек турында сөйләвен үтендем. Версияләрнең берсе француз телендә дә китерелгән.

Материал Хәкимовның төзәтмәләреннән соң урнаштырылган. 

Р. С. Хакимов. Мин гади халыкка, француз халкына бигрәк тә, татарлар турында нәрсәләр билгеле икәнен белмим ...

 

Р. С. Хакимов:: Татарстан фәннәр Академиясенең     Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих Институты директоры

  Араларында иң билгелләреннән Папа Энцикликалары дип аталучылары (Папа күрсәтмәләре кебек әйберләр) булган урта гасыр европа чыганакларының татарлар турында ниләр язуы, гәрчә миңа билгеле булса да. Ләкин татарларга карата ул вакыттагы идеологик тәре походы тулысынча тормышка ашырылган дип исәпләмим.

Ул вакытларда күп европа тарихчылары аңлавынча, татарлар тәмуг символы булганнар. Алар трактовкасында татарлар Европаны яулап алырга омтылган кыргый урдалар итеп күрсәтелгәннәр ... Бүгенге көн әдәбиятендә бу - “Кара легенда” дип аталып йөртелә.

Татарларның кемнәр булуын ачыклаудан башлыйк. Татарлар – күп кенә компонентлардан торган төрки халыкларның берсе. Көнбатыш һуннар борынгы төрки-татар этносы компонентының берсе булганнар. Һуннар (хуннар, сюнну) б.э.к. III гасырда Кытай хроникаларында телгә алына башлыйлар. Һуннар турында күп бәхәсләшергә була, алар төрки кабиләләрме, төрки түгелләрме, алар кабиләләр союзы булганнармы, юкмы ... Ләкин һун кабиләләре арасында төркиләрнең дә булуы күпләр тарафыннан таныла. Азов алды, Идел һәм Дунайда үз дәүләтләрен корган булгарлар көнбатыш һуннарның турыдан-туры дәвамчылары булганнар.

Һуннар турында сөйләүдән беразга читкәрәк китеп, татар халкындагы компонентларны аңлап бетермәү, еш кына халыкның этнонимы үзгәрүе, ягъни аңа башка халыкларның нинди исем кушулары аркасында килеп чыгуын да әйтеп китик.

Татарлар турында гадәттә монгол чорына бәйләп язалар, ләкин, шунысын билгеләп китәргә кирәк, татарлар аңынчы ук үз дәүләтчелекләрен булдырган халык. Татарлар үзләреннән көчлерәк Төрки каганлык орбитасында булган вакытта ук, алар төркиләр һәм Кытай империясе арсындагы мөнәсәбәтләрдә сизелерлек роль уйнаганнар. VIII гасырда төрле чыганакларда татарлар кабиләләр союзы буларак телгә алыналар. Терхин язмаларында “бу язулар язылган вакытта – ханым минем – Күк ханының танылганнары, сикез татар ырулары, уңҗиде аз” буюруклары, сенгуннар һәм тонгра (халкының) меңлек чирүе, минем тәгиннәр белән уйгур халкы булды” (753 ел) дип язылган.

Башкача әйткәндә, татарлар каганлык кабиләләре арасында ук булганнар. Татарлар турында теркәлеп калган язма чыганаклардан: Элетмиш Билге каган (742 елда булырга тиеш) “сикез татар ыруларын үзенә буйсындырды”, “Донгуз елында (747 ел) уч карлук һәм токуз татар ырулары ... олылап хан булуны сорадылар” (1). Татарлар төрки халыкларның барлыкка килүендә башта ук актив субьектларның берсе булганнар.

Кайвакыт татарлар үзләренең кайбер кабиләләре исемнәре, мәсәлән, Х гасырда Евразия тарихында гаять зур роль уйнаган, мөстәкыйль Кимәк каганлыгы (2) төзегән кимәк исеме белән дә, аталганнар. Борынгы ельязмачылар татар кабиләләренең территориясен яхшы белгәннәр һәм дә аны берләштереп “Татар даласы” дип атап йөрткәннәр. Ул Ганьсу белән Көнчыгыш Төркестан арасында урнашкан булган.

Тагын бер зур гына тарихи фактны искә алып китик. Һуннар (күпчелек өлештә төрки теллеләр), алардан соң төркиләр дә, Идел белән Урал арасындагы территорияне бик иртә үзләштергәннәр. Истеми каган 558 елны Идел буе һәм Урал алдын буйсындырган вакытта, анда аларга кадәр үк төрки кабиләләр яшәгән була, көнбатыш һуннарның дәвамчылары.

