Принтерга

 

Франциядә регионнарның берләштерелүе һәм аларга яңа исемнәр бирү сәбәпле бу мәкалә якын араларда яңартылган вариантта яңадан урнаштырылачак

 

Франция 27 регионга бүленә, шуларның 22се – илнең Ауропа өлешендә (метрополиядә).

Дөрес, алар исәбендәге «территориаль уртаклык» буларак билгеле, үзенә бер статуска ия Корсика утравы Урта диңгездә урнашкан. Утрау рәвешендәге калган 5 регион диңгез арты регионнары булып исәпләнә һәм Төньяк Боз океаныннан тыш калган барлык өч океанда да урын алганнар.

Моннан тыш чит илдәге җирлекләр да бар. Регионнардан аермалы буларак, алар турыдан-туры Француз хакимиятенә буйсына (әлеге территорияләрдә регионнар, департамент, метрополия комуннарындагы кебек үзидарә органнары булмаганлыгы күздә тотыла).

Алар арасында: Атлантик океанның төньяк өлешендә урнашкан, зур булмаган Сен-Пьер һәм Микелон утраулары, Тын океанның көньяк көнбатышындагы Уоллис һәм Футуна утраулары, тын океанның көньягындагы Француз Полинезиясе (Таити) утраулары, Тын океандагы Яңа Каледония утравы.

Тулырак күзаллау өчен Мадагаскар янәшәсендәге кечкенә генә «Һинд океанының чәчелгән утраулары» исемле биш утрауны һәм субантарктик утраулар Кергелен, Крозе, Сент-Пол, Амстердамны һәм шулай ук Француз антарктик территориясе Адели җирен дә өстим

Үз чиратында Франциянең Аурупа өлешендәге 22 регион департаментларга бүленәләр.

 

cartes des régions a

 

Франциянең регионнары ул – 40 ел элек үзәктән читләштерү сәясәтен үткәрү өчен барлыкка китерелгән эре административ-территориаль оешмалар. Һәр регионда Башкарма хакимият сайлап куелган Рәис җитәкчелегендәге Региональ совет тарафыннан алып барыла. Ләкин Рәис үзе дә регионның префекты (югары дәрәҗәдәге Эчке эшләр министырлыгы чиновнигы) күзәтү-тикшерүе (контроле) астында тора.

Франция бер үк вакытта берләштерелгән дә, үзәктән читләштерелгән дә дәүләт булып тора. Бу –илнең кабатланмаслык үзенчәлеге. Илнең бер яктан – дәүләт, икенче яктан – бәйсез, үз- үзен сайлаучы структуралардан гыйбәрәт идарә итүче ике әгъзәдән торганлыгын аңлау мөһим. Еш кына, күп мәсьәләләрдә алар үзара каршылыкта торалар.

Үзәк хакимияттән үз ихтыяҗлары өчен төрле чаралар алу сәбәпле үзидарә хокукына ия регионнар ахыргача автономияле түгел һәм шунлыктан тулысынча хакимлек тә итә алмыйлар. Шулай да, бәйсез администрацияләү принцибы нигезендә регионнарның дәүләт дотациясеннән тыш җирле салымнардан кергән мөлкәтләре дә бар.

Закон нигезендә регионнар җитәкчелек һәм эшчәнлек мөмкинлекләренең киң кырына ия, мәсәлән, урта һәм югары белем бирү, һөнәрләргә өйрәтү һәм фәнни тикшеренүләр үткәрү, җирдән файдалану, икътисад (кайбер өлкәләре), инфраструктура (автомобитль, тимер һәм су юллары) һәм социаль ярдәм күрсәтү өлкәләре.

Моннан тыш алар шул социаль өлкәләрдә һәм иктисадның кайбер тармакларында төрле тәҗрибәләр үткәрү хокукына ия. Алда әйтеп үтелгәнчә, Үзәк хакимият регионның префекты буларак аларның эшчәнлегенә күзәтү алып бара (префектура регионның башкаласында була). Ләкин регионнар үзләренең билгеле бер бәйсезлек һәм үзидарә органнарына ия булган департамент һәм коммунналары өстеннән Идарә тикшерү (контроль) эше алып бара алмый.

