Принтерга

Борынгы чор.

Тулузада табылган иң борынгы кеше эзләре неолит чорына карый, ә даими яшәү урыннары булган борынгы кешеләр турында бары тик б.э.к. VIII гасырдан башлап кына сөйләргә була.

Иртә антик чор.

Хәзерге Тулуза өлкәсе җирләренә (регионына) (шул ук вакытта Франциянең көньяк-көнчыгышындагы хәзерге Лангедок, Руссильон и Пиренейларның көньягы) иң беренче булып б.э.к. 420 и 380 елларда Аquitains — Акитан кабиләсе (кайбер белешмәләр буенча хәзер Франция һәм Италия территорияләрендә яшәүче баскларны борынгы бабалары) килеп урнашкан дип исәпләнә.

Ләкин чынбарлыкта бу регионның иң беренче яшәүчеләре Volques-Tectosages – Тектосаг Бүреләре исемле билгеле кельт кабиләләре вәкилләре булган. Алар Урта диңгез һәм Атлантик океан арсындагы көнбатыш-көнчыгыш икътисади-географик юлда һәм Үзәк массив һәм Пиреней таулары арасындагы төньяк-көньяк юлындагы урыннарга килеп урнашканнар. Алар сәүдә һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүдән тыш Үзәк массивның көньяк-көнбатышындагы Кара таудан агып чыгучы елгалардан, аннан соң чишмә башы Пиренейда булган Арьеж елгасыннан алтын да юганнар.

Рим чоры.

Б.э.к. 121 елыннан б.э.ның III гасырына кадәр аралыкта хәзерге Франциянең көньяк-көнбатышына римлылар күпләп күчеп килеп утыра. Тулуза Римның вилаять үзәгенә әйләнә һәм бик тиз байый. Ул вакытларда Тулузада 20 меңгә кадәр халык була. Җирле халык ул вакытта римлыларның телләрен, мәдәниятен, исемнәрен үзләштереп бик нык романлаша, шуның нәтиҗәсендә, Рим дәүләте гражданнары хокукына ия була.

 

 

 

 

 

 

 

Өч гасырлык Рим басып алучылары идарәсе вакытында Тулуза регионында берничә баш күтәрү була. Ләкин тулузалылар үзләре Франция территориясендәге бар галл кабиләләрен дә диярлек берләштерергә ирешкән Версанжеторикса - Vercingétorix җитәкчелегендәге ихтилалда катнашмыйлар. Ә бу ихтилал ул вакытлардагы иң зур гыйсьян булып исәпләнә.

Тулузада Рим чоры эзләре бик аз сакланган. Чөнки ул вакыттагы корылмалар таштан түгел (Тулуза янында таш табу урыннары булмаган), ә киптерелгән кирпичтән төзелгән булганнар. Ә кирпичтән төзелгән бу корылмалар даими торгызылуга, яңартылуга мохтаҗ булганнар.

 

 

 

 

 

Тулузада метро төзегән вакытта юл өслегеннән 5 метр тирәнлектә Рим чорына караган кирпич стена калдыклары табылган.

IV-V гасырлар.

418 елдан башлап, романлыктан әкренләп арыну һәм шул ук вакытта христианлашудан соң, Франциянең көньяк-көнчыгышына Визиготлар исемле герман кабиләләре килеп урнаша.

Тулуза, аларның Франция көньягының өчтән бере һәм хәзерге Испания һәм Португалиянең яртысыннан артык өлешен алып торган территориядә төзелгән короллекләре башкаласына әйләнә.

Нәкъ шул вакытта Тулузаның иң билгеле чиркәүләре: Сан-Серна, Сан-Этьен, Дорад, Сан-Пьер кухни төзелә дә. Фотода: Сан-Пьер кухни чиркәвенең фундаменты. Ул чиркәү, башкалары кебек үк берничә тапкыр яңадан төзелгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

VI гасыр.

507 елда, беренче Франция короллеген төзүче, франклар (герман кабиләсе) короле Кловис –– хәзерге Франция территориясендә Визиготлар хакимиятенә чик куя. Тулуза үз тарихында беренче тапкыр көчсезләнү периодын кичерә, һәм гади бер гарнизон шәһәре статусына торып кала. Анда франкларның Испания Визиготларына каршы сугышучы гаскәрләре базасы урнашкан була.

VII гасырдан VIII гасыр урталарына кадәр.

Бу чорда , меровинглар (Франции тарихында беренче франк королләре династиясе) дәвере вакытында, Тулуза өлкәсенеңда бик күп кара таплар бар. Безгә билеге булган фактлар – сугышлар, төрле берләшмәлар төзү, заговорлар, союздашларның хыянәтләре ...

IX- XII гасырлар.