Идел Булгариясе татарлар үзаңында, анда 922 елны ирекле рәвештә ислам кабул ителү аркасында, - аерым урын тота. Болгар шәһәре соңыннан - Чыңгыз ханның оныгы Бату ханның беренче пайтәхете, урта гасырлар дәүләте Җучи олысының беренче башкаласы булган. Бу факт шәһәрнең тышкы күренешенә генә түгел, аның язмышына да нык кына тәэсир иткән. Булгар мирасы Үзбәк хан вакытында, бу хан анда исламны дәүләт дине иткән вакытта да, үз сүзен әйткән. Болгар темасы татар халкы барлыкка килүенең бар тирәнлеген дә күрсәтә алмый, ләкин, татар үзаңында аерым бер, сакраль дип әйтерлек, урын тота.

Ләкин булгар темасында шактый спекуляцияләр бар. Совет периодында КПСС ҮК 1944 елгы постановлениесе белән Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү тыела, татарларның бар тарихи фикерләрен булгар чыгышына орентациялиләр. Бу идеологик конструктивлык татар исемен булгарга алыштыруны сорап хакимият органнарына даими мөрәҗәгать итүче “булгарчылар” хәрәкәтендә сакланып калган.

Аларның бу катгыйлыклары сәяси характер йөртә. Бу позициянең ясалмалыгы, уйлап чыгарылганлыгы ап-ачык, анализлап торырга да кирәкми. Шунысын да әйтү җитә: “булгарчыларның” татар тарихына бу карашы, халкыбыз тарихыннан бар гомумтөрки периодны алып ташлый, ә бу исә, - тарихны алдан уйлап, махсус бозган вакытта гына булырга мөмкин. Булгарчыларның чын татар мәдәнияте белән “булгар” үзаталышы арасындагы аңның шулай икегә бүленүе “социаль шизофрения” төсмерләрен ала. Татарларның үз чыгышларына карата аңның икегә бүленүе булмаганын, төркиләр, бортаслар, булгарларның татар халкы өлешләре булуы турындагы Алып турындагы риваять яхшы иллюстрацияли.

Риваять буенча Нух пайгамбәрнең өч улы, шулар исәбендә Яфәс тә, булган, - хикәят шулай башлана (3). Ә Яфәснең (Яфәтнең), үз чиратында тагын өч улы: Гази, Төрек һәм Алып булган. Алар көчле һәм чибәр булганнар. Әмма туганнар бераздан үзара эләгешеп киткәннәр, эш Гази белән Алып арасында сугышка кадәр барып җиткән. Көрәш Төрекнең җиңүе белән тәмамланган, шуңа да карамастан, Төрек туган якларын ташлап төньякка чыгып киткән, анда зур бер елга буена барып урнашкан.

Алып баһадир булган, тауларны күчерә, бер кулы белән атны күтәрә алган. Бервакыт ул ерак илләргә чыгып киткән, адашып кире кайтырга юлны таба алмаган. Шуннан ул бер елга янына килеп чыккан, анда ошаш телдә сөйләшүче бер кабиләгә тап булган. Ул шунда өйләнеп, бу халык белән яшәп калган. Алыпның ике улы туган, ул аларны ничек атарга белми торган. Шул вакыт болытлар килеп чыгып суыткан, балалар елый башлаган. Алып аларны тынычландырырга теләсә дә, балалар елаудан туктамый икән.

Шунда Алып балаларның юкка гына еламаганын аңлаган. Аларга исем кушарга кирәктер дип карар иткән ул. Шуннан ул хатыны белән киңәшләшкән дә балаларына исем кушкан, берсенә “Болгар”, икенчесенә “Бортас” дип. Алыпның уллары да, үзе кебек, баһадирлар булып үскәннәр, ике калага нигез салганнар. Шул ике баладан соңыннан ике халык барлыкка килгән. Алар башта бер телдә сөйләшкәннәр, аннан соң телләре ераклаша башлаган.

Кыскача эчтәлек шундый. Күренгәненчә, анда хәзерге татарларның этник чыгышы бәян ителгән, татарларның бабаларын итеп Төрек, Болгар, Бортас саналган.

Риваять Алыбын ниндидер тарихи шәхес белән идентификацияләү авыр, чыганакларда Алып баһадирны аңлатырга да мөмкин, титул булырга да. Мовзес Каганкатваци VII гасырның 60-чы елларындагы төньяк Кавказ һуннарының кенәзен Алп Илетвер (ягъни «батыр-эльтебер») дип атый. Үзенең дәрәҗәсе буенча Алп Илетвер каганлык иерархиясендә каганның үзеннән, аның варисыннан кала өченче урында торган (4).

Алып төрки иерархиядә югары дәрәҗәдә торганын Төньяк-Көнбатыш Монголиядәге бер язма дәлилли, анда “(Мин), Алп Сол (шул тамгалы ырудан). Мин, Алп Сол, (моны) яздым. Мин (ул вакытта) сау (сәламәт) идем (вариант: мин эсэн булып утырдым)” (5).

С.Г.Кляшторный бу язмалар датасын VIII – IХ гасырлар белән билгели. “Ләкин язмаларга кергән тамгаларның берсе,- дип яза ул, - уйгыр Каган династиятияләренең Баян-чорга (Элитмеш-каганга, 747-759 еллар) Могон Шине-усуда куелган һәйкәлдә булган өч тамганың берсенә типик яктан аналогик” (6). Алып турындагы риваять вакытында төрле төрки кабиләләрдән яңа дәүләтләр, шул исәптән Идел Булгариясе дә, формалашкан булуы моннан ачык күренә.

