Принтерга

 

Казан шәһәре читендә Идел ярында урнашкан архитектур композицияне халык «Барлык диннәр гыйбәдәтханәсе» дип йөртә, ләкин төзүчесе һәм авторы Илдар Ханов исә иң башта аны «Рухи бердәмлек үзәге» дип атаган.

1994 елда рәссам, архитектор, сынчы, дәвалаучы һәм җәмәгать эшлеклесе Илдар Ханов үз көче белән «Рухи бердәмлек үзәген» торгыза башлый. Кызганычка каршы 2013нче елда аның үлеме сәбәпле бу корылма төзелеп бетми кала. 

Чордашлары Илдар Хановны планетар дәрәҗәдәге шәһес дип әйтәләр. Моны аның дөньяга карашы да, картина һәм һәйкәлләре дә раслый. Мисал өчен Һиндстан президенты Джавахарлал Неру Ханов белән очрашу вакытында «Хиросима» исеме астындагы хезмәтләренең гуманизмын югары бәяли. Ул рәссамга картиналарын киләчәк буынга катгый кисәтү булып торсын өчен бар дөньяга күрсәтергә куша.

Кызганыч 1998 һәм  2017нче елгы янгыннарда рәссамның күп кенә картиналары зыян күрә, ә кайберләре исә бөтенләй юкка чыга.

Бүгенге көндә рәссамның туганнары һәм якыннары Илдар Хановның иҗади мирасы белән әлеге архитектур композицияне торгызу һәм яңарту өстендә эшлиләр.

Илдар Ханов шәхесенең зурлыгын аңлау өчен игътибарыгызга аның «Иҗади манифестын» тәкъдим итәм:

 

Илдар Хановның иҗат манифесты

 

Тормыш максаты:

Рухи практика, дәвалау, әйләнә-тирә мөхитне гуманизацияләштерү, Галәм гыйбадәтханәсен булдыру. Иҗади мөмкинлекләр чигендә яшәү.

Тормыш юлы баскычлары:

Оста юлы. Остаз юлы. Аллада эреп югалу.

Иҗат максаты:

Галәм кануннарына гимн, никадәр күп бирсәң, шулкадәр күбрәк аласың. Кешеләргә биргән мәхәббәт иҗат аша көчле энергия булып кире кайта. Күз алдындагы төрле әйберләрнең колы булудан туктап, ирекне яңача аңлауга таба юнәлү. Протоформаларның билгеләмә символикасының мәгънәсен ачу. Рухи дөньяның ритмик структураларын ачыклау.

Үсеш юнәлеше:

Шәһси, гомум кешелек, галәм. Иҗат эволюциясе буларак Архаизм һәм Космизм, яңарышның рухи энергетик агышлары. Зур фәлсәфи фикерләрнең образлы чагылышын – үзенең телен һәм рухи Билгесен эзләү.

Актив иҗтимагый караш:

Үз чорының бөек идеалларын раслау. Сәнгать бизәнү дә, күңел ачу да түгел, ә рухи казаныш. Поэзия -- кисәтү, җан авазы, Аллаһка, кешелекнең намусына ялвару. 

Монументаль сәнгать – ахыр чиккәчә гомумиләштерү, кыскалык, стилизация, вакыт һәм урын белән чикләнмәгән Абсолютка атлыгу. Скульптура – иреккә чыгарылган  энергия төере, сыгылмалы формалар тибрәнеше. Үзләштерү бөтенлегенә багышланган ассиметрия һәм динамизм.

Дөньяның монументаль мәгънәсен ачу:

Деталльләрнең зур формалар белән гармониядә килеп эчке каршылыкның көче белән тулылануы, архитектура һәм сынлы сәнгатьнең синтезы.

Теләк:

Сугышларсыз тыныч дөньяда иҗат итү, кешелекне югарырак, иреклерәк, бәхетлерәк итеп күрү.

 

 

                                                                                             Видеоны карау өчен “тычкан” белән аңа чиртегез

 

                                                                                          

 

Текст һәм видео Инера Сәфәргалиева

 Артур Карамовның тарҗимәсе