Тулуза шәһәре үсешенең зур периоды. Бу вакытта Тулуза Көнбатыш Европаның иң зур шәһәрләренең берсенә әйләнә. Мәдәният һәм мәгърифәт аксөякләр, бай буржуазия вәкилләре арасында киң таралыш ала, аеруча үзләреннән соң бай әдәби мирас калдырган трубудурлар – ашуг-акыннар һәм беренче уку йортлары тәэсирендә. Тулуза өлкәсенең үзендә авыл хуҗалыгы чәчәк ата.

Көнбатыш императоры Бөек Карл, бу вилаять белән идарә итәр өчен беренче графларны раслый. Аларның төп бурычлары христиан дөньясын Испаниядәге маврлар һөҗүменнән саклау була. Кайвакыт Тулуза графлары хакимияте бар Окситаниягә (хәзерге Франция көньягының өчтән бере һәм бүгенге Италиянең төньяк-көнбатышының бер өлеше) дә тарала ... 1152 елда Капитул исемле вазыйфа барлыкка килә. Тулуза графлары шәһәр белән идарә итүне йөкләгән аксөяк һәм эре сәүдә вәкилләреннән булалар алар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

XIII гасыр - катарлар заманы.

Катаризм — манихейлык тибындагы христиан дине: яхшы белән яманның абсолют бүленеше (яхшылык, изгелек – кешенең үлемсез җаны; яманлык, гөнаһлар – ул җанның вакытлы гына яшәү урыны булган, туза торган тәннең хаҗәтләре). Кайбер нигезләүләр буенча, бу дин Болгариядәге богомилизм атлы дини мәзһәбтән башланып киткән. Ә богомилизм үзе, үз чиратында, кайбер фикерләр буенча, болгарларга хәзерге Россия территориясеннән, андагы татар-монгол дәвере, халыкларның бөек күчешләре вакытында үтеп кергән. Бу вакытларда катаризм Франция көньягының күп өлешендә, шул ук вакытта Италиянең төньяк-көнбатышында киң таралыш ала.

Тулуза һәм Алби шәһәре (Тулузадан 80 километр төньяк-көнчыгышта) катаризмның мөһим үзәкләренә әйләнәләр, бу калаларда халык бик озак катаризм дине тарафдары була.

Рим Папасы бу регионны мөртәтлек өлкәсе дип бәяли һәм аңа каршы тарихта “альбигойчыларга каршы тәре походы” исеме астында билгеле булган тәре походы игълан итә. Бу – сәяси, дини-мәдәни, икътисади максатларда һәм Франция короле ярдәмендә башкарыла.

Тулуза графы Раймонд VI һәм Капитуллар башта катарларны бирүдән баш тарталар. Шуның аркасында Ойл телендә сөйләшүче төньяклылар белән Ок (элек Тулуза графлыгы өлеше булган Лангедок-Languedoc вилаятенең исеме шуңа да la langue (тел) и d'Oc дип атала да) телендә аралашучы көньяклар арасында сугыш чыга.

1211-1229 еллар - чагыштырмача тынычлык аралаш сугыш еллары. Бу сугышта тәре йөртүчеләр өскә чыга. Нәкъ менә шул вакытта инквизиция барлыкка килә дә. Рим-католик чиркәве монахлары, аларга йөкләтелгән полиция, мәхкәмә функциялләрен уңышлы башкарып чыгалар, бар катарларны да тотып бетереп, барысын да утта яндырып бетерәләр.

Бу вакыйгалардан соңгы период Тулузаның сәяси көчсезләнүе белән билгеле. 1249 елдан башлап Тулуза графлыгы Франция короллегенә кушыла һәм Париждан идара ителә.

Тулуза өлкәсе - тулысынча католик өлкәгә әйләнә. Нәкъ шул вакытта шәһәрнең берничә билгеле көньяк готика стилендәге корылмалары төзелә, алар арасында – бик билгеле якоб ятаклары да.

XIV гасыр.

Бу, Франция өчен гаять катлаулы чор, Франция белән Англия арасында барган йөзьеллык дип аталучы сугыш дәвере. Ул вакытта инглизләр Бордода һәм аның вилаятендә ныклап урнашалар.

Тулуза графлыгы өчен дә, территориясендә хәрби бәхәсләр (конфликтлар) булу аркасында, - зәгыйфьләнү чоры. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күпкә кими, өлкә игенне экспортлаудан туктап, аның импортына күчәргә мәҗбүр була. Шуңа да өстәп, 1348 елны чума кизүе дә тарала.

XV гасыр.

Тулузаның сәяси көчсезләнүе дәвам итә. Француз короле Карл VII Капитуллар хакимиятенә каршы аксөяк һәм католик руханилардан торган парламент төзи.

Кокань җире “кесәлле ярлар һәм сөтле елгалар”дан торган бай ил. Монда тукымаларны буяр өчен зәңгәр һәм күк төстәге буяу (cocagne) җитештерәләр.

