Принтерга

 

Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Бәйрәмнең конкрет датасы юк, ул шул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле. Нәрсә соң ул Сабантуй һәм аның татарлар өчен нинди әһәмияте бар? Сабантуй - чынлап торып массакүләм күңел ачу һәм спорт чарасы, бу чарада профессионал спортчылар гына түгел, ә бәйрәмгә килгән һәр тамаша кылучы катнаша ала. Соңгысы исә, төрле кызыклы һәм көлкеле хәлләр, гомуми берләшүлек, катнашулык атмосферасы тудыра, шуңадыр да бәлки, Сабантуй – татарларның, гәрчә бер татарларның гына да түгел, ә башка халыкларның да, ә хәзер Сабантуйда ул үткәрелүче территориядәге бар халык вәкилләре дә бик теләп катнашалар, - иң яраткан бәйрәме дә.

Татарстанда, Башкортстанда Сабантуй дәүләт бәйрәме биеклегенә кадәр күтәрелгән. Бәйрәм башта авылларда, аннан район үзәкләрендә, аннан соң инде, республика үзәкләре Казан белән Уфада зурлап бәйрәм ителә. Сабантуйны шулай ук татарлар яшәгән башка өлкәләрдә дә, хәтта татар диаспорасы булган чит илләрдә дә үткәрәләр хәзер.

Татардагы сабан сүзенең берничә мәгънәсе бар: тимер сука, сабан (яз чәчелә торган) культуралары, язгы кыр эшләре. Элек җирне яз сөргәннәр, сөрү – иң авыр һәм күп хезмәт сорый торган эш булган, шуңа да татарлар язгы бар чәчү эшләрен сабан дип атаганнар. Туй – татарча мәҗлес, бәйрәмне аңлатканга, күпвакыт Сабантуйны русчага артык гадиләштереп праздник плуга дип тәрҗемә итәләр.

Ә чынбарлыкта исә, бу атама сүзнең өченче мәгънәсеннән, язгы кыр эшләре мәгънәсеннән алынган, Сабантуй – язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу бәйрәме, булачак уңыш, бәрәкәт һәм муллык бәйрәме!

Алда әйтелеп кителгәнчә, татарлар һәм башка төрки халыклар бу бәйрәмне язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу белән бәйлиләр, яз азагында, җәй башларында үткәрәләр. Тик гел алай булмаган. Казандагы ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияты институты ректоры профессор Энгель Таһировның мәгълүматләре буенча, татар Сабантуена - өч мең ел, ул башта яз һәм табигатьнең җанлануы бәйрәме булган.

Бу бәйрәм җәйләүгә чыгуның беренче көннәрендә, бияләрне сава башлап, беренче кымыз койган вакытта үткәрелгән. Күп кенә белгечләрнең фикере буенча, бу бәйрәм Саба туе дип аталган борынгы вакытта. Саба – татарча бөрдек дигәнне аңлата. Элек кымыз һәм башка сыек эчемлекләрне йөртер өчен күчмә халыклар, шул исәптән татарлар да, кәҗә, сарык тиресеннән бөрдек дигән савыт-саба әзерли торган булганнар. Атта ияргә тагып йөртергә мондый савыт бик уңайлы булган. Себер татарларының кайберләре Сабантуйны бүгенге көнгә кадәр Саба-туй дип атыйлар да.

Сабантуйларның протототибы булган бу бәйрәмнәр Җыен дип аталган борынгы төрки-татар халыкларында. Җыен вакытында кабиләләрнең юлбашчы һәм аксакаллары дала халкының төрле хуҗалык һәм сәяси мәсьәләләрен караганнар, мәсәлән, көтүлекләрне бүлешкәннәр, төрле сыйлар, мәҗлесләр, күңел ачулар оештырганнар, һәм дә, иң мөһиме, спорт ярышлары, көч сынашулар үткәргәннәр.

Борынгы җыен-сабатуйлары локаль характерда гына булмаганнар, ә бар Дала территориясендә дә үткәрелгәннәр. Тын океаннан (Кытай, Урта Азия) Каспий, Азов, Кара диңгезләр, Карпат тауларына кадәр сузылган Бөек Дала халкы үзенең иң көчле батырларын, иң оста мәргәннәрен, иң йөгерек чапкыннарын ачыклаган бу ярышларда. Борынгы Сабантуйлар вакытында, кагыйдә буларак, бер айга бар сугышлар, үзара ызгыш-талашлар туктатылып торган.

Таһиров борынгы гомумдала уеннарын грек Олимпия уеннарыннан борынгырак, аларның прототибы булган дип тә исәпли һәм дә бу ярышларның шул вакытта көнчыгыш Европа күчмәләреннән (киммериялеләр, аларга кадәрге кабиләләр) грекларга кергән булу версиясен дә инкарь итми.

