Принтерга

 

Окситания — окситан теле таралу мохиты, Франциянең көньягында һәм Испаниянең зур булмаган өлешендә урнашкан географик төшенчә. Француз Окситаниясе хәзерге Франциянең көньягында, бу илнең якынча 1/3 өлеше.

 

 Fichier:Occitanie.png

Википедиядән фоторәсем, "Histoire de l'Occitanie", автор - Camille Harang; Тулуза, Бордо, Лимож, Ница, Марсель шәһәрләренең исемнәре – окситан телендә.

 

 

Окситаниядәге иң беренче Рим виләяте - «la Narbonnaise» исемле вилаять була. Ул хәзерге Окситаниянең көнчыгышында б.э. кадәр 118-че елда нигезләнә, якынча Франциянең хәзерге ике административ өлкәсенә: Прованс-Альплар-Зәңгәрсу яр һәм Лангедок-Руссильонга туры килә.

Б.э.кадәр 55 елда Окситаниянең көнбатышын Юлий Цезарь яулап ала. Ул хәзерге Франциянең төньягындагы Аквитания һәм Пиренейларның көньягы һәм илнең көньягында урнашкан Лимузен белән Овернь дигән хәзерге административ өлкәләргә туры килә (“Франция регионнары” мәкаләсен кара).

Шул вакыттан башлап, V гасырга кадәр, башкаласы Тулузада булган вестготлар корольлеге барлыкка килгәч (“Тулуза турында кыскача тарихи белешмә” мәкаләсен кара), Рим хакимияте бар Окситаниягә дә тарала башлый. Ә бу исә, өлкәдә тиҗарәт (коммерция) һәм мәдәниятнең чәчәк атуына китерә. Моны ул дәверләрдән сакланып калган кайбер мәгъмурият һәйкәлләре дә дәлилли.

Без үзебезнең сайтта, Рим чорыннан сакланып калган, Окситаниянең көнчыгышыннан көнбатышына кадәр сузылган мәгъмурият һәйкәлләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Бу тарихи ядкарьләрнең күбесе гади, ләкин көндәлек тормышка бәйләнгән, кайберләре мәһабәтләр, тик алар бүгенге тормышта кулланылышта түгелләр. Һәм алар һәрвакыт, Борынгы Римның элек булган шәүкәтлелегенә ачык дәлилләр булып торалар.

Бу мәгъмурият һәйкәлләреннән без бары Арль шәһәрен генә алдык. Ул Лангедок-Руссильон өлкәсендәге Гар департаментыннан, ягъни, Франциянең Зур Көньяк-Көнбатышы чигеннән, - өч чакрым ераклыкта урнашкан.

Шулай итеп, сезнең игътибарга Окситания тарихи җирләрендәге Рим дәвере мәгъмурият корылмалары:

 

Тулузадагы Рим аренасы.


Рим империясе чорында Тулуза вилияте бу империянең тиҗарәт үзәкләренең берсе булса да, монда, кызганычка каршы, ул заманнарның эзләре бик аз сакланган. Ләкин, тормыш, мәрәкәләр эшләп, кайвакыт безгә көтелмәгән ачыш һәм табышлар да бүләк итеп куйгалый. Мәсәлән, әле моннан егерме биш ел гына элек, Тулузаның чүплек урынын тазарткан вакытта, - Рим амфитеатры хәрабәләренә юлыктылар!

                                                    Фоторәсемне зурайту өчен, аңа компмьютерның тычканы белән басыгыз

 

Монморадагы Галл-рим вилласы.


Монмора шәһәрендәге Гал-рим вилласы Тулузадан 90 чакрым. Ул 300 еллар тирәсе 19 гектардагы авыл хуҗалыгы җирләре булган. Бу пулат бик уңайлы итеп эшләнгән, анда 200 корылма, идән асты җылыту системасы, мунча, суүткәргеч, һовузлар (бассейннар) бар. Ул һовузларның кайберләрендә Урта диңгездән китерелгән устрицалар сакланган.

 

Уң яктагы ике фоторәсемдә һәндәкләр (канаулар) аша җылы һава җибәреп идән асты су җылыту системасы – яхшы күренә.

 

Уң яктагы фотосурәттә - бәдрәф бүлмәсе. Инде моннан 2000 ел элек үк бәдрәфләр Рим биналарының эчендә урнашкан булганнар.

 

Бу өч фоторәсемдә су тутырыла торган һовузлар. Хәзер аларда үлән үсеп утыра, ә элек, бу виллада кешеләр яшәгән вакытта, анда Урта диңгездән китерелгән тере устрицалар саклаганнар.

 

 

 

 

 

Арль шәһәре: антик театр һәм арена.