Гомумән, этноним төшенчәсе белән (иң соңгы вакытларга кадәр) сак мөгамәлә итәргә кирәк, чөнки этник үзаң үзатама белән туры килмәгән очраклар бар, еш кына этноним ниндидер территория, елга, героик шәхесләргә бәйле була. Һәр этноним метаморфозалар, кайвакыт шундый катлаулы, аның тамырларын табып алып булмаслык метаморфозалар кичерә. Руслар (русские) этнонимы каян килеп чыкканын кем әйтә ала? Варягларданмы, славяннарданмы? Нишләп бу үзисем сыйфат формасында, калган халыклар үзләрен бер дә “татарныкылар” яки “французныкылар” дип атамыйлар бит. Алар – татарлар, французлар ...

Татар этнонимының язмышы гаять катлаулы. Иң башта бу исемне Бөек Кытай стенасының төньягында яшәгән кабиләләр йөрткән. Алардан алып кытайлылар төньяктагы бар халыкларны да татарлар дип атап йөртә башлаганнар, ә ул территория “Дәште-Татар” – “Татарлар Җире” дип аталган. Кытай тарихчылары “татар” термины җыелма мәгънәгә ия дип исәпләгәннәр.

Эдуард Паркер, Кытай хроникаларына таянып, хуннарны да, һуннарны да, аварларны да, төркиләрне дә, сяньбиләрне дә татарлар дип атый (7). Ул вакытларда хәзерге мәгънәдәге этниклык, милләтлелек булмаган. Кабиләләр җиңел генә бер-берләре белән кушылганнар да, аерылганнар да, кабиләләр союзлары төзегәннәр, ыру, кайвакыт юлбашчы исемнәре этносларның үзатамасы булып та киткән.

Кайбер белгечләр борынгы татарларны монгол телле булганнар дип исәплиләр, ләкин ул заманнарның иң абруйлы тарихчыларының берсе Рәшид-эд-Дин, аларны төркиләр дип исәпләгән. Монголлар тарихи хроникаларда татарлардан берничә гасыр соңрак искә алыналар. Төрки телләр буенча бик яхшы хәбәрдар булган урта гасырлар галиме Мәхмүт Кашгарый, татарларны бершиксез төркиләр дип исәпләгән, “Дәште-Татар”ны Төньяк Кытай белән Көнчыгыш Төркестан арасында урнаштырган.

“Ак татарлар” дип Гоби чүленең көньягында яшәгән күчмәләрне атаганнар. Аларның күп өлешен төрки телле онгутлар тәшкил иткән. “Кара татарлар”, шул исәптән кераитлар да, мәдәни үзәкләрдән читтә, далаларда яшәгәннәр. Алар төнгелеккә кунасы җирләрен арбалар боҗрасы белән уратып алганнар, ягъни курень төзегәннәр. Көньяк Себернең “кыргый татарлары” аучылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнгәннәр, алар белән ыру башлыклары идарә иткән, ханнары булмаган.

Төрле татар дәүләтләре барлыкка килгәнгә (кытай һәм гарәп хроникалары шундый алты дәүләт саныйлар), татар этнонимы политонимга әйләнә, бу исем күп кенә төрки һәм монгол телле кабиләләргә тарала. Хәтта соңыннан да, Чыңгызхан бар дөньяга яулап алучы булып дан алгач та, кайбер тарихчылар аны татар дип, ә Монгол империясен – Татария дип атыйлар.

Чыңгызханның Төньяк Кытайдагы баскагы Мунали, үзен “без, татарлар” дип атый торган булган, бу Кытай традицияләренә туры килсә дә, чынбарлыкка туры килмәгән. Вакытлар үтү белән бар Евразия “Тартария” белән тәңгәлләштерелгән, ул вакыттагы харитәләрдә дә бу теркәлеп калган.

Монголлар Чыңгызхан заманыннан ук үзләрен татарлардан аерганнар, идарәдәге югары катлам вәкилләре алардан торган, гаскәрнең иң яхшы өлешләре монголлардан төзелгән, чирү башлыкларның күпчелеге шул халык вәкилләреннән тәгаенләнгән. Шуның аркасында төрки телле гади халыкны һәм сугышчыларны татарлар дип атый башлаганнар.

1236 елны Урал алдын кушуга шаһит булган мадьяр монахы Юлиан «Алар яулап алынган бар патшалыкларда да үзләрендә ышаныч тудырмаган барлык кенәз һәм башка түрәләрне башта ук юк итәләр ... Сугышка яраклы кешеләрне коралландырып үз теләкләренә каршы үзләре алдыннан сугышка кертеп җибәрәләр. Сугышка ярамаганнарын җир эшкәртергә калдыралар ... һәм аларны татарлар дип аталырга мәҗбүр итәләр”, - дип яза. Башта ясалма политоним булган төшенчә, соңынннан мәдәни һәм тел берлеге белән ныгытыла.

