Принтерга

 

Окситания - ул фәкать элекке вакытларда Францияның көньяк җирләренең зур өлешен (бүгенгесенең өчтән берен) биләп торган тарихи өлкә исеме генә.

Окситания, «ок» (окситания телендә «ок» «әйе» дигәнне аңлата) теле киң таралган җирлек булган, ләкин вакытлар үтү белән француз теле аны кысырыклап чыгарган. Шуңа күрә бүгенге көндә әлеге географик өлкәдә ул телдә халыкның зур булмаган бер өлеше генә сөйләшә.

 

Фотосурәтләрне зурайтып карар өчен тычкан белән чиртегез

 

 

     

 

 Картада аерып күрсәтелгән төсләр: шәмәхә – Окситания, яшел – Баск илләре, сары – Каталония. (Карталар түбәндәге сайтлардан алынган http://www.histgeo.ac-aix-marseille.fr/ancien_site/carto/ "сукыр" карталар нигезендә, Жан Потье тарафыннан төзелде).

 

Тарихи Окситания географик яктан бүгенге Франциянең көньягының зур өлешен биләп тора. Бу өлеш көнчыгыштан көнбатышка Италиянең Пьемонт регионы, шулай ук, Монако князьлеге һәм Пиренея тауларыннан төньякка таба Испания анклавы Вальдаран (Вьелья административ үзәге) белән тулылана.

Окситаниянең беркайчан да бердәм сәяси өлкә, бигрәк тә, бер милләтнең (бу сүзнең хәзерге заман мәгънәсендә) җирләре булмаганлыгын искәртергә кирәк. Урта гасырларның ахырында Окситания ничек бердәм көчләр йогынтысында булса, шулай ук каршы көрәшүчеләр тәэсире астында да була. Ул Тулузаның графлары, Арагон (Испания) провинциясе патшалары яки Лимузен (Окситанияның төньягы (Франция)) регионының виконтлары хакимлек иткән дәверләргә бәйле.

Альбигойчылар (Альби шәһәре) һәм катарлар тәгълиматенә каршы тәреләр явы (крестовые походы) (1208-1229) төньяк принциларның көньяклары өстеннән җиңүе буларак билгеләп үтелә (Франциянең хәзерге җирләрендә). Нәкъ менә шул факт Окситания зонасы катарларының француз тәхетенә (Ажан шәһәреннән Урта диңгезгә кадәр) кушыла башлануына этәргеч булып тора.

Йөзъеллык сугыш чорында (1337-1453 еллардагы Франция белән Англия арасындагы сугыш) Окситаниянең көнбатыш өлеше (Атлантик океаннан Тулузага кадәр диярлек) Британия хакимлеге астында була. Сугыш тәмамлангач, XVIII гасырга кадәр Окситания өлкәсенең (хәзерге Испания һәм Италия җирләреннән тыш) башта Франция патшалыгына аннан Франция җөмһүриятенә этаплап кушылуы дәвам итә.

Окситания телен (аны шулай ук провансаль теле дип тә атыйлар) Роман телләре (латин теленнән килеп чыккан телләр) төркеменә кертәләр. Ул, телләрнең окситания төркемчәсенә кергән, гасконск һәм каталон телләре белән беррәттән формалашкан. Урта гасырларда Франциядә Окситания теле фән һәм әдәбиятның мөһим теле булып саналган. Ул аеруча ил гизүче җырчы-шагыйрьләр чорында чәчәк аткан.

Окситания теле куллану гасырлар буена дәвам иткән. Зур, танылган провансаль шагыйре Фредерик Мистраль 1904 елда әдәбият буенча Нобель премиясенә ия була. Әмма бүгенге көндә әлеге телне куллану бик нык кимегән. Белгечләр фикеренә караганда хәзерге көндә әлеге телне көндәлек тормышта якынча 1 миллион кеше куллана, ә 5 миллионы аңлый ләкин сөйләшми.

XX гасырның икенче яртысында Франциянең тарихи һәм мәдәни өлкәләрендә, бигрәк тә, Корсика, Бретань, Баск илләре, Каталония, Эльзас, төньяк Пикардиядә региональ телләрне һәм мәдәниятне торгызу булды. Бу Окситаниядә автономияле һәм бәйсез өлкә булу омтылышларын барлыкка китерде… Овернь, Прованс-Альплар-Зәңгәрсу яр (Лазурный берег), Көньяк-Пиренеи һәм Аквитания кебек Региональ Ассамблеяләрдә үзләренең вәкилләрен тоткан иң мөһим, региональ сәяси партияләрнең берсе «Окситания партиясы» бүгенге көндә Франция җөмһүрияте кысаларында Окситаниягә билгеле бер дәрәҗәдә үзидарә булдыру таләпләрен куя. (Окситания теле турында өстәмә мәгълүматны «Тулузага кыскача тарихи күзәтү» мәкаләсенең ахырыннан кара).

 

Инера Сафаргалиева һәм Жан Потье,

Ләйсән Карамова тәрҗемәсе.