Арльгә — 2500 елдан артык. Б.э. кадәр V гасырда ук монда юнан (грек) шәһәрчеге булган. Б.э. кадәр 118 елны бәйсез бу шәһәр Рим империясенең Нарбон Галлиясе ( Gaule Narbonnaise) вилаятенә кушылган. Б.э. кадәр 46 елны Рим империясенең колонияләрдәге шәһәре дәрәҗәсенә ия булган. Аннан соң, өч гасыр буена, шәһәр үскән, төзекләнгән, анда шактый мәгъмурият корылмалары төзелгән.

1981 елдан башлап ул чорларның сакланып калган мәгъмурият истәлекләре ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы ядкарьләре исемлегенә кертелгән. Күптөрле Рим чоры һәйкәлләре арасында антик театр белән аренаны аеруча аерып күрсәтергә кирәк.

 


 

 

Пон-дю-Гар күпере.


Гар елгасы аша салынган Пон-дю-Гар таш күпере б.э.-ның I гасырында 50 чакрым озынлыктагы Рим суүткәргеченең бер өлеше буларак төзелгән. Бу суүткәргеч белән Рим шәһәре Нимга (Ним Арльдән 40 чакрым тирәсе ераклыкта) су китергәннәр. Бу күпер-суүткәргеч шундый корылмалар арасында – иң билгелесе. Аның озынлыгы – 275 м, биеклеге – 48 м. Ул аркасыман итеп корылган өч биеклектәге үткәргечләр итеп төзелгән, аның иң югары биеклектәгесенннән тәүлек саен 40 000 м3 су үткән. 1985 елдан башлап бу мәһабәт мәгъмурият корылмасы ЮНЕСКОның бар кешелек мирасы исемлегенә кертелгән.

 

 

 

 

Ним шәһәре: шакмак йорт, арена, Диана гыйбадәтханәсе һәм олы манара.


Ним шәһәре Окситанияне Рим басып алганга кадәр, инде күптән төзелгән булган. Ләкин аеруча билгеле мәгъмурият корылмалары нәкъ менә шул Рим чорына карый. Шул корылмалар аркасында да Нимга, аны арттырыбрак күрсәтә торган “Француз Римы» атамасы биргән булганнар.

Арена, чынбарлыкта— амфитеатр, ул Нимда б.э.-ның I гасырында төзелгән. Аның бик яхшы сакланган халәте һәм үлчәмнәре: буе – 133 м, иңе 21 м һәм югары биеклеге бу амфитеатрны Рим чоры амфитеатрлары арасында иң билгелеләренең берсе дип исәпләргә мөмкинлек бирә. Гладиаторлар сугышлары вакытында бу амфитеатр 25 мең кеше сыйдырган.

 

 

Шакмак йорт—I гасырда төзелгән Рим гыйбадәтханәсе. Бик яхшы сыйфатта сакланып калган.

 

Диана гыйбадәтханәсе б.э.-ның II гасырында төзелгән. Ул, кызганычка каршы сакланып калмаган, су чыганаклары янында урнашкан икенче бер Рим гыйбадәтханәсенең бер өлеше булган. Диана алиһәсе культы вакытында бу сулар изге булып исәпләнгән.

 

 

 

 

Сан-Бертран-Каманж: тау итәгендә урнашкан урта гасырлар гыйбадәтханәсе шәһәрлеге.

 

Б.э. кадәр 72 елда Рим генералы Помпей, Испаниядәге сугыш хәрәкәтләреннән соң Франция аша Италиягә кайткан вакытта, Франциянең көньягында Lugdunum Convenarum исемле шәһәргә нигез сала. Башта хәрби алай урнашу урыны гына итеп төзелгән булган бу шәһәрдә, ельязмачыларның мәгълүматына караганда, ул вакытларда 10 меңнән алып 60 меңгә кадәр кеше яшәгән. Чагыштыру өчен: ул заман Тулузаның халкы 20 мең кеше булган.

Гәрчә Сан-Бертран-Каманж шәһәре бүгенге көндә үзенең католик чиркәве белән билгеле булса да, тау итәгендәге элеккеге Сан-Бертран-Каманж Рим шәһәрлеге калдыклары бу урынга аерым бер тәэсорат бирәләр. Ә бу католик чиркәве - Франциянең урта гасырлар базиликаларының (өчкырлы итеп төзелгән биналар) - иң гүзәлләренең берсе булып исәпләнә.

 

Уң яктагы фоторәсемдә - Рим шәһәрлегендәге су агымы системасының бер өлеше.

 

Уң яктагы ике фоторәсемдә амфитеатр калдыклары. Аның диварлары җир өслеге үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән.

 


 


 

Инера Сафаргалиева һәм Жан Потье.

Әлфир Гафуров тәрҗемәсе.

Инера Сафаргалиева фоторәсемнәре.