Принтерга

 

Париждагы Луврда «Ислам сәнгате» дигән яңа, даими бүлек ачылган. Әлеге бүлекнең экспозициясе дөньяның мең елдан артык ислам сәнгатен үз эченә алган. Анда якынча 3000 Һиндстан, Испания, Африка континенты илләре, Урта Азия, Әзербәйҗан мөселман сәнгате әйберләре куелган. Ләкин, кызганычка каршы, сез биредә Рәсәйнең Идел-Урал җирлеге ислам сәнгатен күрсәтүче берни дә күрә алмассыз. Шул арада, әлеге регион, татар бабалары тарафыннан IX-X гасырларда ук ислам динен кабул иткән, исламның иң төньяк терәге булып тора. Хәзерге Рәсәй җирлегендәге Төньяк мөселман мәдәнияте шул вакытлардан яралган. Гомум мөселман сәнгате хәзинәсенә Төньяк исламның кертемен Көнбатыш белгечләре ныклап карап бетермәгәннәр дигән тәэсир туа. Бәлки аның турында җитәрлек белмиләрдер дә? Я, булмаса, бу юнәлешнең мондый дәрәҗәдә күз уңына чыгарылуына, яктыртуга каршы сәбәпләр бардыр.

Кызганыч, күрсәтелгән ислам сәнгате әйберләре географиясе Каспий диңгезе чикләреннән чыкмый. Әлеге күргәзмәдә булган татарлар һәм башкортлар үзләрен бераз читләтеп үтелгән, онытылган итеп хис итәрләр… Ә бит исламның күпгасырлык тарихы, Рәсәйнең әлеге кардәш милләтләренең дини сәнгатендә, мәдәниятендә кабатланмас эз калдырган. Мисал итеп, XIX гасыр ахырында татарлар арасында зур үсеш алган ислам һәм аның мәдәниятен реформалаштырып (үзгәртеп, яңартып) алып баруны алыйк. Ул ислам Җәдитчелек дип атала. Татар милләтенең 75% укый-яза белә торганга әверелдерүгә юл куйган, реформалаштырылган ислам дини уку йортларындагы иске укыту системасын үзгәртергә мөмкинлек бирә. Аның шул чорда төп положениесы (кагыйдәсе) булып аң-белем тарату, мәдәниятнең алга киткән казанышларын куллану һәм хатын – кыз тигез хокуклыгы торган. Ризалашыгыз, хәтта безнең заманда да мөселман дөньясының кайбер илләре өчен бу идеология инкыйлабый булып тоела.

Сүз уңаенда француз телле Көнбатышта киң җәмәгатьчелеккә реформалаштырылган ислам турында бер нәрсә дә билгеле түгел диярлек. Ислам образының сәяси һәм дөньяви көчләрнең дошманлыгын гәүдәләндерүе бу җир өчен гадәти хәлгә әверелү бераз теңкәгә тия башлады. Без, үзебезчә, әлеге образны фаш итүгә кечкенә өлешебезне кертергә тырыштык. Сайтыбызның француз телендәге юрамасына Җәдитчелек турындагы мәгълүматларны киләчәктә тагын да тулыландыру нияте белән урнаштырдык. Бу мәгълүмат француз телле укучыга әлеге диннең моңа кадәр билгеле булмаган якты йөзен ача.

Уңышлы һәм төрле-төрле башкарылыштагы, тема, рух, стиль бердәмлегенә ия “Ислам сәнгате” күргәзмәсе мөселман дөньясы сәнгатенең искитеч матур чагылышы булып тора. Биредә VII гасырдан башлап XIX гасырга кадәр ясалган архитектура элементлары, фил сөягеннән, таштан, металлдан, пыяладан, балчыктан ясалган предметлар, келәм, тукыма, китаплар һәм башка сәнгать объектлары куелган. Луврда булырга мөмкинлекләре булмаганнарга шул матур коллекциянең бер өлешен фотосурәтләрдә карарга тәкъдим итәм.

 

.Фоторәсемне зурайту өчен, аңа компмьютерның тычканы белән басыгыз

 

Утырып торган фигура төшерелгән барельеф (яссылык өстенә калкытып ясалган скульптур рәсем) татар һәм башка төрки теле галимнәрендә зур кызыксыну уятырга тиеш дип уйлыйм. Минемчә, утырып торган фигураның күкрәге астына тамгасыман билгеләр сурәтләнгән. Бу фигура төрки-мангол кыяфәтенә ия икәнлеге ачык. Аның әйләнәсендәге һәм киемендәге бизәлеш тә шуның хакында сөйли. Әлеге билгеләрне мин санак программасы ярдәмендә сурәтнең яктылык сыйфатларын көчәйткәннән соң таптым.

 

 

Бу барельеф, вакытлар узу белән үз төсләрен югалтканга, чынбарлыкта шулай күренә һәм аның тамгасыман билгеләре дә коралланмаган күзгә сизелми.

 

Инера Сәфәргалиева текст hәм фотосурәтләре,

Ләйсән Карамова тәрҗемәсе.