Моңа Алтын Урданың мөстәкыйль дәүләт булып оешуы нык кына ярдәм итә. Бу дәүләтнең мәдәнияте шулкадәр көчле була, ул чоңгыл кебек башка халыкларны үз орбитасына суырып ала. Гомуми үзаң һәм кыпчак шивәсе (8) нигезендә барлыкка килгән дәүләт теле эшне төгәлләп куя, һәм дә нәтиҗәдә, урта гасырларның яңа берлеге, “татарлар” яки “төрки-татарлар” берлеге хасил була.

Татар теленең кыпчак (половец) теле белән якынлашуы бик иртә, VIII-IX гасырларда, татарлар нигез салган Кимәк каганлыгында ук башлана. Кимәк каганлыгына кыпчаклар да килеп кушыла. Язмыш ирониясе буенча, телләре өстенлеккә чыгып калган кыпчаклар үзләре халык буларак юкка чыгалар. Гарәп галиме әл-Гомәри Дәште-Кыпчак турында “Борынгы вакытта бу ил Кыпчаклар иле иде, Татарлар аларны яулап алгач, Кыпчаклар аларга буйсындылар. Аннан соң алар катнаштылар, туганлаштылар, һәм җирлелек аларның (Татарларның) табигый һәм раса сыйфатларыннан өскә чыкты, һәм алар бөтенесе дә, бер ырудан булган кебек Кыпчаклар кебек булдылар” (9), дип яза.

Кыпчак тамырларын татарларда табарга була, кыпчак нигезе шулай ук, казахларда, үзбәкләрдә, нугайларда, башкортларда, хәтта русларда (10) да (иң беренче казакларда) бар. Әмма кайбер этнослар этнографик группаларның локаль сыйфатларын саклап алып калганнар.

Һәрбер халык катлаулы төзелешле һәм еш кына башка этнослар белән күп җепләр белән бәйләнгән. Татар һәм чувашларны уртак булгар генетик сызык булуы бәйли. Башкортларны нугайлардан (нугай татарларыннан) аеру кыен (11), шул ук вакытта аларның формалашуында татарлашкан мадьярлар шактый гына роль уйнаган. Плано Карпини башкортларны мадьярлар белән тәңгәлләштергән дә хәтта: “башкортлар – бөек мадьярлар» («basgard id est Magna Hungaria»).

Гийом де Рубрук язып калдыруы буенча, Башкортстанның халкы әле XIII гасырда да үз телен саклаган булган, мадьярларга аңлашылган (12). Урта гасырларның билгеле тарихчылары Җүвәйни һәм Рәшид–эд-Дин “башгирд”лар дип Көнчыгыш Европа мадьярларын атыйлар. “Патша уллары башгирд, маҗар һәм сасаннарның бар өлкәләрен дә яулап алдылар, аларның патшалары - келарларын (корольләрен) качарга мәҗбүр иттеләр, җәйләрен Тиса елгасы буенда үткәрделәр” – дип яза Рәшид-эд-Дин, мадьярларны һәм саксонлыларны буйсындыру турында (13). Кайвакыт ельязмачылар башкортлар дип мадьярларны да, төрки телле кабиләләрне дә атыйлар.

Татар белән нугайларны бары тик советлар вакытында төрле халыклар дип исәпли башлаганнар, Урта Азиядә татарларны нугайлар дип бүгенге көнгә кадәр атыйлар. В.Трепавлов “Нугай этнонимын йөртүчеләр тирә-яктагы бар халыкларга да үтеп кергән. Күршеләре нугай дип полиэтник берәмлекне күздә тотулары очраклы түгел, бу этноним белән төрле халык вәкилләрен атаганнар.

Нугайлар дип кырым татарларының ярымутраудан читтәге далаларда яшәгән төньяк өлешен атаганнар; казахлар өчен нугай – башкортлар һәи Идел буе татарлары; башкортлар һәм казахлар элек ногай дип себер татарларына әйткәннәр; калмыклар өчен иштиг мангад (иштәк-мангытлар) – башкортлар, ә уулун мангад (тау мангытлары) – балкар һәм карачайлар һ.б.” (14) – дип яза. Бүген без нугайларны һәм татарларны аерым халык дип исәплибез, ә урта гасырларда аларны бер халык дип исәпләгәннәр.

Шул заманнарның бер рус китабында «Сам же [Мухаммед-Гирей] кримьских татар не любити начат, но паче начат любити ногайских татар, их же бяше множество у него, и близь себя держаше их и яко доброхоты себе вменяя их» (15) дип язылган. Күренгәнчә, нугайлар бу чыганакта шул ук татарлар, ләкин, билгеле бер территориядә, далада яшәүче татарлар буларак кабул ителгәннәр. Кайвакыт татар белән нугайны хуҗалык алып бару төре буенча аерганнар. Хәтта XIX гасырда да бакчачы һәм җир эшкәртүче кырымлыны татар дигәннәр, ә Перекоп арты чабанын – нугай.

