Принтерга

 Лайоль – «Laguiole » исеме белән аталган француз җыелмалы пычаклары һәм пычак эшләнмәләре бөтен дөньяга билгеле. Мондый исемле югары сыйфатлы эшләнмәләр абруе аны француз парфюмериясеннән, шәрабләреннән һәм зиннәт әйберләреннән (товарларыннан) кала иң зур алдалау корбанына әверелдерде.

Лайоль исемле шәһәр Көньяк Пиреней регионы Аверон департаментының төньягында урнашкан. Ул Франциядә Лайоль сырын җитештерү урыны буларак билгеле булса да, кулдан эшләнгән абруйлы пычаклары белән аеруча дан казанган.

Беренче Лайоль пычак эшләнмәләре 1828 елда чыга. Якынча 1850-1860 елларда җыелмалы Лайоль пычаклары бүгенге көндә бөтендөньяга билгеле булган пычаклар формасын ала.

1930 елга кадәр вакытны бу кулдан эшләнгән пычаклар җитештерүнең алтын еллары булган дип әйтергә дә була: аларны алырга теләүчеләр тәкъдимгә караганда күбрәк булган. Ләкин Лайоль һәнәрчеләренең җитештерү көче аларның эшләнмәләренә карата үсеп барган ихтыяҗны канәгатьләндерә алмаган.

Шуңа күрә 1930-1950 елларда Лайоль исемле пычак эшләнмәләре сәнәгате Лайоль шәһәреннән 150 чакырым төньяктарак урнашкан Тьер шәһәрендә (Овернь регионы) оештырыла. Узган йөзъеллыкның 60 еллары ахырына исә инде Лайоль шәһәрендәге вак һөнәрчелек җитештерүе юк дәрәҗәсенә кала.

Әмма 1985 елдан Лайоль шәһәрчегендәге җирле җитештерү яңадан торгызыла һәм кулдан эшләнгән пычак эшләнмәләре тиз арада элеккеге уңышларын кайтара. Ләкин җитештерүчеләр үз пычакларының Лайоль исемен саклау өчен, мәсәлән, танылган АОС «Appellation d’Origine Contrôlée» («Франция – сырлар иле» мәкаләсен кара) билгесе астындагы француз азык-төлек эшләнмәләренә карата кылынган кебек чаралар кыла алмыйлар.

Шуңа күрә бу пычаклар охшатып ясалган Кытай-Пакистан чыгышлы ясалмалар үзләрен озак көттермәде. Алар бик тиз халыкара һәм җирле базарларны тутырды. Түбән сыйфатлы Лаойоль исемле Кытай пычаклары бүген бөтен Франциядә, хәтта Лайоль шәһәренең үзендә дә сатылалар. Бу шәһәрдә «чиста канлы» пычаклар җитештерүчеләрнең борын төбендә Лайоль исеме белән кычкырып торган Кытай, Пакистан ялган пычаклары кибетләрен күрергә мөмкин!

Шулай да чын Лайоль пычагын җитештерүчеләрне башка француз пычагы сәнәгате җитештерүчеләре, Кытай-Пакистан ялган пычак эшләнмәләре конкуренциясеннән саклаучы ысулы булган һәм бар. Ул ысул – кулдан эшләнгән Лайоль исемле пычакларның бик югары сыйфаты.

Бүген Лайольдә кулдан җитештерүче остаханәләр күп түгел. Һәм алар, әлбәттә, Лайоль шәһәрчегендә урнашкан. Мәсәлән, Кытай чыгышлы Лайоль исемле алты пычак Франциядә 15 евро торганда кулдан эшләнгән иң гади яңа Лайольнең 50 евродан да ким тормавын белү кызыксыз булмас, мөгаен.

Франциянең башка җирләрендә, мәсәлән, Мийо шәһәрчеге (Аверон департаменты) һәм Корд-сюр-Съель шәһәрчеге (Тарн департаменты) вак һөнәрчелектә җитештерелгән Лайоль исемле пычакларны да очратырга мөмккин. Шулай ук алар Тьер шәһәренең кайбер остаханәләрендә бар, алда әйтеп үтелгәнчә ул – Лайоль исемле пычакларның сәнәгати җитештерү урыны.

Әлбәттә, бу урыннарда җитештерелгән пычаклар да яхшы сыйфатка ия. Ләкин алар – җентекләп әшләнелгән Лайоль кул хезмәте түгел.

Күптән түгел кулдан эшләнгән Лайоль пычакларының ике үзенчәлекле билгеләре барлыкка килде. Бәхеткә каршы аларга халыкара патентлар белән якланган. Аңлавыгызча, әлеге билге булган пычакларны ялган эшләнмәләр белән алыштыру мөмкин түгел.

 

 

Инера Сафаргалиева һәм Жан Потье,

Ләйсән Карамова тәрҗемәсе.

 

 

Фоторәсемне зурайту өчен компьютерның тычканы белән аңа басыгыз.

            


 

Инера Сәфәргалиева фоторәсемнәре.