Принтерга

Французларның үзләренә милли символ итеп әтәчне сайлап алулары - сәер дә тоелырга мөмкин. Башка дәүләтләрнең символлары арслан, бүре, фил, аю, бөркет кебек, җанварлар иленең мәртәбәле, затлы вәкилләре булганын исәпкә алганда, бигрәк тә ... Әмма, бераз уйлап караганда, әтәч, әтәч холкы, французларның кызу канлылык, батырлылык, галантлылык, хатын-кызарга карата назәкатьле мөнәсәбәт кебек милли үзенчәлекләрен бик яхшы ассоцияцияли дигән фикергә киләсең.

Галл әтәче - (“алтын галл” исемле тавыклар токымы Франциянең эмблемасы булып киткән дә) тавыклар төренең бик борынгы, бу төрнең беренче кыргый үрнәкләренә генетик яктан иң якын вәкиле. Шулай да, әтәч – бервакытта да Франциянең дәүләт символы булмаган. Соңгы заманнарда аны беренче тапкыр беренче бөтендөнья сугышы вакытында корбан булган солдатлар каберташларына ясый башлаганнар.

Каберташлардагы әтәч рәсемнәрен күпсанлы католик чиркәүләренең шпильләрендәге әтәчләр белән дә бутарга кирәкми. Бу очракта әтәч – милләт символы түгел, ә кеше рухы түбәнлеге билгесе (белүегезчә, апостол Петр өч тапкыр Гайсә пайгамбәрдән баш тарткан вакытта, өч тапкыр әтәч кычкырган).

coq village m

Борынгы Рим тарихчысы Гай Светоний үзенең “Унике цезарь тормышы» хезмәтендә латин телендәге «gallus mallus ortinigus» тәгъбире бер үк вакытта “галл” дигән сүзне дә, “әтәч” дигәнне дә аңлата дип яза (ә башка кабиләләр басып алганчы хәзерге Франциянең күп өлешендә тарихта гомуми исемнәре “галл” астында билгеле булган төрле кельт кабиләләре яшәгән).

Француз тәхетенең дошманнары соңгы урта заманнарда (ХII гасыр) француз аксөякләрен, аеруча француз короле Филипп II Августны, кошлар дөньясының үзләренең купшылыклары белән кәпрәюче кайбер вәкилләре, аеруча әтәч белән чагыштыра торган булганнар. Тик французлар, бу чагыштыруны кимсетү итеп түгел, ә әтәчнең горур, үз-үзенә зур хөрмәт белән тулы кыяфәтен французлар натурасының иң яхшы сыйфатларына бик төгәл туры килә дип исәпләп, комплимент итеп кабул иткәннәр. Аллегорик әтәч урта гасырларда аеруча киң таралыш алган. Аеруча Яңарыш чорында аны француз милләте символы белән бәйли башлыйлар. Валуа һәм Бурбоннар династиясе вакытында җанварлар дөньясының бу вәкилен гравюраларда һәм тәңкәләргә ил эмблемасы итеп төшерә башлыйлар. Ул вакыт милли идеяләре иерархиясендә бу символ иң югары баскычта ук тормаса да, Лувр һәм Версаль экспозицияләрендә ул шактый гына урын алган.

Әтәч сурәтләре 1793 елгы беренче француз инкыйлабыннан соң еш күренә башлый, мәсәлән, зданиеләрнең фасадларында, тәңкәләрдә, фригия колпакларында (инкыйлаб азатлык символы), Француз республикасының Беренче Консулы мөһерендә (1979 елдан башлап ул Наполеон I Бонапартның титулларының берсе була), һәм аллегорик сурәтләрдә, “туганлык” төшенчәсен чагылдыручы жезлның бер очына әтәч төшерелгән булган.

Наполеон Банопарт вакытында, ул республиканы империягә әйләндергәч, әтәч сурәтен бөркет алыштыра. Наполеон Франция кебек державага, югары хакимият символы итеп әтәчне санау килешеп бетми дип исәпли.

Бу образ бигрәк тә 1830 елгы француз инкыйлабыннан соң, Июль монархиясе дип аталучы династия символын бетерергә кирәк булгач, популярлык ала: ул вакытта лалә чәчәге әтәч сурәте белән алыштырыла.

Банопартның абыйсының улы Наполеон III хакимияте вакытында, әтәч, башында император торган монархик дәүләтнең какшамаслыгы символы булган бөркет белән тагын алыштырыла.

Икенче француз империясе җимерелгәч, өченче Француз Республикасы галл әтәченең имиджын яңадан торгыза, һәм ул имидж бүгенге көнгә кадәр популярлыгын югалмаган. Мәсәлән, Франциянең спорт җыелма командалары формаларында әтәч сурәтләнгән.

Үзенең бар плюслары, минуслары белән, әтәч образы французларның натурасына ни кадәр туры килә соң? Тулысынча! Әтәчнең француз ирләре өчен хас кызу канлылык, батырлылык, тиз ялкынучанлылык кебек сыйфатларыннан тыш, француз хатын-кызлары өчен характерлы булган башка сыйфатлары да бар. Бу, - алар фикеренчә, камил булмаган һәм тиз генә үзгәреп торган әйләнәбездәге бу дөньяга реакция буларак, мыжыклык, сукранучанлык, паника ук булмаса да, ниндидер борчылу тойгысы.

Французлар еш кына башкаларны өйрәтергә дә яраталар, үз-үзләренә каршы да киләләр кебек, ләкин алар һәрвакыт үзләренә тәнкыйть белән, кирәк вакытта көлке катыш та карый беләләр. Француз ирләре дамаларга карата аеруча илтифатлылар, галантлылар. Аларның бу сыйфаты тануны аеруча таләп итә, һәм дә, соклануга лаек. Бу турыда без, икенче язмабызда, француз хатын-кызлары турындагы язмабызда, сөйләшербез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Материал өчен бар фотографияләр дә Тулузада, аның регионында төшерелделәр.

Инера Сафаргалиева

Әлфир Гафуров тәрҗемәсе