Төрки халыклар якын кардәшлекләрдәге кабиләләрдән төзелгәннәр. Идегәй дастаны шундый сүзләр белән башлана:

Борын-борын заманда

Болгар белән Сарайда,

Җаек белән Иделдә,

Алтын Урда, Ак Урда –

Данлы Кыпчак җирендә,

Татардан туган Нугай илендә

Туктамыш хан бар иде (16).

“Төрек” (түрк) этнонимы V гасырда телнең һәм мәдәниятнең уртаклыгы нигезендә кабиләләрнең этник берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. И.Л.Кызласов: “Төрекләр (түркләр) дип ул вакытлардагы төрки телле күп сандагы кабиләләрнең берсен генә, Беренче һәм Икенче Төрки каганлыкларны төзүче кабиләне генә атый торган булганнар. Охшаш телдә сөйләшүче халыклар башка исем (уйгырлар, басмыллар, азлар, чиалар, карлуклар, һ.б.) йөрткәннәр.

Төрек (түрк) халкы, төрки һәм башка телле халыкларны гаять зур Евразия империясенә берләштереп, үз исеменең сәяси мәгънәсен киңәйткән” (17), - дип яза. Кайбер галимнәрнең фикеренчә, Төрки каганлыкның башында торган Ашина ыруы, чыгышы буенча төркиләр арасына килеп чыккан сяньби кабиләләреннән (төрки һәм монгол кабиләләренең конгломераты) булган. Кытайлыларның “Суйшу” хроникасында “Туцзюэларның (төркиләрнең) бабалары Пинлян хулары (һуннары) булган.

Аларның ыру исемнәре ашина булган. Төньяк Эй императоры Тай У-ди, Цзюйцюй дәүләтен юкка чыгаргач, 500 гаилә Ашиналылар жужуларга (жужаннарга) качып китәләр. Алар Цзиньшань (Алтай) таулары янында яшиләр, тимер эшкәртү белән шөгыльләнәләр”, дип язылган. Әсән-шад, “бөек ябгу” Туу һәм Бумын җитәкләгән кабиләләр берләшмәсе 551-555 елларда Жуаньжуань каганлыгына җимергеч һөҗүм оештыра, шул датаны Төрки каганлыгы барлыкка килү вакыты дип исәпләргә була.

Борынгы чыганакларда кабиләләрнең бер-берсен алыштыручы төрле исемнәре искә алына, ә бу – чынбарлыкта, шул бер үк кабиләләр колодасын болгату гына булган. Я бер кабилә өстенлек иткән, я икенчесе, кайвакыт, үзенең зур сәләтләре аркасында атаклы булып киткән ниндидер бер юлбашчының исеме халык, яки хәтта, дәүләт исеменә әйләнгән. “Он-огуз” яки “докуз-огуз” ун яки тугыз кабилә дигәнне аңлата. “Уйгыр” этнонимы шул исемдәге ырудан килеп чыккан, “карлук” – җирлек аталышыннан.

Алтын Урда периодында да шундый күренеш күзәтелә. Нугайлар үзатамаларын Нугай бәктән алганнар. Кайбер чыганакларда Җучи олысын “Үзбәк дәүләте”, “Үзбәк олысы”, “Үзбәкстан” дип атыйлар (18). Шуның аркасында гына татарларны үзбәкләр дип атау дөрес булмас иде. Ә Алтын Урданың мөселман фанатлары үзләренә Үзбәк хан хөрмәтенә “үзбәк” дип яңа исем кабул иткәннәр.

1428 елны Төмән Алтын Урдадан аерылып чыга. Андагы Әбелхәер хан һәм аның олысы “үзбәк халкы һәм үзбәк олысы” дип аталып йөртелә башлый. Аларны Аксак Тимер Алтын Урда белән көрәш өчен файдалана. Ул вакытларда Урта Азиянең үзендә үзбәкләр дигәндә Дәште-Кыпчакның көнчыгышындагы күчмә халыкны күз алдында тотканнар. Исфахани ХVI гасырда бу турыда менә нәрсә дип яза: “Үзбәкләр өч кабилә, Чыңгызхан биләмәләрендә иң данлылары. Хәзер (аларның) берсе – шәйбанилар...

Икенче кабилә - үзләренең шәүкәте һәм курыкмассызлыклары белән бар дөньяда билгеле казахлар, өченчеләре – мангытлар” (19). Үзбәкләр союзы вакытында ук, киләчәктә казахлар буласы халыкның нигезе оеша башлый. Габделразак Сәмәрканди: “Кайбер үзбәк гаскәрләре, казак булып, Мәзәндаранга килеп, барысын да талап кайтып китә иделәр” (20) – дип язган. Аларны кайвакыт ельязмаларда казах үзбәкләр дип тә атыйлар.