XV һәм XVI гасырның беренче яртысында, буяу эшли торган вайда үсемлеге аркасында, яңадан икътисади үсеш башлана. Бү үсемлектән cocagne дип аталучы матдә эшлиләр, ә аннан, үз чиратында, зәңгәр төстәге пигмент. Шуңа да, Тулуза бу вакытларда көнбатыш Европада күк һәм зәңгәр, аның бар төсмерләрендәге тукымалар эшли торган бердәнбер урынга әйләнә.

Зәңгәр пигментны эшләү – күп хезмәт таләп итмәгән. Француз телендә pays de cocagne – кокань иле, артык тырышмый гына баеп була торган могҗиза иле, дигән тәгъбир бар. Элек көнбатыш Европада зәңгәр, күк пигментлар, аеруча тукымада нык сакланучы зәңгәр, күк пигментлар, шуңа да, андый төстәге тукымалар да булмаган.

Әмма, Тулузаның бәхетсезлегенә каршы, 1561 елдан башлап, Һиндстанга яңа диңгез юлы ачылгач, аннан зәңгәр индиго буявы китерә башлыйлар. Ә ул Тулузаның билгеле зәңгәр, күк пигментыннан арзанрак була. Бу – Тулузада пастель җитештерүнең шәфагы була.

Тулузада кокань тукымылары сатудан кергән табышлар исәбенә төзелгән берничә гүзәл йорт сакланган. Шуларның иң маһәбәт үрнәкләренә иллюстрация итеп кирпич һәм таштан төзелгән Ассез пулатын - l'hôtel d'Assézat күрсәтергә була. Фоторәсемнәрнең берсендә (уң якта) ташка төшерелгән шул пастель үсемлеге көлтәсен күрергә була.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

XVI гасыр.

Бу чор - бар Франция буенча католиклар белән протестантлар арасында дини сугышлар вакыты. Бары тик 1598 елгы Франция короле Генрих IV чыгарган Нант эдикты нигезендә генә, чагыштырмача вөҗдан иреге урнаштырыла.

XVII гасыр.

Бу гасырда вилаят ь парламентка каршы торучы Капитуллар институты практик яктан юкка чыгарыла.

Бу гасыр, 1629 һәм 1652 елларның һаләкәтле кара чума кизүләре белән дә билгеле. Чума кизүеннән, Тулуза бары 1654 елны, икътисади, социаль яклардан нык бөлеп килеп чыга.

1682 елны Тулуза белән Урта диңгезләрне тоташтыручы, 241 км озынлыктагы су каналы - Canal du Midi (хәзерге вакытта ЮНЕСКО мирасына кертелгән) төзелә. Бу факт үлкәнең икьтисады торгызылуга китерә. Шулай да, бу гасырны тулузалылар өчен кулай булган дип әйтеп булмый, чөнки гасыр азагында, 1693 елны, бик күп тормышларны алып киткән зур ачлык була.

XVIII гасыр.

Бу гасыр байларның тагын да баювы, ярлыларның тагын да ярлылануы белән характерлы ...

1789 елгы Беренче француз инкыйлабы.

Бу вакытта Тулуза өлкәсе халкы Париж инкыйлабы ягында да, вилаять парламент ягында да, король хакимиятен яклаучы мөлкәтле Капитуллар ягында да катнашмый. Король хакимиятенә аеруча каршы булганнарга карата үткәрелгән зур булмаган репрессияләрдән соң, Тулузада, һәм аның өлкәсендә, халык республика тарафдарларына әйләнә. Капитуллар системасы 1789 елның 14 декабрендә бетерелә. Аның урынына Муниципаль Совет һәм мэр вазыйфасы кертелә.

Әмма бу үзгәрешләр Тулузаның сәяси яктан тагын зәгыйфьләнүенә китерә. Элек күп кенә өлкәләр белән җитәкчелек иткән Тулузаның хакимияте чикләнә, ул зур булмаган Югары Гаронна департаментының башкаласы гына булып кала.

1793 елгы француз инкыйлабыннан соң Тулуза король хакимияте тарафдарлары белән берләшмәга (союзга) керми.

XIX гасыр.

1814 елны Тулуза - Наполеон хәрби компаниясе вакытында французлар белән инглизләр арасында Франциядә соңгы бәрелеш урыны була.

Көнбатыш Европада индустриаль инкыйлаб булган бу гасырда, Лион, Марсель һәм Бордо зур үсеш алган вакытта, Тулуза бу процесслардан читтә кала, ул нигездә авыл хуҗалыгы өлкәсе була.

Бар бәлаләргә дә өстәп, 1875 елны Тулузада су басу була, шәһәрнең Гаронна елгасының сул ягындагы өлеше су астында кала, елгада су алты метрдан да артыкка күтәрелә.