Биредә пирамида һәм шул ук вакытта матрешка принцибы күзәтелә: бөтен нәрсә узара бәйләнгән, һәрберсе үз-үзенә баш булган өлешләрдән торган бербөтен тулы организмны тәшкил итәләр. Мәсәлән, кечкенә коммунна үзенең берәр проектын тормышка ашыру өчен үз көчләренә таяна алган кебек департамент булышлыгына яки регионга, Үзәк идарәгә, хәтта Евросоюзга да мөрәҗәгать итә ала.

Алда әйтелгәннәргә кыскача йомгак ясап шуны әйтргә мөмкин: Франция – административ һәм сәяси өлкәләрдә һәрвакыт көрәшеп, ярышып торучы каршылыклы дәүләт. Регионнар мисалында исә алаларның башкарма бәйсезлеккә ия булулары, ләкин шул ук вакытта үзәк идарәнең административ һәм финанс контроле астында торуын искәртергә кирәк.

Асылда регионнар 1972 елның 5 июлендә барлыкка китерелгән булса да, бары тик 1982 елның 2 мартында үзәктән читләштерү турындагы закон кабул ителгәннән соң гына үзидарә итү хокукларына Ия булдылар.

Әлеге закон белән департамент вәкилләре арасыннан күмәк сайлаулар аша 6 елга региональ советник сайлау хокукы һәм регионнарның вәкаләтләре ачыклана. 1982 елның 16 мартында уздырылган беренче сайлаулардан соң регионнар белән беррәттән департамент һәм коммунналар да Үзидарә органнарын булдыра.

Һәр 6 ел саен регион, департамент я коммунна үзенең идарәчесен сайлый. Ә депутат, сенатор, президент сайлаулары исә бөтен ил дәрәҗәсендә уздырыла һәм нәтиҗәләре җирле милли сайлаулар күрсәткече булып тора.

Франциянең башка 21 регионы белән чагыштырганда, 1991 елдан алып Корсика аерым бер статуска һәм күбрәк вәкаләткә ия (бәйсезлеккә омтылуы көчле булганга күрәдер). Ул ике идарә органына: Башкарма Совет һәм Корсика Ассамблеясына ия.

1946 елда Атлантик океандагы Гваделупа һәм Мартиника утраулары, Һинд океанындагы Реюньон, шулай ук Көньяк Америка материгындагы Гвиана җирләре диңгез арты территорияләре булып исәпләнә башлыйлар. 1986 елдан алып алар бер департаментлы булып торалар. 2010 елда аларга Һинд океанындагы Майотта утравы кушылып бер департаментлы диңгез арты регионнарының бишенчесе булды.

 

 

 

 

Бераз тарих

1789 елгы француз инкыйлабына кадәр Франция корольлеге феодаль чорда барлыкка килгән провинцияләргә бүленгән була. Хәзерге көндә элеккеге провинцияләрнең размерларына якынча туры килгән регионнар бар. Провинцияләр юкка чыгарылгач, 1789 елда ил 83 департаментка бүленә. Париж департаментының яңа бүленеше нәтиҗәсендә аларның саны күбәйгәнлектән хәзерге Франция 96 департаменттан тора.

 

constitution historique a

(X-XIX гасырларда Франция составына кергән провинцияләрнең эзлеклелеге саннар белән күрсәтелгән)

 

Департаментлар төзү 1789 елгы инкыйлабтан соңгы феодаль һәм монархик идарәне җимерүне максат итеп башкарыла. Шулай да, күпчелек французлар фикеренчә, регионнарда, департамент һәм коммунналарда җирле үзидарә җитәрлек үсеш алуга карамастан чынлыкта вәкаләт барыбер үзәк идарә кулында (язманың ахырын карагыз).