Җучиның улы Шәйбан үзе, аның тарихчысы күрсәтүе буенча, үзбәкләр дип Шәйбан олысы күчмәләрен исәпләгән, ә казахлар дип - Урда-Ичен олысыныкыларын. Алар этник яктан бер-берсеннән аз аерылганнар. Бары XVI гасырда Әбелхәер ханның оныгы Шәйбани хан Сәмәркандны, Бохараны яулап алып, тимуридлар дәүләтен буйсындырган, һәм үзбәк исемен Урта Азия төркиләренә дә тараткан. Шул вакытлардан татарлар, үзбәкләр, казахлар арасында аермалыклар барлыкка килә башлый.

Алтын Урда таркалып, күпсанлы яңа төрки-татар ханлыклары барлыкка килгәч, төрле территорияләрдәге аермалыклар сизелерлек була башлый. Ак урда нигезендә казахлар формалаша, ә Урта Азиядә төрки тел фарсы теленең йогынтысына эләгеп чыгытай шивәсе нигезендә хәзерге үзбәк теле барлыкка килә, кырым татарлары озак кына Госман империясе протектораты астында булалар, төрек (угыз) мәдәниятенең күп элементларын үзләштерәләр, ә калган төркемнәр чагыштырмача изоляция шартларында үз локаль үзенчәлекләрен үстерәләр. Бүгенге көндә аларны әзербайҗаннар, кумыклар, балкарлар, карачайлар, һ.б. дип атыйлар.

Хәзерге эпохада күп кенә этник төркемнәрнең атамалары алар яшәгән территориядән алынган. Себердә яшәүче төрки-татарлар “себер татарлары” дип, кырымда яшәгәннәре – “кырым татарлары”, Әстерхандагылары – “әстерхан татарлары”, мещера җирендә яшәгәннәре – “мишәрләр” (21), башкорт җирләрендә яшәгәннәре – “башкорт”лар, һ.б. дип аталып йөртелә башлаганнар.

Кайбер халыкларда кыпчак “каны” күбрәк, кайсыларындадыр болгарларның көчле йогынтысы бар, кайдадыр хәзәр нәселе, кайсындадыр – угыр икәнлеге белән килешергә мөмкин. Бүгенге бар төрки халыклар да – шул кабиләләрнең үзенчәлекле эретмәсе. Шулай да алар, төрки-татар сөйләшләренең гаҗәеп бер тотрыклылыгына нигезләнгән гомуми бер мәдәният дәвамчылары.

Табигатьтә чиста этнослар булмый. Һәр халык үзендә күп кабиләләрнең, халыкларның состав өлешен йөртә. Билгеле дәүләт, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди фикеренчә: “ырулар, кабиләләр, этник төркемнәр буенча турыдан-туры варислыкны, борынгы һәм урта гасырлардагы төрки кабиләләр, шул ук вакытта, урта гасырлардагы һәм хәзерге этник төрки берлекләр (халыклар) арасында тулы этник адекватлыкны эзләүгә юнәлтелгән бар тырышлыклар да юкка, һәм беркайчан да уңай нәтиҗә бирмәячәкләр” (22).

Нәкъ шуңа да, борынгы һәм урта гасырлар тарихы турында сөйләгәндә, “төрки-татар цивилизациясе” термины, “татар цивилизациясе” терминына караганда төгәлрәк. Ул тарихка этник тар караштан чыгарга ярдәм итә, аны күпкә объективрак итә, төрки халыкларда булган тыгыз бәйләнешне аңлата.

Татарлар тарихын болгарлардан гына башлау, - аны алдан ук бары тик бер генә, җитмәсә, иң борынгы булмаган чор белән генә чикләү ул. Мәсәлән, хәзерге Татарстан территориясендә Болгар шәһәренең нәкъ каршында, Тәтеш шәһәре бар. Ул Беренче Төрки каганлык вакытында, Истеми каганның Идел буен яулап алу елларында (558/559) булырга тиеш, форпост итеп төзелгән. VII гасырда Тәтештә угырлар булган, болгарлар бары тик IХ гасырда гына күчеп утыра башлаганнар.

Башкача әйткәндә, булгарлар күренгәнче, Булгар дәүләте төзелгәнче үк татарларның берничә йөз еллык тарихы бар. Әлбәттә, Төрки каганлыкка кадәр хәзерге Татарстан территориясендә һуннар да булганнар, тик алар бернинди дә дәүләтчелек төземәгәннәр, шуңа да Идел буендагы татарларның бабаларынының дәүләтчелек башы Төрки каганлык булган.

Борынгы татарлар хәзерге Кытай, Россия (Алтай), Әфганстан, Иран, шул ук вакытта Монголия, Урта Азия, һәм Төньяк Кавказдагы күп кенә территорияне контрольдә тоткан Төрки каганлыкның бер өлеше булганнар.