XX гасыр.

Тулузага, аның шәһәр яны бистәләренә, зур иммиграцион процесс чоры. Иммиграция Франциянең төньягыннан, 1914-18 елгы бөтендөнья сугышы аркасында килеп чыга. 1920 елны итальяннар Муссолини репрессияләреннән качып Тулузага киләләр, ә 1935 елны, Франконың диктатор сәясәтеннән качып – испаннар. Тулуза ул вакытларда 25 мең испанлыга сыену урыны бирә.

Бу вакытларда Тулуза җитештерүнең зур үсешен кичерә. Регион Франция белән сугыш алып баручы алман һәм итальяннардан ерак булу сәбәпле, 1915 елны француз хөкүмәте химия һәм авиация сәнәгатен монда күчерү турында карар кабул итә.

Бүгенге Тулуза Европада авиацион, космик сәнәгать, тикшерүләр индустриясе үзәге булып тора. Биредә авиазаводлар, космик тикшерүләрнең Милли үзәге (Airbus, Latécoère и ATR, le Centre National d'Etudes Spatiales, Ariane Espace,... ) урнашкан. Фотода - завод контейнерыннан яңа гына төшкән А 380 аэробусы.

 XXI гасыр Тулузасы - зурлыгы буенча Франциянең дүртенче шәһәре. Шәһәрдәге халык саны бистәләре белән миллионга җитә, һәм дә, ел саен 15 меңгә артып та бара бу агломератта ...

Хәзерге сәясәт.

XIX гасыр азагында, шәһәрдә сәнәгать артык зур үсеш алмаса да, халыкның күп өлеше – эшчеләр сыйныфыннан була. Бу вакытларда социалист эшчеләр, дингә каршы карашлы бәйсез профессия вәкилләре (адвокат республиканчылар, журналистлар, вак сәүдәгәрләр, үз фиркаләрен төзегән һөнәрчеләр) белән консерватив католик карашлы калган авыл халкы арасында конфронтация барлыкка килә.

Шулай итеп, шәһәр la Dépêche du Midi исемле җирле газета прессасы ярдәме белән, радикал фирка тарафыннан идарә ителә. Газетада француз парламентына Tarn — Тарн департаментыннан сайланган күренекле француз сәяси эшлеклесе Жан Жорес үз мәкаләләрен бастыра. Ул – бар француз социалистик көчләрен берләштерүгә ирешә, l'Humanité (Юманите) газетасын чыгара башлый. Ул, үзенең сугышка каршы, пацифистик позициясе өчен, беренче бөтендөнья сугышы алдыннан, 1914 елны, Парижда үтерелә.

 

Окситан теле.

Тулуза һәм аның өлкәсен, тарихи күзлектән караганда, шиксез, чиста галл булуга караганда, галл-рим регионы итеп исәпләргә була. XIX гасырга кадәр окситан теле (латин телләре группасы) монда иң киң таралыш алган тел булган. Ә Франциядә XVI гасырдан башлап официаль тел булып француз теле исәпләнә.

Күпмилләтле (иммиграцион процесслар аркасында арта да баручы) халыкны бер тел - француз теле тирәсендә консолидацияләү максатында, бар урыннарда да гомуми-мәҗбүри дөньяви мәгариф системасы кертелү аркасында, XIX гасыр азагыннан XX гасыр урталарына кадәр регионал телләрне куллану практикасы юкка чыга.

1950 елларга регионал телләр “сүнеп бетте” дип тә әйтергә була. Бары тик кайбер төпкел авылларда гына патуа сөйләшен, - җирле тел белән француз теленең бозык катнашын гына ишетергә була.

1960 елдан башлап җирле мәдәни тамырларны кире торгызырга омтылу күренеше күзәтелә, аеруча Каталониядә, Басклар илендә, француз Бретаниясе, Корсикасында. Региональ мәдәниятне реставрацияләү Франциянең көньяк-көнбатышында, Тулуза өлкәсендә (окситан телен торгызу), көньяк-көнчыгышында, Марсель өлкәсендә (провансаль телен торгызу) да башланды.

Бүгенге көндә Тулузада француз һәм окситан телләрен катнаш укытучы мәктәпләр аз әлегә. FR3-Toulouse телеканалында атнага бер сәгатьлек окситан телендә тапшыру бар. Ә сәяси окситан фиркасы окситан мәдәниятен тулысынча тану, Тулузада окситан теленә француз теле белән бергә рәсми статус бирү өчен көрәшә.

Кайбер уңышлар да бар. Тулуза метросында хәзер станция исемнәре ике телдә - француз һәм окситан телендә игълан ителә. Урам исемнәре дә Тулузада шушы ике телдә языла хәзер. Фотода: урам исемнәре элмә такталары.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Инера Сафаргалиева

Әлфир Гафуров тәрҗемәсе