Борынгы күчмәләрнең бу спорт ярышлары турында дәлилләр аз түгел. Мәсәлән, Россия археологлары билбаулар белән көрәшүчеләр сурәтләре төшерелгән төрле савыт-сабалар, каеш аеллары, башка нәрсәләр табалар. Бу турыда Кытай чыганакларында да бар. Алтайдагы петроглифлар дип аталучы борынгы кыя рәсемнәрендә төрле җанварлар, аларны аулау күренешләре белән бергә, атта чабышлар, билбау көрәше күренешләре төшкән сурәтләр дә бар.

Хәзерге татар Сабантуеның башта борынгы күчмә һәм ярымкүчмәләрнең бәйрәме булуы турында андагы милли спорт ярышлары да сөйли. Алар арасында – билбаулар белән милли көрәш. Алымнар эшләгән вакытта аяклар кулланылмый торган билбаулар белән көрәш хәзер киң таралыш алып бара, континент һәм дөнья чемпионатлары үткәрелә, бу спорт төрен Олимпия уеннары исемлегенә кертү буенча да эш алып барыла. Белгечләр бу спорт төре җайдаклар алышыннан барлыкка килгән дип исәплиләр, ә җайдаклар алышы вакытында, анда катнашучылар каршы якны аның кушагынннан эләктереп иярдән бәреп төшерергә омтылганнар.

 

 

Борынгы вакытта ук татарларның тормыш-көнкүреше һәм яшәү рәвеше ат белән бәйле булган. Еш кына татарлар йөрергә өйрәнгәнче үк ияргә утырганнар, чагыштыргысыз җайдаклар булганнар. Атлар татарларның элек “фирма тамгасы” булган, чөнки татар атлылары хәрби тактикада бик көчле булганнар. Татарстан тарих Институты директоры Р. Хәкимовның мәгълүматы буенча, башка халыклардагы, шул исәптән Европа халыкларындагы һәм Кытайдагы бар ат белгечлекләре заманында татарлардан алынган. Шуңа да ул халыклардагы атлы гаскәрләр аларда “татар” гаскәрләре дип аталганнар да.

Сабантуйда ат чабышлары исә “программаның кадагы” булып тора. Хәзерге вакытта бу бәйрәмдә ат белән бәйле ярышлар, кызганычка каршы, артык күптөрлелек белән аерылып тормыйлар. Ә элек андый бәйгеләр күп төрле булганнар, мәсәлән, атта спорт джигитовкасы. Ат чабып барган көйгә аның өстендә төрле катлаулы спорт алымнары эшләүне джигитовка диләр.

Атлылар мишеньгә уктан ату, сөңге ыргыту, мишеньгә аркан ташлау, икенче атны арканлау, җирдәге акча янчыгын (яки башка бер предметны) иелеп алып китү, боҗра ташлау яки киресенчә, аны сөңге очына элеп алып китү кебек бәйгеләрдә үз осталыкларын раслаганнар. Болар барысы да бар көченә йөгереп барган ат өстендә эшләнгәнннәр.

Сабантуйда халык яратып карый торган уеннар, тамашалар күп, катнашырга, үз көчләрен, җитезлекләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар, уеннар җитәрлек. Бу тамашалар кызыклы һәм Сабантуйга килгән һәр кеше катнашырлык. Шулар арасында: кул көрәше (армрестлинг); гер күтәрү; капчык белән сугыш; чүлмәк вату; авыш баганага менү; аркан, таяк тартыш; баганага үрмәләү; сулы чиләкләр белән, авызга йомыркалы кашык кабып, капчык киеп, аякларны кушып бәйләп парлап йөгерү; катыктан тәңкә эзләү; тере балыкны кул белән тоту; аралыктагы тавыкны тоту; агач кисү һ.б. бар.

 

Хәзерге көндә татар бәйрәме Сабантуй милли кысаларда гына туктап калмый, киң, бөтенхалык бәйрәменә әверелеп бара. Аны хәзер хезмәт һәм шатлык бәйрәме дип кенә түгел, ә халыклар дуслыгы бәйрәме дип тә атыйлар, чөнки, бу бәйрәмдә, күпмилләтле Россиянең бар милләт вәкилләре дә бик теләп катнашалар.

 

Әлфир Гафуров.

 

Артур Кәрамов фотосы; Татарстанның Кишет авылы Сабантуеннан күренеш

Шамил Әбдюшев фотосы; Сабантуйда башка милләт вәкилләре; http:www.matbugat.ru)

Шамил Әбдюшев фотосы; 2012 елгы Сабантуй күренешләре: http:www.tatpressa.ru)

Википедия, автор Presidential Press and Information Office, В.В. Путин – Казандагы 2000-че елгы Сабантуйда; http://www.kremlin.ru/

Википедия, автор Presidential Press and Information Office, Р.Миңнеханов белән Д.Медведев Сабантуйда; http://www.kremlin.ru/