Шуңа да, күп территорияләргә таралып утырган борынгы татарларга, телләре һәм мәдәниятләре якын торган башка төрки кабиләләр кушылган, һәм дә күпчелек өлештә. Бүгенге көндә кайберәүләр татар этносында, башкаларын кире кагып, бары тик булгар элементы гына бар дип таныйлар икән, бу – дөрес түгел.

Мәсәлән, Венгрияне ике угыр һәм биш булгар кабиләсе нигезләгән. Ләкин ул моментта угырлар бик көчле булганнар, шуңа да аларның теле һәм өстенлеге ныгып калган. Дунайда болгарлар өстенлек иткән, ләкин славяннар күбрәк булган, шуңа да күпчелектә аларның теле кабул ителгән, тик аларда “болгар” үзатамасы сакланып калган, чөнки болгар кабиләләре оешканрак булганнар. Болгар патшасы Асень ашиналар ыруыннан булган. Төрки каганлыкның барлыкка килүе дә, шулай ук Бөек Болгария, Идел-Кама Булгариясе кебек башка төрки дәүләтләрнең төзелүе дә ашина ыруы белән бәйле ...

Һуннар турындагы сөйләмебезне дәвам итик. Хәзерге татарларның күп кенә сыйфатларында, иң беренче чиратта хәрби сәнәгатьтә, күчмә халык булган көнбатыш һуннарының эзе күренә. Кытай тарих язучысы Сыма-Цяньдәге мәгълүматлар буенча, һуннарның Кытайда үз династияләре булган, бу халык вәкилләре Кытай императорлары да булганнар ... Кытайлылардан, борынгы антиклык чорыннан дөнья мәдәниятенә ниләр кергәнен барысы да белә, ә менә шул ук кытайлыларның һәм антиклык чоры вәкилләренең ул күчмәләрдән ниләр алулары турында бик азлар гына хәбәрдар.

Күчмә халыклар мәдәниятен хәзерге стереотиплар үсеп җитмәгән итеп, цивилизация алдындагы бер баскыч итеп кенә күрсәтәләр, антиклык чоры, Европаның, Кытайның Далага булган йогынтысын гына таныйлар, ә бу процессның киресе – танылмый. Чынбарлыкта исә, Дала антик чорга да, Кытай цивилизациясенә дә зур йогынты ясаган. Бу товарлар кертү генә дә түгел, ә белем, технологияләр дә, мәсәлән, корал эшләүдә, хәрби сәнәгатьтә, кием белән модада да.

Һәрхәлдә, ияр, өзәңге, штан дигән киемне кешелек цивилизациясенә күчмә халыклар бүләк иткән. П.Н.Савицкий үзенең бер хатында болай дип язган: “Күчмә халыклар үз вакытында дөньяга ияр һәм штан биргәннәр. Бу ике уйлап табуның да күчмә халыклар дөньясында барлыкка килүенә бер шик тә булырга тиеш түгел. Бу “уйлап табулар” һәр даһи әйбер кебек, бик гадиләр. Шулай дип әйтеп була: тарихи соңгы нәтиҗәдә, күчмә халыклар планетаның кешеләр яши торган бар өлешенә штан кигергәннәр, аларны ияргә утыртканнар” (23).

Петербургтагы Дәүләт Эрмитажында һуннарның киемнәре, биек тәгәрмәчле арбалары, башка көнкүреш әйберләре саклана. Алар примитив, штаннар да бик килбәтле формада түгел, ләкин, уйлап чыгарган вакытта алар шундый булганнар. Күчмә халыкларны хәзерге вакытта уңайлы кием булуга караганда, этнографик мирас кына булып сакланучы, рим яки шотланд итәге кигән итеп күз алдына китерү дә авыр. Дөнья күчмә халыклар бүләк иткән киемнәргә өстенлек бирә (24).

Ат белән бәйле әйберләр барысы да – күчмәләрнеке. Ә күчмә халыклар – һуннар, төркиләр, татарлар. Кстати, төркиләр башта игенчеләр булганнар. Бу игенчелекне, бу шөгыль белән бәйле продуктларны аңлатучы борынгы төп төрки сүзләрдә күренә. Аннан соң төркиләр күчмәләргә әйләнгәннәр, аннан соң кире – игенчеләргә. Шуңа да төркиләр турында сөйләгәндә, һәрвакыт конкрет чорны, дәверне күрсәтеп, аларның я күчмә, я ярымкүчмә яки шәһәр халкы булган вакытларын күрсәтеп сөйләргә кирәк.

Шул ук вакытта, күчмә халыклар турында сөйләгәндә, аларның шәһәрләре булмаган дип уйларга кирәкми. Аларның шәһәрләре булган, тик аларны урманнар да, таулар да кызыксындырмаган. Чынбарлыкта бу – аларның мәдәнияте һәм хуҗалык итү рәвеше белән бәйле булган, ә ул хуҗалык итү рәвеше – терлекчелек белән, көтүлекләр белән. Табигый, ул вакытларда Шәрык белән Гареп арасындагы ифрат зур территорияне бары тик күчмә халыклар генә үзләштерә алганнар, һәм алар куелган бу тарихи миссияне – үтәп чыкканнар.