Зур Көньяк-Көнбатыш

«Зур Көньяк-Көнбатыш» дигән рәсми географик термин юк, ул бары вакытлы матбугатта гына яңгырый. Әлеге географик группаның контурлары әлегә җитәрлек дәрәҗәдә төгәл, бердәм итеп ачыкланмаган. Атаманы кулланучылар исә Зур Көньяк-Көнбатыш тарихи, мәдәни, иктисадый һәм туристик чынбарлыклардан төзелгән контекстларыннан чыгып кулланалар.

Безнең карашка Зур Көньяк-Көнбатышка Периней таулар чылбыры буйлап көнчыгыштан көнбатышка таба сузылган өч регион керә. Алар: Лангедок-Руссильон регионы (Монпелье, Перпиньян шәһәрләре), Юг-Пиренеи (Тулуза шәһәре), Аквитания (Бордо, Биарриц шәһәрләре) һәм төньяктан ике күрше регион – Овернь ( Клермон-Ферран шәһәре) һәм Лимузен ( Лимож шәһәре).

Территориаль билгеләре, мәдәни бәйләнешләре һәм дәрәҗәсе белән «Зур Көньяк-Көнбатыш» 1789 елгы француз инкыйлабына кадәрге провинцияләр төркеменә тәңгәл килгәнлеген дә искәртеп үтәргә кирәк. Шул чорда көнчыгыштан көнбатышка таба: Лангедок провинциясе (Тулуза, Монпелье шәһәрләре) һәм Руссильон (Перпиньян шәһәре), Фуа графлыгы (Фуа шәһәре), Беарн виконтлыгы (По шәһәре) һәм Аквитания герцоглыгы (Бордо, Перигё шәһәрләре), шулай ук Гиень герцоглыгы дип тә аталганнар ( Бордо, Перигё шәһәрләре) һәм Гасконь (Ош, Taрб и Мон-де-Марсан шәһәрләре).

Зур Көньяк-Көнбатышның мәйданы якынча 115 000 км² җитә (Франциянең Аурупа зонасының 21%) халкы якынча 8 650 мең кеше (Франциянең Аурупа өлешендәге халык санының 15%, Аурупа һәм Аурупадан тыш өлешләрендәге санының 13%).

 

Бераз тәнкыйть

Премьер-министр Жан-Пьера Раффарен идарә иткән, Жак Ширак президентлыгы вакытларында ук 2002-2005 еллар, 2004 елның март аеннан алып үзәк хакимият халык мәгарифенең педагог булмаган кадрларының кайбер категорияләрен финанслауны үз җилкәсеннән регионнар өстенә төшерде, ләкин шул ук вакытта моңа кирәкле чыгымнарның күп өлешен капларлык чаралар бүлеп бирүне дәвам итте.

Хәзер исә президент Николя Саркози урта мәктәп һәм башка уку йортларын, шулай ук халыкның йомшаграк катламнарына ярдәм күрсәтүне үзәктән бернинди финанс дотациясе ясамыйча башка регионнарга йөкләде. Үзәк администрация моны дәүләт бурычларының кискен үсеп китүе белән аңлата.

Ләкин тәнкыйтьчеләр бу бурычны зур ширкәтләргә, бик бай гражданнарга салынган салымнарны киметү белән барлыкка килгән дип раслый. Алар фикеренчә Француз хакимияте 2005 елдан алып бүгенге көнгә кадәр (президент Жак Ширак һәм Николя Саркози, ике экс премьер-министрах Жан-Пьер Раффарен, Доминик де Вильпене һәм хәзерге премьер-министре Франсуа Фийоне) регионнарны финанс мөнәсәбәтләрдә буарга маташа.

Дәүләт регионнарга булган чыгымнарның зур өлешен тулысы белән үзләренә тапшырып дәүләт бурычы проблемасын хәл итмәкче була. Ләкин шул ук вакытта Француз сайлаучыларының ышанычы да кими. 2011 елда узган региональ сайлауларда Николя Саркози һәм аның хакимиятенә сәяси оппозиция 22 регионның 21ендә җиңү факты 2012 елның 6 маенда узган президент сайлауларында Франсуа Олланданың җиңәчәгенә алдан ук ишарәләде.

 

Инера Сафаргалиева

Ләйсән Карамова тәрҗемәсе