Шулай итеп, татар халкы турындагы мифлар һәм ялганга каршы шуны әйтә алам, борынгы татарлар бервакытта да цивилизацияне белмәгән кыргый халык булмаганнар. Киресенчә, алар бар өлкәләрдә дә югары мәдәният төзегәннәр. Аларны без бар борынгы төрки-татар дәүләтләрдә дә очратабыз. Бү дәүләтләр таркалганнар, ләкин үзләреннән соң килгәннәрен баетып, үстереп таркалганнар. Ә аларның, соңыннан барлыкка килгән ул дәүләтләрнең, кайберләре исемнәре буенча татар дип аталмаганнар инде ...

Без тарих турында сөйләгән вакытта, сугышлар турында гына сөйләүдән туктарга, ә мәдәни контактлар, сәүдә алмашы турында да сөйләргә тиешбез. Кызганычка каршы, соңгылары турында без аз сөйлибез әлегә. Ә бит алар Европа һәм Азия мәдәниятләренең бер-берсен баетуларына, бер-берсенә йогынты күрсәтүенә хезмәт иткәннәр.

Беренче бүлек тәмам.

[1]     Кляшторный С.Г. Рунические памятники Уйгурского каганата и история евразийских степей. – СПб, 2010. – С. 43-44.

[2]     См. История татар… Т. I… – С. 351.

[3]     См.: Борыңгы татар әдәбияте. – Казан, 1963. – С. 23-25.

[4]     См.: История татар… Т. I… – С. 265, 282.

[5]     Кляшторный С.Г. Памятники… – С. 122.

[6]     Там же. – С. 123.

[7]     Паркер Э.Х. Тысяча лет из истории татар. – Казань, 2003. – С.193.

[8]     Франческо Пеголотти (1340 ел.) үзенең “Сәүдә эше” дигән китабында Алтын Урдага баручы сәүдәгәрләргә тәрҗемәче, һәм ким дигәндә “коман” ягъни кыпчак телен яхшы белүче ике хезмәтче ялларга киңәш итә. «Codex Cumanicus» 1303 елны Венеция сәүдәгәрләренә пособие итеп төзелә.

[9]    Золотая Орда в источниках…, с.105.

[10]    Л.Гумилев болай дип яза: “Безнең бабаларыбыз, кыпчак ханнары белән дус мөнәсәбәттә булганнар. “чибәр кыпчак кызларына” өйләнгәннәр, православие кабул иткән кыпчакларны үз араларына алганнар, ә соңгыларының нәселләре аннан соң традицион славян “ов” иялек суффиксын (Иванов) төрки “енко”га (Иваненко) алыштырып запорожье һәм бистә казакларына әйләнгәннәр». (Кара: Л.Гумилев. Черная легенда…. – 112 бит). С.Кляшторный, фәнни әдәбиятта урнашкан кыпчак һәм половецларны, тәңгәлләштерүдән аермалы буларак, тегеләрен дә, боларын да төркиләргә кертсә дә, бу ике халыкны аерым халыклар дип исәпли.

[11]    Алтын Урда таркалгач, 1570-че елларга кадәр башкортлар нугайлар белән идарә ителәләр.

[12]    Рубрук Г. Путешествие в восточные страны. – М., 1957. – С.122.

[13]    Золотая Орда в источниках…. – С. 259, 406, 408.

[14]    Трепавлов В.В. История Ногайской орды... – С. 650-651.

[15]    Цит. по: Трепавлов В.В. История Ногайской Орды…– С. 168.

[16]    Идегей... – С. 5.

[17]    Кызласов И.Л. Алтаистика и археология. – М. 2011. – С.36.

[18]    См.: Трепавлов В.В. Тюркские народы… – С. 175.

[19]    Фазлаллах ибн Рузбихан Исфахани. Михман-наме-ий Бухара (Записки бухарского гостя). – М., 1976. – С.47.

[20]    Золотая Орда в источниках…– С. 381.

[21]    Бөек кенәз Василий Мещера җирендә татарларга, Олуг Мөхәммәднең улы Касыймга, “Касыйм ханлыгы” дип аталган аерым биләмә бүлеп бирә.

[22]    Садри Максуди Арсал. Тюркская история и право. – Казань, 2002. – С. 291.

[23]    См.: Л.Н.Гумилев. Ритмы Евразии…– С. 212.

[24]    Штанны скифлар уйлап тапкан булырга тиеш, ә һуннар алардан өйрәнеп аны Европага китереп җиткергәннәр генә. (См. Герман Вейс. История цивилизации. Классическая древность до IV в. т. 1. – М., 1998. – С. 347).

 

Инера Сафаргалиева

Әлфир Гафуров тәрҗемәсе.